Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Иминлек — үсеш өчен мөһим шарт

Иминлек — үсеш өчен мөһим шарт
31.10.2015 / Җәмгыять

Иминлек — үсеш өчен мөһим шартКиләчәктә дәүләт карамагында булмаган хәвефсезлек оешмалары урамнарда тәртип саклауга да җәлеп ителәчәк.

Соңгы вакытта террорчылык дөньядагы имин тормышка яный. Гарәп илләрендәге хәл-вакыйгалар, Көнбатыш Европага качаклар агылуы күп кенә илләрне берләшергә, явызлыкка каршы уртак көч белән көрәшергә этәрде. Әлбәттә, урыннарда, ил төбәкләрендә дә иминлек мәсьәләсенә җитди игътибар бүлү мөһим. Уфаның “Шератон” кунакханәсендә дәвам итүче “Хәзерге заманда дәүләт карамагында булмаган хәвефсезлек оешмалары торышы һәм киләчәге” дигән II Халыкара конференциядә шул хакта да сүз барды. Чарада Русия төбәкләреннән, Казахстан Республикасыннан хәвефсезлек оешмалары вәкилләре, җитәкчеләр катнаша.


Конференция башланыр алдыннан анда катнашучыларга Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның сәламләве укып ишеттерелде.

— Мондый дәрәҗәле чара­ның Уфада үтүе очраклы түгел, — диде якташыбыз, Дәүләт думасының Халыкара эшләр буенча комитеты депутаты Әнвәр Мәхмүтов. — Уфа Русия, халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәрү урынына әверелде. Гомумән, һәр чара хәвефсезлек белән тыгыз бәйле. Чөнки хәвефсезлек дәрәҗәсе түбән булган төбәктә бизнес та үсешмәячәк, эшлекле активлык та сүлпән булачак. Шуңа күрә хәвефсезлек — бизнес, һәр­төрле юнәлешләрдәге хезмәт­тәшлек үсешсен өчен бик мөһим шарт. Конференциядә бизнес өлкә­сендәге хәвефсе­з­леккә аерым урын бирелә. Чарага үз эшенең осталары җыелды. Катнашу­чылар, тәҗ­рибә уртаклашып, кайбер мәсьәлә­ләрне хәл итү буенча фикер алышачак. Законнар чыгару, бизнес белән дәүләт арасындагы хезмәттәшлек буенча белгечләр дә чакырылды. Шуңа күрә конференция нәтиҗәле булачак.

Чыгыш ясаучылар моңа кадәр дә дәүләт карамагында булмаган хәвефсезлек оешма­ларының хокук саклауда әһәмияте зур булуын сызык өстенә алды. Сочи Олимпиадасы, Казан универсиадасы да алар ярдәменнән башка уз­маган. Бүген дә күп кенә спорт, төзелеш, социаль объ­ектлар шәхси сак предприятиеләре “калканы” астында. Террор­чылык колач җәяргә омтылган чорда җинаятьчелеккә каршы көрәшкә хәвефсезлек оешма­ларын да җәлеп итү мөһим. Беренче чиратта, патруль-пост хезмәтенә шәһәр урамнарында тәртип урнаштыруда ярдәм кулы сузу турында сүз бара. Сыйфат мәсьәләсенә дә игътибар артачак. Атап әйткәндә, мондый оешмаларга хезмәт­кәрләрне сайлап кына алачаклар.

Кунаклар фойеда оешты­рылган күргәзмәләр белән дә таныша алды.

Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, бүген Русиядә 23,5 мең сак оешмасы исәпләнә. Аларда 720 мең шәхси сакчы хезмәт сала. Сакланучы объектлар саны — 750 мең. Күренүенчә, дәүләт карамагында булмаган хәвефсезлек оешмалары имин тормыш сагында уяу тора. Дөньядагы хәл-шартлар алар алдында яңа бурычлар куя. Сак оеш­ма­ла­рының халык иминлеген тәэмин итүгә дә зур өлеш кертәчәгенә өмет зур.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Сегодня, 09:26 :: Җәмгыять
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Сегодня, 08:54 :: Кызыклы яңалыклар
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сегодня, 08:46 :: Милләт
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Сегодня, 08:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Кремль музейлары һәм Корал палатасы хазинәсе – Уфада
Сегодня, 08:13 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кремль музейлары һәм Корал палатасы хазинәсе – Уфада








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»