Кыш бабайның капчыгында ниләр бар?
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кыш бабайның капчыгында ниләр бар?

30.12: Кыш бабайның капчыгында ниләр бар?

Кыш бабайның капчыгында ниләр бар?26 гыйнварда Башкортстан “Роснефть” нефть компаниясе ачык акционерлар җәмгыяте белән Хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документка республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм “Роснефть” нефть компаниясе җитәкчесе Игорь Сечин кул куйдылар. Килешү төбәкне комплекслы үстерүгә булышлык итүче сәнәгать, финанс, социаль программаларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Анда кабул ителгән карарларның социаль юнәлештә булуы сызык өстенә алына.

2017 елдан республикада беренче баласы туган яшь гаиләләр торак сатып алуга бер тапкыр бирелә торган социаль ярдәм ала башлады. Бу хакта 14 февральдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов муниципалитет башлыклары белән үткәргән демография мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдерде.

3 мартта Конгресс-холлда “Урындагы үзидарә органнарының гражданлык җәм­гыяте институтлары һәм халык белән урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә хезмәттәшлек буенча төп эшчәнлек юнәлешләре” темасына урындагы үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советы утырышы үтте. Аның эшендә Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм башкалар катнашты.

14 мартта Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә Русиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавровның Евразия гуманитар хезмәт­тәшлеге мәсьәләләре буенча илнең биш субъекты җитәкчеләре белән очрашуында катнашты. Анда шулай ук Алтай, Татарстан, Хакасия һәм Якутия башлыклары да булды. Очрашуда Евразиядә интеграциянең гуманитар аспектларын үстерүдә Русия төбәкләренең куәтен файдалану мөмкин­лекләре тикшерелде.

13 апрельдә республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов туры эфирда Башкортстан халкы белән аралашты. Бу сөйләшүне Башкортстан юлдаш телевидениесе, “Русия-Башкортостан”, “Вся Уфа”, “РБК-Уфа” каналлары күрсәтте, шулай ук аны “Спутник FM” һәм “Радио России-Башкортостан” радиоканаллары халыкка ишеттерде. Аралашу яңа форматта узды. Дүрт телеканал хәбәрчеләре белән беррәттән, студиягә төрле тармак хезмәткәрләре дә чакырыл­ган иде. Республика районнары һәм шәһәрләре халкыннан барлыгы 10 меңләп сорау кабул ителде.


11 июньдә Уфада “Русия – минем тарихым” паркы ачылды. ВДНХ ЭКСПОда үткән истәлекле чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Бөтенрусия һәм Мәскәү Патриархы викарие, епископ Тихон (Шевкунов), Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. Проект республика бюджеты, “Газпром” һәм аерым иганәчеләр бүлгән акча исәбенә башкарылган (300 миллион сум тотынылган). Башкортстан – ил башкаласыннан соң, мондый тарихи паркка ия беренче төбәк.
22-23 июньдә Башкортстанга Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев килде. Шулай ук, делегация составында Русиянең Кыргызстандагы Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Крутько да бар иде. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында эшлекле очрашу үткәрде.
6-7 июльдә Уфада беренче Русия-Иран социаль-мәдәни форумы үтте. Аның кысаларында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Иран президентының милли һәм дини мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Али Юнеси һәм Русиянең Мил­ләтләр эшләре буенча агентлык җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты. Форумда Иран Ислам Республикасының Русиядәге вәкаләтле вәкиле Мехди Санаи, туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, Русия Президенты Хакимияте, федераль һәм төбәк министрлыклары вәкил­ләре, Дәүләт думасы депутатлары катнашты.
30 августта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашты. Аны видеоконференция форматында Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.
10 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә — Русиядә төрле дәрәҗәдәге 6 меңләп сайлау кампаниясе узды. Илнең 16 төбәгендә – губернатор сайлаулары, Дәүләт думасына өстәмә ике депутат сайлау, 6 төбәк һәм 11 шәһәр парламентына сайлаулар үтте. Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көнендә урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайланды.
21-22 сентябрьдә Уфада БРИКС илләренең “Гражданнарны иҗтимагый инфраструктураны үстерүгә җәлеп итү” дигән темага үткән халыкара форумында, Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасыннан тыш, Аргентина, Португалия, Испаниядән әйдәүче халыкара экспертлар һәм проектларны оештыручылар катнашты. Вологда, Киров, Тверь, Ставрополь, Ырынбур, Ульяновск, Ярославль өлкәләре, Алтай, Красноярск, Пермь крайлары һәм Башкортстанның дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре Русиядәге инициативалы бюджетлау проектлары белән таныштырды. Халыкара форумның пленар утырышын Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов ачты һәм алып барды.
28-29 сентябрьдә Уфада ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең III кече бизнес форумы үтте. Чарада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Омск өлкәсе губернаторы Виктор Назаров, Русия Прези­дентының ШОС эшләре буенча махсус вәкиле Бәхтияр Хәкимов, ШОС һәм БРИКС илләре төбәклә­ренең рәсми делегация­ләре, якын һәм ерак чит илләр компанияләре, эксперт һәм бизнес-структуралар, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты.
7 октябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән Согуд Гарәбстаны короле Сәлмән бен Габделгазиз әл-Согуднең очрашуы үтте. Яклар ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләлә­рен, шулай ук төбәкара бәйләнеш­ләрне ныгыту мөмкинлекләрен тикшерде.
2 ноябрьдә Конгресс-холлда Башкортстан Башлыгы каршындагы милләтара татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга булышлык итү мәсьәләләре буенча Советның һәм Башкортстан Халыклары ассамблеясе советының берлектәге киңәйтелгән утырышы үтте. Чарада традицион дини конфессияләр җитәкчеләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, дәүләт власте, милли-мәдәни оешмалар, киң мәгълүмат чаралары вәкилләре, фән, мәгариф, спорт, мәдәният һәм сәнгать әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
9 ноябрьдә Рөстәм Хәмитов Чиләбе шәһәрендә үткән XIV Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәт­тәшлек форумында катнашты. Форумның пленар утырышын Русия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев ачты. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Русия субъектлары һәм Казахстан өлкәләре башлыклары, ике илнең эре бизнес вәкилләре катнашты. Чара кысаларында “Кеше капиталын үстерү” күргәзмәсе, Русия-Казахстан эшлекле советы утырышы, ике ил вузлары ректорлары форумы үтте. Дәүләтара, хөкүмәтара, төбәк һәм коммерция килешүләренә кул куелды.
30 ноябрьдә республика парламенты утырышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән чыгыш ясады. Башкортстан Башлыгы республика­ның социаль-икътисади торышын, социаль йөкләмәләрнең үтәлешен бәяләде.
Мәскәүдә узган “Русия транспорты” XI Халыкара форумында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә республика делегациясе катнашты. 6 декабрьдә форум кысаларында “Русия транспорты” дигән халыкара күргәзмә ачылды. Анда Башкортстан стенды да тәкъдим ителде. Шул ук көнне Мәскәүдә Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Яклар республиканың социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен тикшерде.
7 декабрьдә Уфада үткән Идел буе федераль округы субъект­ларының Закон чыгару (вәкиллек­ле) органнары Ассоциациясенең утырышында Русия Президенты­ның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, округ төбәкләре парламентлары рәисләре һәм вәкилләре катнашты.
21 декабрьдә Дәүләт җые­лышы-Корылтайның көзге сессия­сенең кырык сигезенче йомгаклау пленар утырышында чыгыш ясап, Рөстәм Хәмитов үтеп барган елга йомгак ясады һәм алдагы елга бурычлар билгеләде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»