Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әтисез буын үсә...

Әтисез буын үсә...
21.06.2018 / Мин – хатын-кыз

Әтисез  буын үсә...Әлеге вакытта илдә 17 миллион гаилә исәпләнә, шуның 5 миллионында балаларны хатын-кыз үзе генә тәрбияли. 2002 елда ялгыз әниләр саны, тулы гаиләләр белән чагыштырганда, 22,3 процент булса, бүген аларның саны 25,7 процентка җитте. Ә бу һәр өченче гаиләдә бала әти назын күрми үсә дигән сүз.

Шунысы кызганыч: баласын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызларның күбе­сенең ирләре исән. Бала туып, берникадәр вакыт үткәч ялгыз калган гүзәл затларның бик күбесенә ирләре бала тәрбияләүдә ярдәм итми. Әйе, бездәге хокукый база мондый әтиләрне балаларга алимент акчасы түләргә мәҗ­бүр итә ала, ә менә бала белән якыннан аралашу, аның белән кызыксыну, аңа төрлечә ярдәм итү һәр ир-атның үз намусында. Әл­бәттә, ялгыз тәрбия­ләүче гүзәл затка бик күп авырлыклар белән очрашырга туры килә. Әмма ничек кенә булмасын, бала үсеп, әнисе яныннан кайчан булса да чыгып китә. Ә әтисез үскән кеше моның авырлыкларын гомер буе үз иңендә тоя, төрле каршылыклар белән очраша.
Психологлар, әти кеше балаларның тормышында зур роль уйный, ди. Ир бала өчен әти – үрнәк. Аңа карап, ул тормышны күрер­гә, гүзәл затлар белән аралашырга, эшендә үз-үзен тотарга, ялын оештырырга өйрәнә. Икенчедән, әтисенә карап, малай җәмгыятьтә үз урынын таба. Нинди максатларга ирешергә, нәрсә­дән качарга кирәклеген дә ир бала әтисеннән күрә. Ә улын әтисе белән аралашудан мәхрүм иткән хатын-кыз ир кешенең гаиләдәге ролен юкка чыгара. Мондый гаиләдә үскән малайлар еш кына үз фикерен төгәл белдерә алмый. Башка ир-егетләр белән аралашуда да кыенлыкларга дучар булып, үз-үзенә бикләнә. Малай, чыннан да, үзен “әнисе итәгендә генә” итеп тоя башлый.
Баласын ялгыз тәрбия­ләүче аналар еш кына улларына “син – минем героем”, “син – минем тормышымда иң мөһим ир-егет”, “мин сине үзем өчен генә үстерәм” дип кабатлый. Үсә төшкәч, мондый уллар, әниләренең шәхси тормышы булмавын күреп, тизрәк әнисе яныннан чыгып китәргә ашыга. Кай­берсенең тизрәк армиягә китәсе килә, икенчеләре бик иртә өйләнә. Шул рәвешле еш кына үзләре дә сизмәстән төзәтә алмаслык хаталар эшли.
Әтисез үскән кыз баланы башка мәсьәләләр борчый. Кыз бала өчен әти – аңа карап сокланучы ир-егет образын тудыручы кеше. Әтисез үскән кыз еш кына көчле затларга ошый алуына шикләнә башлый. Гадәттә, алар үзләрен бик түбән бәяли, ир-егетләрдән игътибар тойган очракта да үз-үзләренә бикләнәләр. Әтисез үскән кызлар күп вакыт кияүгә чыгудан баш тарта. Алар барыннан да ныграк иренең үзен ташлап чыгып китүеннән курка.
Ана тәрбиясен генә алган балалар, гадәттә, кыюсыз, борчылучан була, кеше белән уртак тел табуда кыенлыклар кичерә. Әти кеше баласын төрле проблемаларны хәл итәргә өйрәтә. Әтисе аша бала башка кешеләр белән аралашырга өйрәнә, чөнки бала белән ана арасында булган мөнәсәбәтләр башкалардан күпкә аерыла. Нәкъ әтисе ярдәмендә бала үзенең кайсы җенескә каравын һәм, шуңа нигез­ләнеп, үз-үзен тотарга өй­рәнә. Малайлар әтисенә соклана, аның белән көн­дәшлек итә, аңа охшарга тырыша. Ә кызлар, әниләре белән көндәшлек итеп, әтиләренең мәхәб­бәтен яуларга тырыша.
Гаиләне сакларгамы, юкмы икәнен, әлбәттә, ир белән хатын үзләре генә хәл итә ала. Кайбер чакта, чыннан да, аерылышу проб­лемаларны хәл итүнең иң дөрес юлы да булырга мөмкин. Ләкин ничек кенә булса да, баланың тормышында әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш, чөнки ата-ананы беркем дә алыштыра алмый. Шул вакытта гына ул җәмгыятьтә үз урынын таба ала, үзе корачак гаиләдәге ролен ачык аңлый.

Шул ук вакытта...
Баласын ялгыз тәрбияләүче аналарга дәүләт төрлечә ярдәм итә. Матди ярдәмнән тыш, алар башка төрле яклауларга да дәгъва итә ала. Мәсәлән, баласын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызның, сабыйга 14 яшь тулганчы, үз теләге буенча эш көне 8 сәгатьтән кимрәк булырга мөмкин. 7 яшькә кадәр авыру баланы тәрбияләүче анага “больничный” тулысынча түләнергә тиеш. Әгәр дә бала 7 яшьтән өлкәнрәк икән, 15 көне тулысынча түләнә. Ялгыз ана елның теләсә кайсы вакытында 14 көнгә кадәр үз исәбенә отпуск алырга хокуклы.
Баласын ялгыз тәрбияләүче ана берничә очракта гына эшсез калырга мөмкин. Мәсәлән, хатын-кыз да, эшкә алучы да хәл итә алмаган мәсьәләләр барлыкка килүе (хатын-кызның сәламәтлеге какшау, оешманың ябылуы һ.б.) яисә хезмәт тәртибен күп тапкыр бозган очракта җитәкче аны эштән бушатырга хокуклы.


Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Торатауны саклап калдык
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Торатауны саклап калдык
Медицина халыкка якын булырга тиеш
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Медицина халыкка якын булырга тиеш
Подъездлар көлеп  торсын!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Подъездлар көлеп торсын!
Күңел кылларын  чиртеп
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Күңел кылларын чиртеп
Дорфаларга бездә  урын юк!
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Дорфаларга бездә урын юк!
Конституция –  Русиянең төп законы
Сегодня, 00:00 :: Календарьда бу көн
Конституция – Русиянең төп законы








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»