Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәхәббәткә милләт киртә түгел

Мәхәббәткә милләт киртә түгел
26.01.2018 / Милләт

Мәхәббәткә милләт киртә түгелКурятенколар — Илеш районы Ябалак авылындагы иң үрнәк­ле гаиләләрнең берсе. Татар кызы Наилә белән украин егете Владимир өч дистә ел гөрләтеп тормыш көтәләр, бүген инде оныклар сөяләр. Мәхәббәткә милләт киртә түгел. Гаилә ныклыгының бөтен сере әнә шунда — мәхәббәттә, ди алар.

Наилә Түбән Татыш авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Мәрвәретдин — бригадир, әнисе Мәгъсүмкамал апа сатучы булып эшли. Түбән Татыш, 1970нче еллар башында перспективасыз төбәкләр исәбенә кертелеп, таратыла. 30 хуҗалыктан торган авыл халкы, яшәү урыны эзләп, Яңа һәм Иске Яньегеткә, Нугайга (Краснокама районы), Иске Татышка, Югары Юлдашка күченә. Шул рәвешле, Фәрхетдиновлар да Ябалакка килеп урнаша. Наилә дә, башка балалар белән бергә көн дә 5 чакрым араны җәяүләп үтеп, Илеш сигезьеллык мәктәбенә укырга йөри. Арытаба Минзәлә медицина училищесында белем ала, аны кызыл дипломга тәмамлый. Яшь белгеч хезмәт юлын Яңавыл район дәваханәсендә башлый, арытаба Андреевка участок дәваханәсенә урнаша. Эшкә җитез, үзе тәвәккәл, ягымлы шәфкать туташын авырулар үз итә, ярата.
Язмыш Наиләне Себер якларына алып китә, биредә ул үзенең булачак тормыш иптәшен — украина егете Владимирны очрата. Кызлары — Ольга һәм Дарья дөньяга килгәннән соң, Курятенколар Наиләнең туган ягына — Ябалакка кайтып төпләнә.
Наилә Мәрвәретдин кызы гомерен педагогия өлкәсенә багышлый — балалар бакчасына мөдир булып урнаша. Коллектив та, төркем­дәге балалар да, алар­ның ата-аналары да аны тиз арада үз итә. Зур җавап­лылык тоеп, яшь буынга белем һәм тәр­бия бирү, аларда кешелеклелек сыйфатларын үстерү теләге белән эш­кә чума ул. Әти-әнисен­нән күч­кән тырышлык, көч һәм сабырлык, табигый сә­ләте аңа бу эшендә зур ярдәм бу­ла. 25 ел эчен­дә ул җи­тәкләгән коллектив төр­ле бәйге­ләр­дә катнашып, уңыш­ларга иреште һәм призлы урыннар яулады. Педагогның күпьеллык намуслы, тырыш хез­мә­те лаеклы бәһаланды – Мактау гра­моталары белән бер­рәттән, “Баш­кортстан­ның белем би­рү отличнигы”, “Русия Федера­ция­сендә гомуми белем бирүнең почетлы хезмәт­кәре” билге­ләре бирелде. Җәмәгать эшеннән дә читтә калмады Наилә — берничә чакырылыш авыл Советы депутаты булып сайланды, моннан тыш, хатын-кызлар советы рәисе вазыйфасын да башкарды.
Авылда үткән чараларда, бәйрәм кичәләрендә Курятенколар гаилә белән актив катнаша. Тормыш иптәше Владимир “Андреевка” ЛПДСында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ике кызлары да, Яба­лак урта мәктәбен көмеш медальгә тәмам­лап, Уфа дәүләт нефть-техник университетында белем алды. Ольга бүген гаиләсе белән Нефтеюганск шәһәрендә яши, кыз үстерә. Дарья Уфада инженер булып эшли.
Курятенколар эше белән генә түгел, шәхси тормышы белән дә үрнәкле. Владимир авылда иң беренчеләрдән булып виноград үстерә башлады. Тирә-якта уңган бакчачы буларак танылды. Безнең якның гореф-гадәтләрен, традицияләрен үзенекедәй якын күреп яши ул. Курятенколарда украин халкының милли традицияләре дә төгәл саклана. Кыскасы, ике милләт гореф-гадәтләренә дә тигез караш яши бу гаиләдә.
Авылыбыз тырыш һәм уңган гаиләләре белән матур. Курятенколарны да “авылыбызның йөзек кашы” дип йөртәбез, аларга парлы һәм озын гомер, ныклы сәламәтлек, балалар-оныклар куанычы телибез.

Зәйтүнә ӘХМӘТОВА,
Илеш районы Ябалак авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бәйгедә дуслык җиңде!
Вчера, 21:38 :: Спорт
Бәйгедә дуслык җиңде!
Көтелмәгән форматтагы Юллама
Вчера, 20:14 :: Сәясәт
Көтелмәгән форматтагы Юллама
Укырга да, яшәргә дә кирәк
Вчера, 19:54 :: Көнүзәк
Укырга да, яшәргә дә кирәк
Филүс Каһиров әтисе белән аралашмый, ди, имеш...
Вчера, 19:20 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров әтисе белән аралашмый, ди, имеш...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

146 (25300) от 18 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»