Толстой да, Чехов та безнең кымызны яраткан!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Толстой да, Чехов та безнең кымызны яраткан!

14.06: Толстой да, Чехов та безнең кымызны яраткан!

Толстой да, Чехов та безнең кымызны яраткан!Башкортстан — кымыз җитештерүче һәм кымыз белән дәвалану төбәге. Бу шифалы эчемлек белән дан тоткан иң эре шифаханәләр, бихисап ял йортлары безнең республикада урнашкан. Кымыз — бия сөтен әчетеп ясалган продукт, аны әзерләү сере буыннан-буынга күчә. Кымызның ил буенча алынган төп күләме безнең республикада җитештерелә. Әлеге шифалы эчемлек белән дәвалау республикада фәнни нигездә алып барыла, “Шафран”, “Йоматау”, “Алкино”, ”Глуховский”, Чехов, Аксаков исемендәге һәм башка шифаханәләр елына меңләгән кешене кабул итә.

Кымыз башкорт халкында сусынны басучы эчемлек буларак киң тарала. Аның дәвалау көченә ия булуы турында беренчеләрдән булып Әбүгалисина хезмәтләрендә телгә алына, ул бәвел куыгында таш белән җәфаланган вәзирне кымыз белән дәвалап терелтә. Кымызның дәвалау көчен үзендә сынаган беренче табиб Хаберлейн була, ул 13 ел дәвамында бу эчемлекне кулланып, каты үпкә авыруын дәвалый. Аның хезмәте 1811 елда басылып чыга.
1876-90 елларда Самара-Ырынбур-Златоуст тимер юллары төзелгәннән соң, кымыз белән дәвалау көнчыгышка — Башкортстан далаларына үтеп керә. Биредә үсемлекләрнең төрлелеге һәм климатның йомшаграк булуы дәвалану өчен тагын да яхшырак шартлар тудыра. Республикада кымыз белән дәвалаучы беренче дәваханә 1890 елда С. Т. Аксаковның оныгы тарафыннан төзелә. 1892-1913 елларда Шафран станциясе янында кымыз белән дәвалану оештырылган уннан артык учреждение ачыла.
Беренче Бөтендөнья сугышы елларында кымыз белән дәвалану кими, авырып килүчеләр саны бермә-бер сирәгәя. Совет власте урнашуның беренче елларында В. И. Ленин “Гомумдәүләт дәрәҗә­сендә мөһим дәвалану урыннары турында” декретка кул куя. Курортлар сәламәтлек саклау система­сының дәүләт учреждениесенә әверелә. Документта Шафран кымыз белән дәвалану районы гомумдәүләт, санитар саклау территориясенә кертелә.
1920 елда кымыз шифаха­нәләре белән идарә итү өчен 4 кымыз районы оештырыла: Ырынбур, Яңа Үзән, Бузулук, Шафран. Шафран районына, шулай ук, Аксаков исемендәге, Андреевский (Чехов исемендәге), Урыс Швейцариясе (Глухов станциясе) шифаханәләре керә. 1923 елга курортлар эшенә социаль страховкалау чараларын җәлеп итү карар ителә, дәвалау һәм хуҗалык базалары киңәя, медицина хезмәте күрсәтү яхшыра. Шафран курортында Америка миссиясе юллавы буенча, аларның гражданнарын да дәвалый башлыйлар.
1930 елларда кымыз белән дәвалау буенча А. В. Сигрист, П. Ю. Берлин, Л. М. Модель, Н. К. Горев, Г. С. Инихов, М. Н. Карнаухов һәм башка белгечләрнең хез­мәтләре басыла. Коры бия сөтен­нән кымыз җитештерүдә беренче тәҗрибәләр үткәрелә. 1930 еллар ахырында кымыз белән дәвалау туберкулезга каршы көрәш чарасы буларак почетлы урын били.
Бөек Ватан сугышы елларында республикадагы кымыз шифаха­нәләре госпитальләргә әйләнде­релә. Кымыз эренле яраларны һәм каты җәрәхәтләрне, хәлсезлекне, озакка сузылган бизгәкне дәвалау­да һәм авыр операцияләрдән соң кулланылган. Яралыларны дәва­лаганда кымызның дәвалау көче аеруча нык сизелә. Кымызның организмга уңай йогынтысы — бия сөтенең химик составы уникаль булуда.
Соңгы елларда начар экология шартларында төрле авыруларны профилактикалау һәм дәвалауның фәнни нигезләнгән системасы булдырылган һәм, көчле биостимулятор буларак, кымызның файдасы исбатланган. Медицина алга китсә дә, кымызның бактерияләргә каршы тору һәм көч бирүче сыйфатлары үз бәясен югалтмый, ул даруларның йогынтысын көчәйтә, организмны тукландыра һәм ныгыта. Шуңа күрә республикада кымызны киң кулланучы ял йортлары һәм шифаханәләр елдан-ел күбәя бара.

Зөлфия КИЛМӘМӘТОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Усман исемле егет, кайда син?
Вчера, 18:19 :: Җәмгыять
Усман исемле егет, кайда син?
Вчера, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Вчера, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Вчера, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Вчера, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»