Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Соңгы кыңгырауның моңлы чыңы зур тормышка бирсен фатыйха!

Соңгы кыңгырауның моңлы чыңы зур тормышка бирсен фатыйха!
25.05.2010 / Җәмгыять

Гомум педагогик стажы 38 ел тәшкил иткән Хәлим Гыйльванов өчен соңгы кыңгырау бәйрәме, дулкынландыргыч булуы белән бергә, берникадәр моңсу да. Туган авылы Күчәрбай мәктәбендә хезмәт чыныгуы алгач, 32 ел элек Кашкалаша мәктәбенә эшкә җибәрәләр аны. Сәләтле укытучы үзен оста оештыручы да итеп күрсәтә. Соңгы 22 елда директор вазыйфасында эшләп, мәктәпне районның иң алдынгы уку йортлары дәрәҗәсенә чыгаруы аңа абруй өстәде. Хәер, Кашкалаша авылы халкы өчен ул күптән үз кеше. Биредәге мәктәпне тәмамлаучылардан берничә буын — аның укучылары.
— Безнең мәктәп бай традицияләргә ия, шуңа да олы тормыш юлына аяк басканда туган мәктәбегезгә, укытучыларыгыз йөзенә кызыллык китермәссез. Башкортстанның лаеклы гражданнары булып җитешерсез дип ышанам, — диде Хәлим Хәниф улы үзенең тантанадагы тәбрикләү чыгышында.


Хәер, мәктәп җитәкчесенең юраганнары элек юш килеп торган. Былтыргы уку елында, мәсәлән, Кашкалаша мәктәбендә өлгергәнлек аттестатын дүрт укучы алса, шулардан икесе югары уку йортларына, икесе колледжларга укырга кергән. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары чагыштырмача, шактый ишле: барлыгы 118 бала укыган мәктәпнең унберенче һәм тугызынчы сыйныфларының һәрберсен унберәр укучы тәмамлый.
Унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Гөлсинә Хөсәенова һәр укучысының ният-уйларын яхшы белә.
— Соңгы вакытта шуңа игътибар итәм: һөнәр сайлаганда балалар карарны, иң беренче чиратта, үз көченә һәм мөмкинлекләренә ныклы ышанып кабул итә, — ди ул. — Сүз дә юк, әти-әниләре киңәшләренә дә колак салмыйлар түгел, әмма укучыдагы үзаллылык барыбер беренче урында тора. Безгә аларның ниятләренең тормышка ашасын телисе генә кала.
Ә Кашкалаша мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларының ниятләре изге. Альбина Мөэминова, мәсәлән, авиация техник университетына укырга кермәкче, Гүзәл Алмаева исә икътисадчы булырга хыяллана, Радмир Хөсәенов табиб һөнәрен сайларга уйлый.
Бу көнне мәктәп кыңгыравы алар өчен соңгы тапкыр шалтыраса да, чыгарылыш сыйныф укучыларын алда әле имтиханнар көтә. Мәктәп җитәкчесе билгеләвенчә, имтиханнар югары дәрәҗәдә үтсен өчен биредә бөтен шартлар тудырылачак. Шунысы куанычлы: мәктәпне тәмамлаучылардан быел ике укучы медальгә дәгъва итә. Ә бәйрәм тантанасында соңгы кыңгырауны шалтыраткан Динара Шәйхетдинова исә янә 7 яшьтәше белән быел беренче сыйныфка укырга төшәчәк.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хыяллар чынга аша!
Вчера, 19:24 :: Җәмгыять
Хыяллар чынга аша!
Хезмәт хаклары арткан
Вчера, 16:41 :: Көнүзәк
Хезмәт хаклары арткан
Карлар ява тын гына...
Вчера, 16:30 :: Көнүзәк
Карлар ява тын гына...




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»