Уфаның 65нче Татар гимназиясендә Тукай көне үтте
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уфаның 65нче Татар гимназиясендә Тукай көне үтте

27.04: Уфаның 65нче Татар гимназиясендә Тукай көне үтте

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә Тукай көне үтте
Cәнгатьле сүз, җыр-бию, театраль тамаша, бәйге - барысы да бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланды.


65нче Татар гимназиясендә"Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләде, аларны оста итеп сәхнәләштереп күрсәтте. Гимназиянең "Ләйсән" җыр ансамблендә, "Бөркет" театр студиясендә, "Дебют" балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче кызлар һәм малайларның җыр-биюле чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Балалар, "Сандугач" һәм "Карлыгач" төркемнәренә бүленеп, КВН уйнап та алды. Һәр команда, Тукай әсәрләрендәге образларны гәүдәләндереп, бик үзенчәлекле костюмнарда чыгыш ясады.
Чарада мәртбәле кунаклар - педагогия ветераны Фәрит Рәхимов, шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасының идарә әгъзасы Флүсә Назаргулова катнашты. Алар барысы да Тукай телендә сөйләшүче, шагыйрь иҗатын яхшы белүче балаларга, бәйрәмне оештыруга зур көч салган татар теле һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәт белдерде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»