Юкны бар итүчеме сез, әллә барны юк итүчеме?
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Юкны бар итүчеме сез, әллә барны юк итүчеме?

01.06: Юкны бар итүчеме сез, әллә барны юк итүчеме?

Юкны бар итүчеме сез, әллә барны юк итүчеме?Язмамны чын мәгънәсендә гүзәл затлардан, әйбәт әниләрдән гафу үтенүдән башлыйм. Чыннан да, алар — күпчелек, алар — дөнья тоткасы. Әмма ир кешенең кулыннан гына түгел, башына да килми торган әшәкелекләрне дә нәкъ хатын-кыз эшли. Шуңа да йөрәк әрнешләремне туп-туры үзегез белән бүлешергә булдым, кызлар.

Минем хезмәт юлым хокук саклау органнарында узды. Башкаланың үзәк районнарында тәртип саклауга багышланган елларымда Телеүзәк, БДУдан ерак түгел чүплек савытларында аналары үлемгә дучар иткән сабыйлар, алар-ның туракланган мәетләрен тапкан чакларымда тетрәнүлә-рем... Башны бер сорау чүки: “Хатын-кыз кулыннан ничек килә соң мондый вәхшилек?” Ана кеше дә үз баласына начарлык тели алыр икән...
Начарлык кына түгел, тормышын бозарга теләүчеләр дә бар икән бит. Бу минем үз гаиләмә кагылмаса, белмәс идем.
Без хатыным белән өч бала үстердек, барысын да укыттык, тормыш корырга ярдәм иттек. Төпчек кызыбыз юрист һөнәре алды, аңа фатир алып бирдек. Авыл егетенә кияүгә чыкты ул, гаилә корып яши башлаганда бик бәхетле иде. Хәзер генә бәхетле елмаюы сүнеп калды.
Киявебезнең әнисе – авыл укытучысы, ике ул үстергән. Икесе дә хезмәт тәрбиясе алып үскән, йорттагы барлык эшне дә башкарганнар. Хатын-кызның идән, тәрәзәләр юу, ашарга пешерү кебек эшләре дә алар өстендә бул­ган, күрәсең, мал карау, башка эшләрне дә әниләре кайтканчы бетереп куярга тиеш була алар. Нишлисең, кызлары булмагач, малайларны йорт эшләренә өйрәткән. Шул ук вакытта, аның сүзе генә дөрес, аның фикере генә өстен булуга инандырган улларын. Монда бер гаеп тә юк, әни сүзе балалар өчен өстен булырга тиеш. Хатын алганчы.
Гаилә коргач, ир белән хатын киңәшләшеп дөнья көтә башлый, әти-әниләрдән киңәш сорасалар, алар рәхәтләнеп ярдәмгә ашыга, яшь гаиләнең яңа аякка басып килгән матди хәлен яхшыртырга да булыша алалар. Кызганычка каршы, төпчегебезнең гаиләсендә бөтенләй башкача.
Кодагый беренче аралашуларда ук әйтеп куйды: минем эчемдәге — тышымда, янәсе, мин турыга әйтәм! “Турыга әйт син, кодагый, тик уйлап әйт”, — дип карасак та, ул үзенекен бөгә. Улын, көненә берничә тапкыр шалтыратып, яшәргә өйрәтә. Тик, нигәдер, бу сүзләр барысы да киленгә каршы. “Бәби тапкач, өйдә озак утырмасын!” Утырмады, балаларын таба торды, яшь ярымлык чакларыннан эшенә чыга торды. Хәзер ул җитди юридик практика алып бара, эштән иреннән соңрак кайта. “Эштә түгелдер ул, сиңа бала ташлап, сулга йөридер!” Кайсы иргә ошасын мондый сүзләр?! Кияү тавыш куптара, йортта торырлык булмастай хәлгә җиткерә.
Кодагый яшьтән иркә үскән, тәкәббер холыклы, тормышта аның сүзе генә сүз булырга тиеш. Тагын бер улының хатыны үзе янында мәктәптә эшли иде, ничек итсә итте – аны эшеннән бушаттырды. Аның ике оныгы белән кайдан эш табарга тиештер ул, билгесез.
Оныкларга ул үз нәселенең дәвамчылары түгел, ә килен балалары итеп карый. Без аларга җаныбызны ярып бирергә әзер торабыз, аларны тәрбияләүнең күп өлешен үз өстебезгә алдык. Булдыра алганда, моны бик зур бәхет дип саныйбыз. Әмма кода­гыйның фикере башка – оныклар, аларның әниләре улла­ры­ның аңа булырга тиеш игътибарын үзләренә ала, алар өстеннән кинәнеп “командовать” итәргә ирек бирмиләр...
Сүз дә юк, малайлары эш­чән, эчми-тартмый. Бу гаи-ләдәге тәрбиядән килә. Әмма кызыбызның кияү янында кайчак түзеп торырлыгы калмый. Әнисенең әмерләрен тормышка ашырырга теләп чабулаган улы гаиләсен югалту алдында.
Гадәттә, киленнәрен яратмаган бианаларны картлыгында язмыш шул киленнәр кулына илтеп сала. Яшьрәк чакта яшәргә ирек бирмәгән, тормыш оясын тар-мар китер-гән киленеңнең күзенә ничек карарсың?
Хатын-кыз – юкны бар итүче ул, булганны юк итүче түгел, килешәсезме, кызлар? Бүген мин, иңнәрендә ярыйсы ук югары чиндагы хәрби погоннар йөрткән, берничә тапкыр Чечен сугышында булып, сезнең улларыгызны исән-сау алып кайткан офицер, гаи­ләм­нең калканы булып яшәүче чал чәчле бер ир сезгә дәшәм: хатын-кызның кешелек тормышындагы миссиясе, аның кулларына Ходай салган илаһи көче турында онытмасагыз иде! Вакыты җиткәч, сезгә аның өчен җавап та тотасы бар бит әле...

Харис.
Уфа шәһәре.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Сегодня, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Сегодня, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Сегодня, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Сегодня, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Сегодня, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»