Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Һәр хезмәттә аларның күңел җылысы

Һәр хезмәттә аларның күңел җылысы
17.09.2009 / Җәмгыять

Китап чыгаруда әдәби мөхәррир хезмәтен кайбердә кендек әбисенә тиңлиләр. Бизәүче мөхәррир китапның “кием-күлмәген” кайгырта. Янә бу чылбырда мөһим буыннарның берсе бар — техник мөхәррир бүлеге. Аны, мөгаен, “матурлык салоны” дип атарга да буладыр, чөнки китапның “йөзе” — тышкы һәм эчке матурлыгы нәкъ шушы бүлектә хәл ителә.
Нәшер даирәсендә “сукыр текст” дигән сүз бәйләнеш бар. Хәрефләре ялкыткыч, күзне тартып тормаган текстка шулай диләр. Текст укымлы булсын өчен хәрефләрнең зурлыгы — шрифт, аларның язылу рәвеше — гарнитура ярашлы булырга, китап бите үзенә чакырып, укырга әйдәп торырга тиеш. Текстны “чырайлы” ясау — техник мөхәррирнең төп бурычы. Шушы бүлектә бизәлә китапның “йөзе” — тышлык, титул бите, форзацлар урнаштырыла, башлам һәм тәмамлау бизәкләре, сурәтләре тиешле биткә куела, кирәкле шрифт сайлана. Гомум алганда, булачак китапның тышкы кыяфәте, эчке күркәмлеге, дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирерлек итеп, алдан күзаллана. Әлбәттә, техник мөхәррир бу эшне китапның “кендек әбисе”, аның “директоры” — әдәби мөхәррир белән килешеп эшли.


