Шәбагышка Пушкин ничек "килгән"?
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шәбагышка Пушкин ничек "килгән"?

14.06: Шәбагышка Пушкин ничек "килгән"?

Шәбагышка Пушкин ничек "килгән"?Куергазы районының Шәбагыш урта гомуми белем бирү мәктәбе Пушкин музее белән Башкортстанда гына түгел, ил күләмендә дә данлыклы. Мәктәп алдында Александр Пушкинның буй үлчәме зурлыгында республикада бердәнбер һәйкәл дә урнашкан. Гадәттәгечә, июньнең тәүге атнасында — бөек урыс классигының туган көнендә — бу һәйкәл гөлләмәләргә күмелә. Пушкинның мәшһүр әсәрләре үрнәге, байтак документлар тупланган музей тагын да җанлана, үзенә тарта...

Шәбагышка Пушкин ничек "килгән"?Шәбагыш авылы янәшәсендәге саф сулы инеш буендагы калкулыкка салынган мәктәп. Барлык тирә-як әкияти матурлыгы белән еракта бер уч төбенә сыяр кебек. Тау битләвендә яшь агачлар шыбырдашуы да сихри моң булып яңгырый, күңелләрне әсир итә. Нәкъ Пушкин әсәрләрендәге яшьлек, мәхәббәт симфониясе бөек каләм иясенең кабатланмас поэмасындагы вакыйгаларны күз алдына китерә кебек. Болар һәммәсе дә — Шәбагыш мәктәбендәге Пушкин музеенда туган хисләр.
Киләсе елда Шәбагышта Пушкин музее оештырылуга 40 ел тула. Зур чарага мәктәптә генә түгел, район күләмендә дә әзерләнәләр. Шушы вакыт дәвамында биредә элекке СССРның барлык союздаш республикаларыннан да кунаклар, туристлар килгәне теркәлгән. Махсус альбомдагы мәгълүматларга караганда, Пушкин поэзиясен яратучы 200 меңнән күбрәк кеше биредә булулары хакында җылы тәэссоратларын калдырган. Мәктәп музее җитәкчесе Рәфыйк Әминев Пушкин эзләре буйлап Шәбагышка Германия, Корея, Болгария, Англия һәм Төркиядән дистәләрчә кунакның килүен горурланып сөйли.
— Пушкинның әдәби музее статусы рәсми рәвештә 1979 елда бирелде, — ди Рәфыйк Гыйбадрахман улы. — Аңа кадәр байтак экспонат тупланган иде. Хәзер биредә тарихи-мәдәни һәм матди кыйммәткә ия булган 40 мең чамасы экспонат җыелды. Музейны тулыландыруда педагоглар да, укучылар да бердәй тырышлык сала. Республика, ил күләмендә йөзләрчә шундый ук музей белән элемтә булдырылды. Ә Пушкин һәйкәле мондый зурлыкта башка бер җирдә дә юк. Аны безгә тугандаш республикада яшәүче мөселман кардәшебез үз көче белән эшләп бүләк итте.
Музейны зур шәһәрләрдәге башкалары, алардагы мәһабәт заллар белән чагыштырып булмый. Әмма экспонатларның төрлелеген һәм сирәк очраганлыгын исәпкә алганда, ихтимал, Шәбагыштагы музей өстенрәктер дә әле.
Төп экспонатлар арасында Александр Пушкин вафат булганнан соң алынган бит өслеге үрнәге түрдән урын алган. Аның кабереннән алып кайтылган туфрак та шунда ук. Анна Керн аллеясеннән җыеп алынган агач яфракларын да кадерләп саклыйлар. Русия һәм якын чит илләрдәге әйдәүче пушкинчы-галимнәрнең автографлары белән бүләк ителгән китаплар саны да 400гә якынлаша. Александр Пушкинның җиде буынга кадәр булган нәсел-ыруы, туганнарының фоторәсемнәре дә музейда аерым бер бүлек итеп урнаштырылган.
— Бездә дөнья һәм Русия халыкларының 92 телендә нәшер ителгән Пушкин әсәрләре, шагыйрьнең якын туганнарының хатларының күчермәләре дә кадерләп саклана, — ди мәктәп директоры Альбина Ишморатова. — “Пугачев бунты тарихы” китабы өчен материаллар туплаганда Пушкин архив документлары белән генә чикләнмәгән. 1833 елда ул Пугачев җитәкчелегендәге 1773-75 еллардагы Крестьяннар сугышы шаһитлары белән очраша, аларның истәлекләрен терки. Александр Сергеевичны, барыннан да бигрәк, азатлык көрәшендә башкортларның ничек катнашуы, аларның батырлыклары кызыксындыра. Әлеге Башкортстан биләмәләрендәге хәрби хәрәкәтләр турында бай мәгълүмат туплый ул. Александр Сергеевич тарихи әсәрендә Пугачевның көрәштәше — халкыбызның милли батыры, шагыйрь-бригадир Салават Юлаевның хәрби юлын зур төгәллек белән һәм дөрес итеп сурәтләүгә ирешкән. Мәктәп музеенда “Пугачев бунты тарихы” авторының кулъязмалары үрнәге, дистәләрчә кыйммәтле документ нөсхәсе кадерле ядкарь буларак саклана. Гомумән, Пушкин музее безнең горурлыгыбыз да, бәясез рухи хәзинәбез дә булып тора.
Шәбагыш музее Бөтенрусия пушкинчылар җәмгыятенең коллектив әгъзасы, Пушкин мирасын өйрәнүчеләрнең штаб-фатиры урнашкан Нью-Йорктагы халыкара җәмгыять әгъзасы да булып тора.
Русия Мәдәни фонды президенты Никита Михалков Шәбагыш мәктәбендәге Пушкин музее эшчәнлегенә зур бәя биргән. Русиядә Пушкин көне уңаеннан җибәрелгән котлау телеграммасында шундый юллар бар: “Шәбагыштагы музей эшчәнлеге нәтиҗәсендә Пушкин иҗаты аша мәктәп укучыларының берничә буыны яхшы тәрбия алды, Пушкин поэзиясе уяткан мәңгелек әхлакый кыйммәтләргә һәм изге хисләргә ия булды. Сезнең музей хаклы рәвештә Русиядә һәм чит илләрдә пушкинчылар мәктәбе үзәге һәм мәдәни тәрбия учагы буларак танылды...”

Олег Төхвәтуллин.
Куергазы районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Уфада - ярминкә!
Сегодня, 10:53 :: Яңалыклар
Уфада - ярминкә!
Яңа йолдыз кабына!
Сегодня, 10:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа йолдыз кабына!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»