Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Имин гаилә — ил терәге

16.04: Имин гаилә — ил терәге

Кызганычка каршы, кайбер авылларда мәдәният учреждениеләре сүнеп барган учакны хәтерләтә. Андагы хезмәткәрләр үз эшләренә сүлпән карый, чаралар да елына ике-өч тапкыр гына, алар да исем өчен генә оештырыла. Ә менә Стәрлебаш районының Бузат авылында мәдәният йорты гөрләп тора.
Район үзәгеннән 60 чакрым ераклыкта урнашкан бу татар авылында дүрт ансамбль уңышлы эшләп килә. Мәдәният йорты директоры Әнисә Сәфәргалиева әйтүенчә, аларда яше дә, карты да актив катнаша, район, төбәк, республика бәйгеләрендә җиңү яулый. Ике ел элек бу авылдан Аюкасовлар гаиләсе республикада уздырылган “Яшь гаилә” бәйгесендә икенче урын яулаган иде. Узган ел шундый ук район конкурсында Гөлназ һәм Илнур Гыйзетдиновлар Гран-прига лаек булдылар.



Илнур өздереп гармунда уйнаса, Гөлназ җыр-моңга гашыйк. Авылдашлары, якташлары аларның чыгышын һәрвакыт көтеп ала, көчле алкышларга күмә. Спектакльләрдә дә катнашырга яраталар.
— Бер сыйныфта белем алсак та, бер-беребез белән дусларча гына аралаша идек. Беркөнне шулай мәдәният йортында район күләмендә узачак фольклор бәйгесенә әзерләнеп йөргәндә арабызда мәхәббәт уты кабынды. Анда төрле рольләрне кабатлый-кабатлый чын-чыннан бер-беребезгә гашыйк булдык. Әлеге бәйгедә беренче урын да безнең ансамбльгә елмайды, — диләр Илнур белән Гөлназ.
Сигез ел элек гаилә корган Гыйзетдиновлар аларны сәхнә кавыштырганына сөенеп бетәлмиләр. Хәзер дә авылда уздырылган төрле мәдәни чараларда актив катнашалар. Гөлназ ун ел Бузат балалар бакчасына җитәкчелек итә, Илнур Миякә МТСының Стәрлебаш филиалында комбайнчы-оператор булып эшли. Күркәм гаиләдә уллары Илшат, кызлары Эльвина үсеп килә. Алар да, әти-әниләренә охшап, җыр-моң ярата.
Бузатлылар әйтүенчә, Гыйзетдиновлар авылда кул осталары буларак та билгеле. Гөлназ буш вакытларында шәл бәйли, чигү чигә, Илнур агачтан төрле әйберләр ясый. Кул эшләренә осталык аларга әти-әниләреннән килә икән.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Түбәтәй, калфаклар − ...җитәкчеләргә!
Сегодня, 09:41 :: Мәдәният һәм сәнгать
Түбәтәй, калфаклар − ...җитәкчеләргә!
Айдар Галимов - футболчы да!
Сегодня, 09:18 :: Спорт
Айдар Галимов - футболчы да!
Үзәктә - халык мәнфәгате
Сегодня, 09:02 :: Көнүзәк
Үзәктә - халык мәнфәгате
“Фольклориаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез!”
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Фольклориаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез!”
“Искра” яшәү  очкыны тарата
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
“Искра” яшәү очкыны тарата
Сыйфатлы һәм  заманча булачак!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сыйфатлы һәм заманча булачак!
Уфа – Ислам мәркәзе
Сегодня, 00:00 :: Иман
Уфа – Ислам мәркәзе








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»