Нәшриятның техник мөхәррирләр бүлегендә мин белә-белгәннән бирле төскә матур, ипле холыклы гүзәл затлар эшләде. Кыскачарак булса да аларның исем-шәрифләрен телгә алып китәсе килә.
Озак еллар бүлекнең җитәкчесе булган Наилә Җиһангир кызы Зарипова Архангель районының Озынлар авылыннан. Ниндидер мөһим вакыйгага тәгаенләнгән, яхшыртылган, җаваплы басмаларны, китап индустриясендә вакыйга булырдай альбомнарны техник бизәүне гел аңа ышанып тапшыра торган иделәр. Уфа полиграфия техникумын тәмамлап, соңрак “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә, Русия һәм республика Матбугат министрлыкларының Почет грамоталарына лаек булган Наилә Җиһангир кызының иң күренекле эшләренең берсе — “Коръән Кәрим”нең 1993 елгы беренче басмасы. Ул нәшерләүгә Уфада әзерләнеп, Мәскәүнең 2нче типографиясендә басылды. Башкортча, гарәпчә аять-сүрәләрдән һәм транскрипциядән торган изге басманың техник бизәлеш һәм макетлау эшләре, иң тәҗрибәле белгеч буларак, Наилә Зариповага йөкләтелде. Шул мәшәкатьләр белән ул ай чамасы Мәскәүдә командировкада булды. Башкала нәширләре, безгә мондый белдекле хезмәткәрләр бик кирәк, дип, Наиләне шунда эшкә калырга да үгетләп карый. “Чит җирдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул”, — дигәндәй, туган нәшриятына, дөнья көткән Уфасына хыянәт итә буламы соң ул?! Монда бит ул үзе дә абруйлы, ихтирамлы, бәһале. Зәвыклы, ыспай-килешле киенеп, үз бәясен белеп, хаклы ялга чыкканчы шунда хезмәт итте Наилә Җиһангир кызы, тагын да бик күп китапларны “кашлы-күзле” ясап, дөньяга чыгарды.
Нәшрият ветераны Гөлчирә Әгъзам кызы Янгуҗина Әлшәй районының Раевка поселогында туып үскән. Уфа полиграфия училищесын, Мәскәү полиграфия техникумын тәмамлаган кыз тәүдә типографиядә эшләп ала, аннан язмышын “Китап” нәшриятына бәйләп, монда 30 еллап хезмәт сала. Ул басмага әзерләгән китапларда, мөгаен, техник мөхәррирнең турыга яручан, күргәнен тел яшерми әйтеп бирүчән сабыйларча самими холкы сизелми калмагандыр.
2001 елдан алып бу бүлекне Зәйтүнә Галиулла кызы Чыңгызова җитәкли. Ул Кырмыскалы районының Мөкәй авылыннан. Бу вазыйфасына үрләтелгәнче 1979 елдан бирле техник мөхәррир булып эшләде. Нәшриятка ул полиграфия училищесын тәмамлап, бераз вакыт Уфаның 1нче типографиясендә тәҗрибә туплап алгач чакыртылган иде. Китап арты китап әзерли торгач, 30 ел гомер үткән дә киткән. Күпме тырышлык, фидакарьлек салынган бу хезмәттә үткән елларга! Шул арада белемен камилләштерергә дә форсат тапты ул — читтән торып Куйбышев полиграфия техникумын тәмамлады.
Зәйтүнә Галиулла кызы хакында нәшриятта күпләр холкы-фигыле, булмышы-табигате белән башкорт хатын-кызларына хас иң күркәм, иң гүзәл сыйфатларны туплаган, ди. Сабырлык, аз сүзлелек, уйчанлык, хезмәттәшләр белән ипле мөгамәлә, сөйкемле җитдилек... Әнә шундый ул безнең Зәйтүнә. Шулар өстенә, минемчә, аның холкында ир-егетләргә хас сыйфатлар да: куелган максатка омтылучанлык, үз дигәненә ирешә белү дә бар. Шуңа да ул әзерләгән басмалар нәкъ үзе ниятләгәнчә дөньяга чыга да, чөнки, кирәк икән, Зәйтүнә, артык каударланмый, тавыш-тын күтәрми, китапны якларга, аны курчаларга да көч таба.
Тырыш хезмәтенә хак бәя булып, Зәйтүнә Чыңгызова күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге Почет грамоталары белән бүләкләнде, шулар арасында иң югарысы — Русия Мәдәният һәм Матбугат министрлыкларының, Русия Федерациясе мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Почет грамотасы.
Надия Гыйндулла кызы Пятаева — бу бүлектә, гомумән, нәшриятта, иң озак эшләүчеләрнең берсе. “Кадровый хезмәткәр” диләр андыйлар турында. Ул Кушнаренко районының Рәсмәкәй авылыннан. Уфада полиграфистлар училищесын тәмамлаганнан бирле тик бер генә урында, бер үк вазыйфада — нәшриятта техник мөхәррир. 34 ел эшләү дәверендә әллә күпме әдәби китапларны, брошюра, плакат, буклетларны техник яктан басмага әзерләде ул. Шулай да иң күркәм килеп чыкканнары — дәреслекләр. Соңгы елларда Башкортстанның татар мәктәпләре өчен чыгарылган тел дәреслекләрен, уку кулланмаларын аеруча яратып әзерләде.
Әле кайчан гына өлкәнрәк коллегалары сүзенә колак салып, алардан үрнәк алырга тырышып йөргән, Уфада туып-үскән Венера Рәүф кызы Абдрахманованың нәшриятта эшләвенә дә дистә ярым ел булып киткән. Кушылган теләсә нинди басманы күңел җылысын салып, тыйнак иплелек белән эшли ул.
Техник мөхәррирләр бүлегендә иң яше — Хәйбулла районының Акъюл авылыннан Илгизә Шаһибал кызы Ишемгулова. Ул да, “матурлык салоны”нда моңача эшләгән һәм эшләүче апаларына охшап, басынкы, ипле, аз сүзле, эшсөяр булмакчы. Шулай булыр да, чөнки “Күп сүз китапка яхшы” дигән әйтемгә каршы, китап эшләү, “Китап”та эшләү күпсүзлелекне, бушсүзлелекне яратмый да, алай ярамый да. Хәер, чын китапны да, талантлы китапны да күп сүз түгел, ә төпле сүз, тәэсирле сүз, дәлилле сүз матурлый.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Үстерәбез, саклый белмибез
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үстерәбез, саклый белмибез
Хәвефсезлек системасы камилме?
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Хәвефсезлек системасы камилме?
Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!
Күперләр язмышы  хәл ителде
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Күперләр язмышы хәл ителде








Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»