Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Әллүки”не сеңелемә укыйм!”

“Әллүки”не сеңелемә укыйм!”
19.06.2018 / Милләт

“Әллүки”не сеңелемә укыйм!”Конкурста катнашып, бүләк откан Бүздәк кызы Дарина Ергизова бүген редакциядә кунакта булды.

"Әллүки” журналына язылып, бүләк отучылар арасында Бүздәк районының Әмир мәктәбе укучысы Дарина Ергизова да бар. Бүген җиңүчебез әнисе Ирина Фларит кызы белән редакциягә килде. Кечкенәдән укып үскән журналның ничек басмага әзерләнүе белән танышты.
6нчы сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Дарина әдәби китаплар, журналлар укырга ярата. Үзе дә каләм тибрәтүче кыз ике ел рәттән республика күләмендә үткән “Тукай моңнары” конкурсы җиңүчесе булган. Быел Казанда үткән “Алиш эзләреннән” конференциясендә чыгыш ясап, 2нче урын алган. Җырларга да бик оста үзе. Мәктәптәге бәйрәмнәрдә — сәхнә түрендә! Җыр-моң бәйгеләрендә дә җиңүләргә ирешкән.
Даринаның иҗади сәләтенә бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Аның әнисе Ирина Ергизова ике дистә ел Әмир мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Балалар күңеленә ана теленә мәхәббәт орлыклары салучы талантлы укытучы ул! 2012 елда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы финалисты да.
— Уфадагы мәдәни чараларга, спектакль-концертларга еш киләм, кызларымны да йөртәм. Мондый чаралар күңелне үстерә, рухи яктан баета, — ди Ирина Фларит кызы.
Ә безнең бүләк отучы кызыбыз Дарина “Әллүки”не кечкенә чагыннан укый икән. “Хәзер инде 3 яшьлек сеңелемә әкиятләрен, шигырьләрен укыйм. Бергәләп башваткычлар чишәбез”, —ди ул.
Киләчәктә журналист һөнәрен сайларга ниятләүче Даринаның матур уңышлары алда булсын әле!
Юлия Төхбәтуллина.
(Автор фотосы).





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Үстерәбез, саклый белмибез
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үстерәбез, саклый белмибез
Хәвефсезлек системасы камилме?
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Хәвефсезлек системасы камилме?
Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!
Күперләр язмышы  хәл ителде
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Күперләр язмышы хәл ителде








Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»