Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Изге гамәлләр кылыйк!

23.02: Изге гамәлләр кылыйк!

Изге гамәлләр кылыйк! Төбәктә бу юнәлештә эшне киңрәк җәелдерү бурычы куелды.

Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында үткән утырышта узган елга йомгак ясалды һәм республикада волонтерлык хәрәкәтен үстерү турында сүз барды.


– 2018 ел Русиядә Волонтерлар елы дип игълан ителде. Якын кешегә ярдәм күрсәтү безнең халыкның мәдәниятендә бар. Волонтерлык хәрәкәте кече яшьтә­геләрдән алып өлкәннәргә кадәр җәлеп итә, миллионнан артык кеше бүген башкаларга ярдәм итү теләген төрлечә тормышка ашыра, – диде Русия Волонтерлык үзәге советы ассоциациясе рәис­тәше Артем Метелев.
Волонтерлык хәрәкәтен үстерү һәм камилләштерү Дәүләт дәрәҗә­сендә җәелде­релде. Әйтик, яңа проект­ларга ярдәм итү өчен грантлар артты. Әмма хәл итәсе мәсьәләләр дә бар әле.
– Бер-беребез белән партнерлык җепләрен ныгытуга да җитдирәк карарга кирәк, шунда гына эшебез күпкә нәтиҗәле булачак, – диде Артем Павлович. Ул шулай ук Башкортстан волонтерларының Русия күләмендә үткән чараларда актив катнашуын сызык өстенә алды.
– Былтыр бездә республика һәм ил күләмендә оештырылган 408 ярыш үтте. Анда 51236 кеше катнашты. Республиканың 7416 спорт­чысы, төрле ярышларда катнашып, 2583 медаль яулады, – диде чыгышында Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта.
Узган елда республикада оеш­тырылган иң чагу чараларның берсе – “Хоккей йолдызлары атнасы” кысаларында хоккей буенча бер­ничә дистә ярыш оештырылды. Футбол буенча үткән “FIFA-2018” дөнья чемпионаты кубогы туры да башка төбәк футбол яратучыларның игътибар үзәгендә булды. 7 көн Уфада дәвам иткән бу чараны 15 меңгә якын кеше карады. Чыннан да, спортның бу төренә халыкны күпләп җәлеп итү максатында оештырылган халыкара чаралар зур әһәмияткә ия. Шулай ук былтыр Уфада үткән бозда мотоциклда узышу ярышлары буенча Европа чемпионатында якташыбыз Николай Красни­ковның җиңү яулавы да республикада бу спорт төренең югары дәрәҗәдә үсешүен ассызыклый.
– Гомумән, башкортстанлы­лар­ның ил, халыкара ярышларда даими медальләр яулавы спортның нәтиҗәле үсешүен күрсә­тә, – диде Андрей Иванюта.
Халыкны спортка җәлеп итү чаралары да киң җәелдерелде. Былтыр, мәсәлән, спорт белән даими шөгыль­ләнүчеләр саны, 2016 ел белән чагыштырганда, 3,5 процентка арткан. Бу җәһәттән ил күләмендә җәел­дерелгән ГТО һәм “Сәламәт буын – көчле төбәк” проектын да игътибарга алу мотлак. Аның кысаларында былтыр, Балакатай районыннан тыш, респуб­ликаның һәр районы һәм шәһәре чыгыш ясады. Ул 3152 укучыны берләштерде.
Андрей Иванюта инвалидлар спортына игътибарны арттыру кирәклегенә аерым тукталды. Рес­публиканың бары тик Уфа, Стәрле­тамак, Салават шәһәрлә­рендә генә адаптив спорт буенча белгечләр барлыгын әйтте ул. Шаран, Чакмагыш, Күгәрчен, Кушна­ренко, Уфа һәм Стәрлетамак район­на­рында моңа бәйле хәл аеруча кискен кала. 2016 елда министрлык каршында республика адаптив спорт мәктәбе ачылды.
– Бүген республикада 200 волонтерлык башлангычы эшли. Февральдә волонтерлык үзәкләре ачыла. “Русия доброволецы-2017” конкурсында 4 якташыбыз лауреат исеменә лаек булды. 2014-17 елларда волонтерлык хәрәкәтен үстерү буенча Октябрь­ский, Стәр­летамак, Уфа, Нефте­кама, Мәләвез, Сибай, Туймазы, Яңавыл, Бөре, Бәләбәй, Благове­щен шәһәрлә­рендә аеруча зур эш башкарылды, – диде министр.
Утырыш ахырында Андрей Иванюта 2017 елда спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә югары уңыш­ларга ирешкән алдынгыларны бүләкләде һәм аларга яңадан-яңа уңышлар теләде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»