Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәгарифнең асылы үзгәрми

Мәгарифнең асылы үзгәрми
22.10.2014 / Яңалыклар

Мәгарифнең асылы үзгәрми“Учительская газета”ның беренче саны 1924 елның 3 октябрендә дөнья күргән. Бу гәзиткә 90 “яшь” булса, аның белән мин 60 ел бергә. Мин аны К. А. Тимирязев исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия институты студенты чакта укый башладым. Без, студентлар, гәзит аша алдынгы тәҗрибә белән таныша, илебез мәктәпләре тормышы турында белә идек.
Борай районының Чалкак урта мәктәбендә укытучы һәм директор (12 ел), Бөре дәүләт педагогия институты ректоры (26 ел), М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының укучыларны профильле укыту буенча фәнни-методика үзәге кафедрасы мөдире һәм җитәкчесе (25 ел) булып эшләгәндә дә мин бу гәзитне кулымнан төшермәдем. Бүген дә “Учительская газета” минем һәм коллегаларым өчен заманча педагогика дәреслеге булып тора.


Мәгарифнең асылы үзгәрмиБу гәзиткә 1924 елда Н. К. Крупс­каяның эшлекле катнашлыгында нигез салына. Ул, СССРның Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждениеләр хезмәт­кәрләре профсоюзының Үзәк комитеты органы буларак, Мәскәүдә нәшер ителә башлый. Гәзитнең беренче мөхәррире — язучы Сергей Ингулов (1893-1938). Арытаба ул “Новый мир” журналы мөхәррире, “Политбеседы”, “Политграмота” китаплары авторы, СССРның Әдәбият һәм нәшрият буенча баш ида­рәсе начальнигы булып эшли. Анда Совет дәүләтенең күренекле эшлек­леләре А. В. Луначарский, М. И. Калинин, А. С. Макаренко, В. А. Сухомлинский чыгышлары басыла.
Бөек Ватан сугышы вакытында гәзит ел дәвамында Кировта нәшер ителә. Гәзиткә язылудан кергән акчага “Халык укытучысы” танклар колоннасына акча җыела. Сугыштан соңгы елларда “Учительская газета” беренчеләрдән булып В. А. Сухомлинский язмасын бастыра.
Гәзит 70нче елларда атнасына өч тапкыр 1,5 миллион данә белән чыга. 1974 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.
1986 елның 19 октябрендә гәзиттә педагог-новаторлар төркеме, шулай ук, публицистлар С. Л. Соловейчик һәм В. Ф. Матвеевның “Хезмәттәшлек педагогикасы” дип аталган мәкаләсе дөнья күрә. Анда, авторитар педагогикадан баш тартып, мәктәпне демок­ратияләштерү һәм гуманлаштыру кирәклеге турында сүз бара. 1986 елның көзеннән 1998 ел ахырына кадәр гәзит совет мәгарифе системасын демократияләштерүчеләрнең трибунасына әверелә. Ул чордагы язмалар яңалык кертүче педагоглар һәм галимнәр (Ш. Амонашвили, В. Караковский, В. Шаталов, Э. Днепров), шулай ук, демократик карашлы журналистлар (С. Соловейчик, Т. Миледина, И. Ханхасаева) тарафыннан языла.
1989 елның 1 гыйнварыннан гәзит КПСС Үзәк Комитеты органы булып исәпләнә башлый. Бу хәл баш мөхәр­рирнең автоматик рәвештә алмашынуына китерә, В. Ф. Матвеев вазыйфасын Г. М. Селезневка тапшыралар. Ул килү белән редакция позициясе урта­ча карашлыга әверелә: дәүләт мәгариф структураларын, Педагогия фәннәре академиясен тәнкыйтьләү кими, педагог-новаторлар турында аз языла башлый. Тикшеренүчеләр бил­геләвенчә, гәзиткә Селезнев җитәк­челек итә башлагач, басмада торгынлык чоры башлана. Мәсәлән, Эдуард Днепров “Учительская газета” ачыктан-ачык артка чигенә башлады” дип язды. Шулай да, 1989 елда гәзит “СССР­ның ел укытучысы” дигән Бөтен­союз конкурсын үткәрү башлангычы белән чыга.
1991 елда ул бәйсез басмага әйләнә. 1992 елдан башлап, атна саен 24 битле гәзит булып чыга башлый. 2010 елда “Учительская газета” басма киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкә­сендә Русия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә лаек була.
Ул Русиянең ике мөһим педагогия конкурсын оештыручы булып тора — “Русиянең ел укытучысы” һәм “Русия­нең иң яхшы мәктәпләре”.
Гәзитнең беренче санында Халык мәгарифе комиссариаты җитәкчесе Анатолий Луначарскийның баш мәкалә­сендә укытучыларны даими рәвештә белемнәрен камилләштерергә, укучыларда үз дәресләренә кызыксыну уятырга чакыра. Бу сүзләр бүгенге яңа дәүләт стандартларыннан алынган кебек. Арытаба сүз укытучыларның көндәлек тормышы, аз хезмәт хакы, методик әдәбият җитмәве, бихисап отчет таләп итүләре, яңа уку планнары кертү турында бара.
Ул вакыттан соң 90 ел үткән. Сүзләр үзгәрсә дә, күп проблемалар шул килеш калды. Мәгариф системасы акрын үзгәрә, шул ук вакытта аеруча соңгы елларда даими үсешә. Надежда Крупская гәзитне, беренче чиратта, аны укучылар үзләре эшләргә тиеш дип белдерә. Аның фикере белән “Учительская газета”ның баш мөхәррире Петр Положевц та килешә. Без бүген дә бу кагыйдәгә таянып эш итәбез. Бездә искиткеч журналистлар эшли. Алар, башка басмаларда эшләүче коллегаларыннан аермалы буларак, мәгариф проблемаларын ныграк аңлый һәм бу турыда яхшырак яза. Мин моның белән горурланам. Безнең гәзит озак яшәячәк. Илдә укытучы һөнәре булганда, ул яшәячәк әле. Ә алар һәрвакыт булачак. Бәлки, аларның эшчәнлек төре, бурычлары үзгәрер, әмма укытучы һөнәренең асылы шул килеш калачак. Безнең гәзитнең җитештерү технологиясе, дизайны үзгәрергә мөмкин, әмма үз укучыларыбыз алдында без тугры калачакбыз. Без бергә булганда гына көчле. Барыбызны да гәзитнең 90 еллык юбилее белән котлыйм!






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»