Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Милләтара татулык тантана итте

Милләтара татулык тантана итте
06.07.2018 / Милләт

Милләтара татулык тантана иттеБалтачта республика Шәҗәрә бәйрәме һәм сабантуй үтте.

Быелгы мәйдан район халкын һәм бирегә җыелган кунакларны ике зур чара белән каршы алды. Халкыбызның борыннан килгән матур гореф-гадәтләрен гәүдәләндергән сабантуй һәм Шәҗәрә бәйрәме берләшеп, театрлаштырылган тамаша, районның хезмәт алдынгыларын бүләкләү, җыр-бию, милли бәйгеләр, уеннар, ат чабышы, спорт ярышлары белән үрелеп барды.


— Бүген бәрәкәтле Балтач җирендә мәдәни һәм тарихи традицияләрне саклауның матур үрнәге булган ике зур вакыйга берләште. Шәҗәрә бәйрәме — буыннар бәйрәме! Ул ел саен популярлаша бара. Әлеге бәйрәм — туган төягебездә яшәүче милләтләр дуслыгының матур үрнәге. Районда татар, башкорт, урыс, мари, удмурт халыклары бер гаилә булып, дус-тату яши. Уртак йортыбыз — Башкортстанда киләчәктә дә тынычлык һәм татулык булсын, — диде котлау чыгышында Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.
Балтачлыларны һәм кунакларны Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән эш итү идарәсе баш советнигы Владимир Жебровский, мәдә­ният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Дәүләт думасы депутаты Ри­ма Баталова, Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты Рәшит Хәйрул­лин, ведомстволар җитәкче­ләре, район һәм шәһәр башлыклары котлады.
Шәҗәрә бәйрәме конкурсында быел республиканың егерме районы һәм шәһәрен­нән 200гә якын кеше катнашты. Бәйгечеләр дүрт юнә­лештә — “Шәҗәрә”, “Яшь киленнәр”, “Гаиләм — минем кальгәм” һәм “Ялан ашы” номи­нацияләрендә көч сынашты. Әйтергә кирәк, мең­ләгән тамаша­чының күңеленә хуш килгән әлеге чараның режиссеры Редик Ганиев зур хезмәт салган.
Шәҗәрәңне белү, аны кәгазьгә төшереп, балаларга, оныкларга мирас итеп калдыру ихтыяҗы елдан-ел арта. Бәйгегә үз нәсел агачын тәкъдим итүчеләрнең күп булуы да моны ачык күрсәтте. Республика бәйгесе авыл биләмәләре арасында оештырылды. Этнофольклор ихаталар һәм тирмәләр янында респуб­ликаның Мишкә, Тә­тешле, Бакалы, Караидел, Балтач районнарыннан, хәтта Мәскәү өлкәсенең Звенигород шәһәреннән килгән гаиләләр үз шәҗәрәләре белән таныштырды.
– Районда Шәҗәрә бәй­рәме дистә елдан артык элек берен­челәрдән булып бездә, Нөркә авылында үтте. Шә­җәрә төзү­че­ләр арасында нәсел тамырларын архив материалларына таянып барлаучылар да бар. Иң сөендер­гәне, буыннар бәйләнеше белән кызыксыну яшьләр арасында да елдан-ел киң тарала,— ди авыл биләмәсе башлыгы Флидә Гыйндуллина.
Конкурска мәктәп укучылары, Балалар иҗат үзәгендә тәрбиялә­нүчеләрнең кушылуы аеруча сөенечле. Гран-прины һәм Республика муниципаль берәмлек­ләре советы ассо­циа­циясенең махсус призын — Балтач райо­нының Иске Янбай авылы биләмәсе, ә беренче урынны Караидел­дән Вакилә Галиәска­рова яулады.
Сабантуйның төп сәхнәсе­н­дә барган “Гаиләм — минем кальгәм” халык иҗаты бәйге­сендә респуб­ликаның төрле төбәкләрен­нән иҗади, җыр-моңга сәләт­ле 14 гаилә катнашты. Гран-прига Балтачтан Хәйдәршин­нар гаиләсе лаек булды.
