“Янә бер гасыр гомер телим!”
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Янә бер гасыр гомер телим!”

15.02: “Янә бер гасыр гомер телим!”

Юбиляр якыннары белән.Юбиляр якыннары белән.Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче Фәүзия Мөхәммәтдин кызы Назарованың исеме, һичшиксез, тарихка уелып калачак: ни дисәң дә, ул күптән түгел адәм балаларының күбесенең хыялы гына булган йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әбе­кәй бу зур гомер бәйрәме уңаеннан илебез Президенты Владимир Путинның котлау хатын алган, урындагы власть вәкил­ләренең дә тәбрикләүләрен кабул иткән, балалары, оныклары, туруннары, туганнары аны чәчәк гөлләмәләренә күмгән.

Дүртөйле районының йөзьяшәре бүген дә үзен бик яхшы хис итә: без килгәндә ап-ак яулыгын ябынып, дисбесен тартып утыра иде. Фәүзия әби кызы Рәсимә гаиләсе белән яши, балаларының үзе күп кичергән тормыш михнәтләрен күрми, якты, иркен, җылы йортта, муллыкта гомер итүләренә сөенеп туя алмый, һәр таңын барлык дөньяга, кешелеккә изгелек, илебезгә тынычлык теләүдән, дога кылудан башлый.
Үземне “Кызыл таң” гәзите журналисты дип таныштыргач, әбекәй, дулкынлануыннан, кулларымны озак кына җибәрми торды.
– “Кызыл таң”ны гомерем буе яратып укыдым. Тормышымның аерылгысыз юлдашы булды ул дисәм дә арттыру түгел, — дип уртаклашты ул. — Хәзер менә күзләрем бик начарланды, яктылыкны да чак кына шәйлим, яраткан гәзитемне балаларым кычкырып укый.
Күп вакыт өйдә генә утырса да, 100 яшьлек әңгәмәдәшем илдәге, дөньядагы вакыйгалардан бик яхшы хәбәрдар булып чыкты, һәр күренешкә карата аның үз фикере, үз сүзе бар.
– Илебез халыклары тату, бердәм булсын иде, шул чакта гына дәүләтебез ныклыгын югалтмас, — ди ул.
Фәүзия Мөхәммәтдин кызы Дүртөйле районының Яңа Солтанбәк авылында туып-үскән. Әтисе Гайнетдин белән әнисе Шәмсекамал 11 балага гомер бүләк иткән, әмма сабыйларының икесе кечкенә килеш вафат булган.
– Әти-әни крестьян иде, бик тырышып дөнья көттеләр. Малайлары да күп булгач, басуда эшче көчебез җитәрлек иде, беркайчан да ялчы ялламадык. Уңган булгач, тормышыбыз яхшы гына иде, уңышыбыз һәрчак мул булды, — дип сөйли йөзьяшәр. — Октябрь инкыйлабының кырыс җилләре безнең тарафларга да килеп җитте. Колхозга беренчеләрдән булып керсә дә, үз көче белән яшәгән гаиләбезгә көнчелләр “кулаклар” дигән мөһер суктыруга иреште, әтиебезне себергә сөргенгә озаттылар, йортыбызны, барлык мал-мөлкәтебезне тартып алдылар. Зур абыем бу вакытта башлы-күзле булган иде инде, апаларым да бер-бер артлы кияүгә чыгып китте, әниебез белән без дүрт бала калдык. Бер ялгыз әбинең өенә урнашып, яши башладык.
Ун яшеннән колхозда эшли кызчык. Әнисенә ияреп көлтә дә бәйли, ун-унбишәр көнгә үзе кебек үсмерләр белән Дүртөйле заготзерносыннан баржаларга ашлык төяргә, келәтләр тазартырга да җибәрелә.
– Кызыл балчык ташып, кирпеч сугу, Дүртөйле һәм Иске Солтанбәк арасына, кул көче белән балчык ташып, таш тезеп, юл күтәрү – барысы да баштан узды инде, балам. Ничек чыдаганбыздыр ул кадәр авыр эшләргә, бүген килеп хәйран калам, — ди ул. — Шулай тырышып-тырмашып яшәп ятканда, сөргеннән әтиебез кайтты. Анда ул үпкә чиренә юлыккан икән, хәле бик авыр иде. Кайткач, безнең янда ике генә ел яши алды. Тик без Ходайга рәхмәтле булдык: ни дисәң дә, кадерлебезнең сөякләре чит җирләрдә ятып калмады, соңгы көннәрен ул туган ягыбызда, безнең сөю, җан җылыбызны, хәстәребезне тоеп үткәрде. Арытаба абыебыз Зыяфетдин әтиебезнең сөргенгә нахакка сөрелүен исбатлый алды, тиешле кәгазьләрне юллады. Шуннан инде абыйларыбыз бергәләп әниебез белән безгә зур булмаса да, яңа йорт салды. Колхоз бер сыер бирде. Сеңлем һәм энекәшем, авырып, үлеп китте.
