Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстан – милләтләр гөлләмәсе

12.07: Башкортстан – милләтләр гөлләмәсе

Башкортстан –  милләтләр гөлләмәсеБашкортстанда йөздән артык милләт вәкилләре гасырлар дәвамында дус һәм тату гомер кичерә. Җәй – республикада гомер кичерүче халыкларның, дини конфессияләрнең бәйрәмнәре һәм чараларына аеруча бай чор. Аларның һәрберсе теге яки бу милләтнең үзенчәлекле гореф-гадәте, көнкүреше, мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыра.

3 Чишмә районында Башкортстан мөсел­ман­нары җыены үтте. Мөэмин-мөселманнар бирегә ел саен төбәкнең беренче имамы, мәгърифәтче Хө­сәен-бәкне искә алу өчен бирегә килә.
Программада – “Мин Исламны өйрәнәм” төбәкара балалар һәм үсмерләр конкурсы, Башкортстан имам­нарының тантаналы җые­лы­шы, өйлә намазы, бәй­рәм төшке ашы, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү. Чарада Русия мөселман­нарының Үзәк диния нәза­рәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты.
Җыен кысаларында Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъ­залары “түгәрәк өстәл” оештырды. Чарада балаларны тәрбияләү, аңлы рәвештә ана булу һәм шәхесне формалаштыруда иҗтимагый берләшмәләрнең әһәмияте мәсьәләләре күтәрелде һәм тикшерелде.
3 Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәте булышлыгында 4-7 июльдә “Ру­сиядә традицион Ислам һәм билгеле башкорт галиме, дин белгече, мө­сел­ман дөнья­сының мәгъ­­­ри­­-
фәтчесе шәех Зәйнулла Рәсүлев” дигән халыкара гыйльми конференция үтте.
Конференцияне ачу тантанасы һәм пленар утырыш 5 июльдә Уфада булды. 6-7 июльдә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Учалы шәһәрендә тантаналы чаралар үтте. Чараны оештыручылар – Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты, Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Дин эшләре буенча совет, Русия мөсел­маннары Үзәк диния нәзарәте, Башкортстан мө­селманнары Диния нәзарә­те, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Халыкара Ислам бизнесе ассоциациясе.
3 Күптән түгел Балтач районында республика Шәҗәрә бәйрәме һәм сабантуй үтте. Чарада Мишкә, Тәтешле, Бакалы, Караидел, Балтач районнарыннан, хәтта Мәскәү өлкәсенең Звенигорск шә­һәреннән килгән гаиләләр үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте.
Бәйрәмдә Удмурт тарихи-мәдәни үзәге (Тәтешле районы) удмурт халкы ихатасында милли сәнгать әсәрләре һәм аш-су белән таныштырды. Кунакларны каршы алып, удмурт халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Чарада Калмияр, Бәлзүгә, Майск, Яңа Тәтешле авылларыннан удмурт хатын-кызлары клублары, Елена һәм Юрий Нуриәхмәтовлар гаиләсе, Тәтешле районының “Орзи” удмурт ир-егетләр вокаль ансамбле чыгыш ясады. Кунаклар удмуртларның аш-суын: перепеч һәм сурдан авыз итте. Тәтешле милли утарында Балтач районы­ның Асавка авылы удмуртлары да кунакта булды.
3 Баймак районының Мерәс авылында онытылып барган йолаларның берсе – катык тәмләү бәй­рәме узды. Ул элек-элек­тән яланнар чә­чәк­­­­­­ләргә күмелеп, сыер­лар­ның сөте тәмләнгәч үткәрелгән. Ме­рәс авылында беренче тапкыр узган бәйрәм бу кызыклы йоланы кабаттан тергезде. Монда хатын-кызлар сөттән әзер­ләнгән ризыклар тәкъдим итте: җиләк-җимеш, яшелчә кушылган катык, корыт, кымыз, әйрән, сөзмә, каймак, кәҗә сөте, йогурт, сыр... Сөттән ясалган ризыклар күптөрле һәм файдалы. Халыкның матур йолаларын саклап, килер буыннарга җиткерү – өлкән­нәрнең бурычы. Балалар табигать кочагында катык һәм каймак тәмләп карады, төрле уеннарда катнашты.
3 Архангель районында республика латыш­ла­ры­ның “Лиго” милли бәй­рәме үтте. Символик “яшел кап­ка” алдында кунакларны латыш, башкорт һәм урыс милләте вәкил­ләре каршы алды. Алар чарага килү­челәрне үз туган тел­ләрендә сәлам­ләп, милли аш-су һәм эчем­лекләр белән сыйлады. Латыш милли киемен­дәге егетләр һәм кызлар ку­накларның башына ялан чәчәклә­реннән һәм имән ботакларыннан үрелгән такыя кидерде. “Атбалсс” латыш үрнәкле ансамбле милли җырлар башкарды. Латыш фольклор ансамбле “Лиго” бәйрәме турында театрлаштырылган тамаша тәкъдим итте, аннан соң катнашучылар бәйрәмнең төп үсемлеге – чәчәк атучы абаганы эзләде.
3 Башкортстанда печән чабу һәм печән мәле мәдәниятен яңарту, халык йолаларын һәм гореф гадәтләрен тергезү максатында “Чыңла, чалгы!” республика фольклор бәй-
­­­­рә­­ме узды. Бәйрәм 7 июльдә Кырмыскалы райо­нының Бишавыл-Уңгар авылында үтте. Фес­тиваль­дә җыелма яки ике кешедән торган (бер ир һәм бер хатын) гаилә командалары катнашты. Ярышлар эстафета формасында барды. Бәйрәмдә такыя үрү, “Шифалы үләннәр”, Land-art – объектлар (печәннән һәм саламнан дизайнер сыннары эшләү), “Урман ашы” (яланда печәнчеләрнең аш табыны) конкурслары бул­ды. Иҗади коллективлар чыгыш ясады.
3 7 июльдә Авыргазы районының Төрембәт авылы янында “Өршәк буе уеннары” бәйрәме узды. Бәйрәм программасында — халык уеннары, төрле конкурслар, көрәш һәм башка спорт ярышлары. Чарада Өршәк һәм Дим буйлары башкортларына гына хас уеннарга өстен­лек бирелде. Чарада республиканың эстрада йолдызлары һәм районның иҗади коллективлары чыгыш ясады.
3 Русия кымызының 46 проценты (3 мең тоннадан артык) Башкортстанда җитештерелә. Иң яхшы осталарны ачыклау һәм аларның тәҗрибәсен киң тарату максатында 13 июльдә “Йоматау” ши­фаханәсендә кымыз ясау­чыларның республика конкурсы үтәчәк. Анда район ярышларында сайлап алынган белгечләр катнашачак.
Былтыр конкурс Дәү­ләкән районында үткән иде, анда “Йоматау” шифа­ханәсеннән оста Рушан Нәбиуллин җиңү яулады, дип хәбәр итә Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Аңа төп бүләк – башкорт токымлы айгыр тапшырылды.
3 14 июльдә Авыргазы районының Юламан авылында “Уяв” II республика чувашлары мәдәнияте бәйрәме үтәчәк. Чарада чуваш халкының гореф-гадәтләре, традицияләре белән танышырга мөмкин. Программада аш-су, гармунчылар һәм такмак әй­түчеләр конкурслары, театр­лаштырылган тама­ша, иң яхшы сәнгать коллективлары, чуваш эс­тра-
­­­дасы артистлары чыгышлары каралган.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»