Гаилә кыйммәтләрен саклау, яшьләрне тату һәм ныклы гаилә учагы булдырырга өндәү кебек көнүзәк мәсьә­ләләрне үз эченә алган “Яшь киленнәр” фольклор-этник конкурсында Дүртөйле, Яңа­выл, Кырмыскалы, Баймак, Краснокама, Балтач, Ишембай, Мишкә, Аскын районнарыннан һәм Стәрлета­мак, Агыйдел шәһәрләреннән 12 башкорт килене катнашты. Һәркем үз гаиләсенең күркәм йолалары белән таныштырды, җыр-биюгә, сүзгә, аш-суга, кул эшләренә осталыгын күрсәтте. Сылу да, уңган да киленнәр арасыннан Гран-прины Баймак кызы Юлия Бәхтиева алды.
“Ялан ашы” милли кыр кухнясы бәйгесе — Шәҗәрә бәйрәме­нең аерым бизәге булды. Бу конкурс республикада беренче тапкыр оештырылды һәм күпләрне үзенә җәлеп итте. Бәйгедә респуб­ликаның 6 районыннан 13 ир-егет үзенең көчле дә, җегәрле дә булуын расларга тырышты. “Ялан ашы” мәйданында казан асып, кемдер — үзе тоткан балыктан уха, кемдер кычыткан ашы, бишбармак әзер­ләде, учакта ит кыздыручылар, чаж-чож китереп тәбикмәк пешерүчеләр дә бар иде.
Иске Балтачта яшәүче Фигать Галинның учак өстендә әйләндерә-әйләндерә сарык түшкәсе кыздыруын күпләр кызыксынып күзәтте. Гомере­нең 35 елын Себер якларында үткәреп, туган төбәгенә кайтып төпләнгән Фигать абый — иҗади шәхес икән. Үзе музыкант, үзе — шагыйрь, райондагы бик күп чараларның үзәгендә. Ялан ашы әзерләүгә дә бөтен фантазиясен эшкә җигеп тотынган ул.
— Ялан ашы – безнең халык­ның борынгыдан килгән йоласы ул. Ир-егетләр җил­кәсенә җәясен асып, атка атланып ауга чыгып киткән. Күп очракта табышын яланда ук эшкәртеп, казан асып, аш пешергән. Балтачлыларга шушы күркәм гадәтне тергез­гән өчен афәрин диясе килә! — ди Баймак районыннан килгән Рамил Хәсәнов.
Әйткәндәй, Хәсәновлар бәйрәмгә гаилә династиясе белән — 17 кеше килгән. Алар барлык конкурсларда үз сәләтен күрсәтте. Рамил Сәфәргәли улы әйтүенчә, Баймактан 12 сәгать буена килсәләр дә, күңелле һәм мавыктыргыч бәйрәм арыганлык тойгысының әсәрен дә калдырмаган. Шунысы мөһим, гаилә башлыгы “Ялан ашы” бәйгесендә беренчелеккә ия булды. Ә Гран-прины, умач ашы әзерләп, Балтачтан Шаһит Фәрхуллин яулады.
Кунакчыл, киң күңелле Балтач халкы бу көнне төрле төбәкләрдән җыелган якташлары, кунаклар белән бергә бәйрәм итте. Төбәктә әлеге бәйрәмнәрнең миллиле­генә, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклап килүләренә чын күңелдән сокланып кайттым. Әнә шундый чәмле, дәртле халкы белән бай районнарыбыз булганда, телебез дә, мил­ләтебез дә яшәячәк әле!

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Балтач районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Торатауны саклап калдык
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Торатауны саклап калдык
Медицина халыкка якын булырга тиеш
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Медицина халыкка якын булырга тиеш
Подъездлар көлеп  торсын!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Подъездлар көлеп торсын!
Күңел кылларын  чиртеп
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Күңел кылларын чиртеп
Дорфаларга бездә  урын юк!
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Дорфаларга бездә урын юк!
Конституция –  Русиянең төп законы
Сегодня, 00:00 :: Календарьда бу көн
Конституция – Русиянең төп законы








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»