Истәлекле бүләкләр үз геройларын тапты
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Истәлекле бүләкләр үз геройларын тапты

23.09: Истәлекле бүләкләр үз геройларын тапты

Истәлекле бүләкләр үз геройларын таптыӘфганстанда хәрби бәрелешләрдә катнашкан сиксәнгә якын кешегә медаль тапшырылды.

Республикада сугыш җиле кагылмаган гаилә бармы икән? Инде Бөек Ватан сугышы салган яраларга күңел берникадәр яраклаша да башлаган төсле иде, әмма Әфганстанда, Чечнядагы хәрби бәрелешләр шул яраларны тагын кузгатты. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына чирек гасыр үтсә дә, анда катнашучыларның кичергәннәре әле дә тетрәндерә. Шунысы куанычлы: бу геройларның исемен мәңгеләштерергә тырышабыз, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтканнарга төрлечә ярдәм, хөрмәт күрсәтелә.


Күптән түгел Уфаның 7нче мәктәбендә дә әфган сугышында катнашкан яугирләр белән берлектә тантаналы җыелыш үтте. Совет гаскәрләренең аннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылган бу чарада сиксәнгә якын кеше медальләр белән бүләкләнде.
— 1989 елның 15 февралендә соңгы солдат Әфганстан Республикасы территориясеннән чыгарылды. Бүген исә без бу солдатлар белән күрешеп, аралашып, аларга истәлекле бүләкләр тапшырабыз. Моңа охшаш чаралар яңа гына старт алса да, киләчәктә алар ешрак кабатланыр, дип уйлыйм, — диде Уфа шәһәренең Октябрь һәм Совет районнары хәрби комиссариаты җитәкчесе Сергей Сафронов.
мондый чараның нәкъ мәктәптә үткәрелүе очраклы түгел.
— Бүгенге укучылар киләчәктә Русия солдатлары, офицерлар, космонавтлар булачак. Шуңа да аларда Туган илгә мәхәббәт, аның язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү бик мөһим. Шушы изге хисләрне аларның күңеленә нәкъ без салырга тиеш. Алар, үз чиратында, бүген шушы залга җыелган якташларына тиңләшеп киләчәктә илнең лаеклы гражданнары булып үсеп җитсен иде, — диде Сергей Викторович.
Шушы ук фикерне мәктәп директоры Аида Нәбиуллина да дәвам итте.
— Чыннан да, хәрбиләр тормышын сайлаучылар аз. Ә бит күп вакыт нәкъ аларның көченә таянабыз. Безнең укучылар да киләчәктә илнең шундый хөрмәтле гражданнары булсын иде. Кулдан килгәнчә без, укытучылар да, моңа зур көч салабыз. Ветераннар белән очрашу, сугыш темасына кагылышлы төрле чаралар үткәрү шушы хакта сөйли. Укучылар андый чараларга зур җаваплылык белән карый һәм әзерләнә. Киләчәктә дә балаларыбыз илебезне яратсын, тынычлыкны сакласын иде, — диде ул.
Тантаналы чарадан соң бүләкләнүчеләр сыйныф сәгатьләрендә катнашты. Әфганстанда булган вакыйгалар, дуслары турындагы истәлекләр белән уртаклашу исә укучылар күңелендә кабатланмас тәэссоратлар калдыргандыр, дип ышанасы килә.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»