Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Арслан Мөбәрәковның 100 еллыгына

21.06: Арслан Мөбәрәковның 100 еллыгына

20 июньдә Башкортстан Республикасы Президенты М. Г. Рәхимов милли театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән СССРның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Арслан Котлыәхмәт улы Мөбәрәковның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указга кул куйды.
Указ нигезендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Р. С. Сарбаев җитәкчелегендә Арслан Мөбәрәковның юбилеена әзерләнү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты составы расланды. Оештыру комитетына агымдагы елның 20 июленә кадәр Арслан Мөбәрәковның 100 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү буенча чаралар планын төзергә һәм расларга кушылды.


Указның үтәлешенә контрольлек итү Башкортстан Республикасы Президенты Хакимиятенә йөкләтелде.
Арслан Мөбәрәков — башкорт актеры, режиссеры, драматургы, 1908 елның 15 декабрендә хәзерге Белорет районының Ассы авылында туган, 1977 елның 5 маенда вафат булган. СССРның (1955) һәм РСФСРның (1949) халык артисты, РСФСРның (1944) һәм БАССРның (1935) атказанган артисты.
1934 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Арслан Мөбәрәков Башкорт академия драма театрында актер, режиссер, художество җитәкчесе һәм директор булып эшләде.
Арслан Мөбәрәков республика театрларының төрле сәхнәләрендә егермедән артык спектакль куйды. Алар арасында Н. Островскийның “Корыч ничек чыныкты”, Б. Бикбайның “Карлыгач”, В. Шкваркинның “Чит бала”,
М. Фәйзинең “Асылъяр”, Г. Әхмәтшинның “Тальян гармун”, Н. Нәҗминең “Язгы җыр”, М. Кәримнең “Ялгыз каен” әсәрләре бар.
Арслан Мөбәрәковның аеруча танылган актерлык эшләре драмаларда һәм кинофильмнарда, шул исәптән Степан Злобинның “Салават Юлаев” сценарие буенча режиссер Яков Протазанов төшергән кинофильмда Салават Юлаев роле белән бәйле.
Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1980), Ленин ордены (1949), Хезмәт Кызыл Байрагы (1955), “Почет билгесе” (1944) орденнары белән бүләкләнгән.
Сибай башкорт дәүләт драма театры Арслан Мөбәрәков исемен йөртә.






Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бузованың фанатлары телсез калган...
Сегодня, 17:32 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бузованың фанатлары телсез калган...
Сигез машинаның башына җиткән...
Сегодня, 16:49 :: Көнүзәк
Сигез машинаның башына җиткән...
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Сегодня, 16:32 :: Яңалыклар
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Эшегездә уңышлар телибез!
Сегодня, 15:14 :: Көнүзәк
Эшегездә уңышлар телибез!
Ике бертуган сугышкан
Сегодня, 14:23 :: Җәмгыять
Ике бертуган сугышкан
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш
Сегодня, 13:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»