Ул тормышның кояшлы ягында яши
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ул тормышның кояшлы ягында яши

08.03: Ул тормышның кояшлы ягында яши

Ул тормышның кояшлы ягында яшиЭлиза Солтанморатова хезмәттә – уңышлы, гаиләдә бәхетле булуның серен белә.


Гафури районының Яугилде авылы егете Рамил белән Чакмагыш районының Югары Аташ авылы кызы Элизаның мәхәббәте студент елларында башлана. Дөрес, бу тарихны башта Рамил үзе генә яза. Гашыйк булган кызын юкка гына “чакматашлар төбәгеннән” димиләр шул – очкын чәчрәп торган чая, үзсүзле, үзе чибәр, чукынчык... Ничек кенә якын киләсе дә, ничек итеп йөрәгенә юл табасы?!


Элиза дипломны Рамил­дән алда ала да, аның “Бергә булыйк, Уфада кал”, дип торуына карамастан, үз туган ягына эшкә кайтып китә.
Башы белән эшкә чума кыз, авыл яшьләре белән бергә кайнап торган тормышта яши, ә анда “гыйшык-мышык”ка урын калмый да. Рамилнең хатлары, кесә телефоннары юк заманда әмәлен табып шалтыратып торулары аның күңеленә җылылык бирсә дә, әллә ни ялкын кабыза алмый.
Ә беркөнне егет үзе авылга килеп төшә. Берүзе дә түгел — әнисе, башкодалар белән! Гафуридән — Уфага, Уфадан сирәк кенә йөри торган Семилетка автобусына утырып, ерак юллар узып килеп кергән көтелмәгән кунакларны борып чыгарырга да читен, әмма “йомыш”лары да бер омтылыштан, тиз генә үтәлә торган түгел бит!
Ничек итсәләр дә итәләр, ике яклап та йомшарта торгач, кызны күндерәләр. “Булачак бианамның “Улымны хур итмә!” дигәне соңгы аргумент булды. Шул көннән алып, аның гомеренең соңгы көненәчә без килешеп яшәдек”, — ди ул.
Яшь гаилә башта Уфада, Рамилгә бирелгән тулай торак бүлмәсендә яши, шунда уллары туа. Соңрак аның туган ягына – Гафури районына кайтып төпләнәләр. Элиза Березовка авылындагы мәктәптә укыта башлый. Рамилгә директор вазыйфасын тапшыралар, ул аны 13 ел буена намуслы башкара, ул җитәкләгән коллектив уку-укыту эшчәнле­гендә уңышларга ирешә.
– Ул күңелле елларны гомер буе сагынырбыз, ахрысы, — ди бүген Солтанморатовлар. – Яшьлек дәрте, эшлекле амбиция­ләр, авыл халкы белән бергә башланган күпме файдалы эшләр, күршеләр, дуслар, туганнар белән гөрләшеп яшәүләр...
Рамил белән Элизаның холкында бер уртак сыйфат бар – икесе дә бер урында таптана белми, икесе дә булмаганны булдырырга, күрмәгәнне күрергә, тотып, татып карарга ярата.
Эшкуарлык хәрәкәте елдан-ел киңрәк җәелдере­леп, кешеләр тормышына ныграк үтеп керә башлаган елларда алар да шәхси кибет ачарга була. Туксанынчы еллар уртасы була ул. Икесе дә филолог, “товар-акча-товар” мөнәсәбәтләрен әллә ни аңлап җиткер­миләр дә. Әмма ният яхшы, уйлар бер — аларның балалары үзләренә караганда яхшырак яшәргә тиеш! Бу вакытка ир белән хатын арасындагы мәхәббәт тә көчле ялкынга әверелә һәм бүгенгәчә бар булмышларын яктырта.
“Кайвакыт югалып калган чаклар да булды, безнең булмышка бөтенләй ят булган сәүдә эше бит... – ди Элиза. – Күзгә төрт­сәләр дә күренми торган кара төндә тайгак юлдан китеп барганда икәү нишли? Дөрес, бер-берсенең кулына ныграк тотына. Безнең гаиләне дә ныгытты ул сынаулар”.
Еллар узгач, алар район үзәгенә күченеп килә һәм анда да кибет ача, анда Уфадан, башка тарафлардан товар ташыйлар, берничә кешегә эш урыны булдыралар. Рамил тулысы белән сәүдә эшенә кереп китә, ә Элиза укыту эшеннән аерыла алмый, Красноусол Башкорт гимназиясендә эшләвен дәвам итә.
Укучылары белән иҗади эшләүче укытучы ул Элиза Ринат кызы. Әдәбият дөньясына алып кереп китер алдыннан ул башта аларны китап уку гадәтенә күндерә, заман балалары­ның күбесенә чит була барган бу шөгыльгә ул кайда үгетләп, кайда катгый таләп куеп өйрәтә. Һәр дәреснең бер өлешен ул китап укуга багышлый.
Аның укучылары әдә­бият дөньясында югалып кала торганнардан түгел, аларның һәрбер әсәр хакында үз фикере, һәр язучыга үз мөнәсәбәте бар. Алар район, республика, хәтта ил күләмендә үткәрелгән чараларда үз белемен күрсәтә, мактаулар ала. Моннан тыш, чыгарылыш сыйныф җитәкчесе дә Элиза Ринат кызы. Алар өчен соңгы кыңгырау яңгырагач, ничек булыр аның һөнәри юлы... 27 ел эш стажы булган өлкән укытучы, әмма гомеренең алтын уртасына гына килеп җиткән ханым арытаба кайсы юлдан китәр, әлегә билгесез.
– Шунысы бәхәссез, – ди Элиза Солтанмора­това, – мин тормышның кояшлы ягында яшәвемне, якты күңел белән якты юлдан баруымны дәвам итәчәк­мен!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»