Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Каккалап – суккалап”... сәламәтләндерәләр!

“Каккалап – суккалап”... сәламәтләндерәләр!
17.04.2018 / Яңалыклар

“Каккалап – суккалап”... сәламәтләндерәләр!Уфада Башкортстан Республикасының VII медицина һәм СПА массажы чемпионаты үтте.

Үзенчәлекле бәйге “ВДНХ Экспо” күргәзмәләр комплексында “Башкортстанда сәламәтлек саклау атналыгы” III медицина форум-күргәзмәсе кысаларында үтте. Оештыручылар – Башкортстанның массаж ясаучылар ассоциациясе һәм Русиянең массаж ясау­чылар милли федерациясе.


Гадәттә, чемпионат дигәч, күз алдына спортчылар, халык тулы стадион килеп баса. Массаж ясаучылар чемпионатында спортчылар түгел, үз эшенең остасы булган табиблар, белгечләр көч сынашты. Аларны дәрәҗәле жюри әгъзалары Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Лира Гыйльметдинова, Русиянең массаж ясаучылар милли федерациясе әгъзасы Андрей Мочалов, Бөтендөнья “Гүзәллек һәм сәламәтлек” оешмасы президенты Григорий Коршак, Башкортстанның “Медицина хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү үзәге” укытучысы Полина Дорофеева һәм “Йоматау” шифаханәсенең массаж өлкәсендәге әйдәүче белгече Динар Мансуров бәһаләде.
– Быел бәйге җиденче тапкыр оештырыла, – дип, фикерләре белән уртаклашты Башкортстанның массаж ясаучылар ассоциациясе президенты Рөстәм Габдуллин. – Сайлап алу ярышында дәваханәләрдән, шифаханәләрдән, салоннардан 65 белгеч катнашты. Белгечләрнең теоретик белеме һәм классик массаждагы осталыгы сыналды. Шуларның 25е финалга үтте. Конкурста медицина белеме булганнар һәм СПА массажы осталары катнаша. Бәйгенең әһәмияте зур. Анда осталыгыңны сынарга һәм тәҗрибә тупларга мөмкин. Соңгы елларда массаж тәкъдим итүчеләр артты. Моңа карамастан, медицина белеме булган, ассоциациядә теркәлгән белгечләргә генә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Гомумән, бүген Башкортстанда рәсми рәвештә теркәлгән 2000 массаж ясаучы исәпләнә. Гамәлдә алар берничә тапкырга күбрәк.
Катнашучылар массажны 30 минутта ясап өлгәшергә, бөтен мөһим таләпләрне үтәргә тиеш иде. Төп шартларның берсе – белгечләрнең осталыкларын үз тәнендә тоючылар канәгать булырга тиешләр. Һәркем таләпләрне күздә тотарга тырышты.
– 27нче ел массаж ясыйм, – ди Бәләбәй районы үзәк дәваханәсе массаж ясаучысы Венера Низаева. – Бәйгедә беренче тапкыр катнашам һәм уңышка ирешергә өмет итәм.
“Медицина массажы” номинациясендә I дәрәҗә дипломга Таһир Нурмөхәммәтов (“Зеленая роща” шифаханәсе) лаек булды. Икенче-өченче урыннарны Владислав Гыйниятуллин (“Карагай” шифаханәсе) белән Светлана Галиәхмәтова (Югары Яркәй район үзәк дәваханәсе) бүлештеләр. “СПА массажы” номинациясендә Кристина Мөхәммәдиева (Клиника Giovane клиникасы) җиңүче дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарда – Айгөл Саликова (Шәхси эшкуар Р. Ф. Сәхиуллинның “Башкала мунчалары”) белән Люция Тигаева (Шәхси оста).
Җиңүчеләр, махсус номинацияләрдә җиңүчеләр кубоклар, дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Айдар ЗӘКИЕВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Вчера, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Вчера, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Вчера, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»