“Бөке”ләрдән туйсаң, вертолет ал!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Бөке”ләрдән туйсаң, вертолет ал!

25.02: “Бөке”ләрдән туйсаң, вертолет ал!

“Бөке”ләрдән туйсаң, вертолет ал!Кичә Уфаның ВДНХ-ЭКСПО комплексында “Промэкспо. Станоклар һәм инструмент. Эретеп ябыштыру” XVII махсуслаштырылган күргәзмә эш башлады.

Анда ил төбәкләреннән, Башкортстаннан 150дән артык компания катнаша. Күргәзмә ачылу тантанасына Башкортстан Республикасының Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Хәсәнов һәм башкалар килде.


– Бүген старт алган чара ил, төбәк икътисады өчен зур әһәмияткә ия, – диде Алексей Карпухин. – Предприятие вәкилләре, эшкуарлар, власть органнары иркен аралашып, килешүләр төзесен өчен тиешле шартлар тудырырга ты­рыш­тык. Бүгенге хәл-шартларда ил төбәкләре предприя­тие­ләренең тыгыз бәйләнештә торуы, хезмәттәшлек итүе аеруча мөһим. Күргәзмә өлешеннән тыш, форумның эшлекле программасы да бай һәм фәһемле булачак. Мөгаен, биредә катнашучылар, эшлекле партнерлар табып, яңа казанышларга ирешер.
Әйткәндәй, форум кыса­ларында “Үзгәреп торучы шартларда оборона-сәнәгать һәм машина төзелешен үстерү” дигән темага пленар утырыш үтә.

Күргәзмәдә, башлыча, гамәлдә сыналган экспонатлар тәкъдим ителә. Шуларның берсе – Күмертауда җыелган үтә җиңел “Р-33 РОТОРФЛАЙ” вертолеты.

– Әлегә бу вертолет нибары биш сәгать кенә очты, – диде очучы-сынаучы Юрий Бушуев. – Күпчелек җиһазлар Русиядә һәм Башкортстанда җитеш­терелгән. Әлегә “канатлы дустым” бары тик яхшы сыйфатлары белән генә сөендерә. Гомумән, сәгатенә 120-140 чакрым тизлектә оча ала. 60 литр ягулык сыешлы бак бертуктаусыз 3 сәгать очарга мөмкинлек бирә. Җиргә бер тапкыр да төшмичә 300 чакрым араны үтәргә була. Сәгатенә 18 литр ягулык сарыф ителә. Салонга йөзәр килограммлы ике кеше утырып, 50 килограмм йөк алып оча ала. Вертолетны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һәм башка тармакларда фай­даланырга мөмкин.

Күргәзмәдә игътибарны җәлеп итәрдәй башка экспонатлар да күп булды. Әйтик, Торак-коммуналь ху­җалык министрлыгына су өчен бурыч туплаучылар белән көрәшү ысулы тәкъдим ителде. “Терминатор” җиһазы, пластик торба аша төшеп, бурычлы фатир хуҗасының юынтык сулар аккан торбасының тишеген томалап куячак. Бу очракта инде бурычыңны түләргә мәҗбүр булачаксың. Ә дүрт тәгәрмәчле робот, эчтән кереп, суүткәргечләрнең төзеклеген тикшерергә сәләтле.

Арытаба форум эшен пленар өлеш дәвам итте.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Вчера, 15:05 :: Сәламәтлек саклау
Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 15:03 :: Мең дә бер киңәш
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 14:52 :: Көнүзәк
"Балаңны мәктәпкә әзерлә!"
Кыярлы лечо
Вчера, 14:05 :: Мең дә бер киңәш
Кыярлы лечо
Юл тулы... карбыз
Вчера, 13:59 :: Яңалыклар
Юл тулы... карбыз








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»