19 яшендә Фәүзиягә күрше Таймурза авылының уңган егете Гата Мөхәммәтзакир улы яучы җибәрә. Никах укытып, матур гына яшәп китәләр. Тик, яшьләрнең бәхетен күләгәләп, фин сугышы башлана, Гатаны фронтка алалар. Аннары аңа исән-сау кайту насыйп була. Уллары Рәфыйк туа. Сабыйларына алты ай тулганда, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана, гаилә башлыгы тагын ут эченә китә. Саубуллашканда: “Улым, мин кайтканда, тәпи йөри башлаган булырсың инде”, — дип Рәфыйкны кысып-кысып кочаклый. Тик кире әйләнеп кайта алмый ул, китүенә озак та үтми, үлем хәбәре килә. Бәлки кайтыр дигән өметен саклап, Фәүзия биатай-бианасы янында дөнья көтә, ләкин үз әнисе каты авырый башлагач, өч яшьлек улы белән туган нигезенә кайтырга карар итә. Сугышка алынган 17 яшьлек энесе Әгъзамнур да һәлак булгач, әнисе бигрәк тә бирешә.
Колхозчылар белән беррәттән Фәүзия урман кисә, язгы ташу вакытында бозлы елга аша, карлы суга бата-чума чәчүгә орлык ташый.
1946 елда авылдашы Билал Назаровка кияүгә чыгып, тагын биш балага гомер бирә.
– Ирем белән 56 ел бергә матур яшәдек. Ул 91 яшендә бакыйлыкка күчте. Картлык көннәремдә игелекле балалар үстерүебезгә көн дә шөкерана кылам. Улым Рәфыйк — билгеле нефтьче, фидакарь хезмәте өчен орден-медальләргә лаек, Рәфисем – “Милиция отличнигы”, Рәфилем дә “кара алтын” чыгаручы булды гомер буена, Рәсимә һәм Рәүфә кызларым да, һәркайсы тормышта үз урыннарын табып, эшләрендә мактаулы булды, гаиләләрендә үрнәклеләр. Кызганычка каршы, Ринат улым гына бу якты дөньяны иртәрәк калдырып китте.
Балаларым мине онытмый, гел хәлемне белеп кенә тора. Туган авылымдагы йортыбызны тәрбияләп тоталар, җәйләрен кызым Рәсимә гаиләсе белән шунда яшибез, яшелчә, җиләк-җимешне үз бакчабыздан ашыйбыз, — ди.
Адәм баласының гомерен изге гамәлләр генә бизәргә тиешлегенә иманы камил әбекәйнең.
– Иртәме, соңмы, явызлар, кеше рәнҗетүчеләр үз җәзасын алачак. Авылдашларым белә: безнең әтине, яла ягып, сөргенгә озатучылар да, мәчет манарасын кисеп төшерүчеләр дә төрле фаҗигаләргә юлыгып, газапланып үлде, — дип бәян итте ул.
Бүген юбилярның 9 оныгы, 18 туруны бар, аларның кечкенә чактагы шуклыкларын ул, үз итеп, яратып хәтерли.
– 100 ел аз вакыт түгел, әлбәттә, тик гомер атлары бигрәк җитез икән, мәңге үтмәс кебек тоелган кыен мәлләр дә узды да китте. Балачагым, яшьлегем авыр елларга туры килсә дә, үземне бәхетле кешеләр рәтенә кертәм, — диде ул әңгәмәбез ахырында. — Ә менә яшьтәшем “Кызыл таң”га янә бер гасырлык, юк, аннан да озынрак гомер телим! Һәрвакыт тормышыбызның гадел көзгесе булсын, хезмәт кешеләрен данласын, рухиятебезгә якты нур өстәсен!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Республикада пенсионерлар саны арткан
Сегодня, 12:02 :: Социаль өлкә
Республикада пенсионерлар саны арткан
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Сегодня, 12:01 :: Мәгариф
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Сегодня, 11:29 :: Икътисад
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Сегодня, 11:09 :: Ял сәгате
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Сегодня, 10:53 :: Бәйрәм белән!
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Прокурор башы белән...
Сегодня, 10:36 :: Тормыш
Прокурор башы белән...
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!
Сегодня, 10:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»