Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җырчы, композитор, җитәкче Фәнир Галимов

Җырчы, композитор, җитәкче Фәнир Галимов
17.12.2014 / “Кызыл таң”ның “Ел кешеләре”

Җырчы, композитор, җитәкче Фәнир ГалимовТуймазы районының Төмәнәк авылында туып-үскән Фәнир Галимов композитор, җырчы, шагыйрь буларак республикадан читтә дә киң билгеле. Иҗатын ул төп эше белән бергә алып бара. Фәнир Гыйльметдин улы – республика торак пунктларын, Русия төбәкләрен электрлаштыру белән шөгыльләнүче “Ильфа” җәмгыятен җитәкли. Бу өлкәдә егерме елдан артык уңышлы эшләп килүче, даими партнерларының ныклы ышанычын яулаган предприятие җитәкчесе Русиянең мактаулы энергетигы исемен йөртә. Шулай ук, ул – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе. Җырлар җыентыкларыннан тыш, “Яшәүләрем – җыр минем”, “Синеке бит без, Төмәнәккәем!”, “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китаплары авторы.

Фәнир Галимов – чын-чынлап ватанпәрвәр кеше. Туган авылында, ата-баба җирендә оештырылган “Йолдыз” хуҗалыгы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, ат асрап, кымыз җитештерүне дә үзләштерәләр.
Кече ватанын төзекләндерүгә бик күп көч салган җитәкче тамырларын, якташларының рухи дөньясы турында да онытмый. Туган авылын, Туймазы районын, Башкортстанны илгә, төрле кыйтгаларга таныткан кеше ул. Узган елның җәендә Төмәнәкнең 320 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналарда Австралия, Кытай, Казахстан татарлары, ут күршеләребез татарстанлылар катнашкан. Быел җәй Төмәнәктә зурлап үткәрелгән Шәҗәрә бәйрәмендә Англия, Латвия, Төркия, Кытай һәм Австралия татарлары кунак булган. Шулай ук, үткән җәйдә Фәнир Галимов башлангычы белән Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән татар телендә сөйләшүче 80 бала өчен “Сәләт-Кандракүл” лагере эшләде. Милләтебезнең элитасын тәрбияләү өчен янып йөрүче якташыбыз киләсе елга “Сәләт”кә 120 баланы чакыру турында сүз алып бара.
Фәнир Галимов “Кызыл таң” бүләгенә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерүгә, яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә өлеш керткән, милләткә тугры хезмәт иткән өчен лаек булды.
“Кызыл таң” гәзите мөхәрририяте.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

144 (25298) от 13 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»