Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сез үрнәк күрсәтәсез!

Сез үрнәк күрсәтәсез!
08.10.2016 / Җәмгыять

Сез үрнәк күрсәтәсез!Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Рөстәм Зәки улы бүләк­ләнүчеләргә аларның фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, яшьләргә үрнәк булуларын ассызыклады.

— Мөһим казанышлар, күзгә күренерлек нәтиҗәләр бар. Тормышыбыз вакыйгаларга бай. Киләчәктә хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткеч­ләрен тагын да арттыру хакында уйланырга кирәк. Сез бу җәһәттән башкаларга үрнәк булып торасыз, — диде Рөстәм Зәки улы.

— Сез — мине, мин Сезне бүләклим, — диде Башкортстанның халык язучысы, публицист, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Ногман Мусин, республика җитәкчесеннән Халыклар дуслыгы орденын кабул итеп һәм аңа үзенең китапларын тапшырып. — Сезгә бик рәхмәтлемен. Авылыма юл салдырдыгыз. Клуб булмаганлыктан, моңа кадәр сәнгатьтән аерылып яшәгән авылым Сезнең ярдәм белән мәдәният йортлы булды. Халык өчен моннан да зуррак бүләк юк!

Моңа чаклы тамашачылар алкышласа, бүген Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры артистлары Гөлсинә Мәүлекәсова белән Илдар Маняповка тантанага җыелучылар һәм шатлыкларын ихлас уртаклашучылар кул чапты. Алар һәм Михаил Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт художество музееның директоры Айрат Терегулов Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

Тантанада, шулай ук, “Уфа мотор­лар төзү производство берләшмәсе” акционерлар җәмгыяте хезмәткәре Александр Воронцов “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнде. 15 кешегә — Башкортстанның Мактау грамотасы, 22 кешегә мактаулы исемнәр бирелде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»