Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Һәркем үз өлешен кертсен!

Һәркем үз өлешен кертсен!
26.01.2018 / Җәмгыять

Һәркем үз өлешен кертсен!Республиканың матур юбилеен каршыларга әзерләнәбез. Туган көнгә кем дә алдан йорт-курасын матурлый, тазарта. Төбәктә дә юбилей уңаеннан күп уңай үзгәрешләр, төзелешләр күзәтелә.

Аерым алганда, Уфаның былтыр 65 еллыгын билге­ләгән Орджоникидзе районы да күзгә күренеп матурлана. Күпкатлы йортлары чагу төс­ләр белән бизә­лә. Заманча торак йортлар төзелә, мәктәп­ләр, балалар бакчалары ачыла.
Әлеге вакытта районда ике зур спорт объектын төзү дә-вам итә. Алар — “Строитель” стадионы янында шорт-трек белән шөгыль­ләнү өчен ябулы боз шугалагы белән “Юрүзән” сәүдә үзәге артында “Атлантика” бассейны белән спорт зал­лары. 116нчы мәктәп тер­ри­тория­сендә резина белән капланган күпфункция­ле универсаль спорт мәйдан­чыгы төзелгән. 2016 елда Дан бульвары урамындагы 5нче йорт ихатасында хоккей тартмасы, 85нче мәк­тәп, “Нефтьче” стадионы тергезел­гән, яшьләр өчен Технопарк ачылган.
Шугалак районның ямь­ле бизәге булачак. Проект буен­ча, махсуслашкан спорт аренасының боз мәйдан­чы-гы һәм 2 мең тамашачыга исәп­ләнгән трибуналар, киенү-чишенү, административ-көн­күреш, ярдәмче һәм техник бүлмә­ләр, гардероблар, вестибюль булачак. Физкультура-савыктыру комп­лексы бинасында 16х25 һәм 6х12 метр зурлыгындагы ике бассейн, коры йөзү залы, сауна, буфет, спорт залы, 152 квадрат метр зурлыктагы ике универсаль зал булачак.
— Республиканың туган көне җитү сизелә! — ди районда дистәләгән еллар гомер кичерүче Сания Зарипова. — Әмма халыкка шуны әйтәсе килә: кушыл­ганны көтеп ятмасыннар иде. Туган төбәге­безне матурлауга, аны үсте­рүгә һәр­кем үз өлешен кертә ала. Тәртип булдыруны һәр ке­ше үзеннән башларга тиеш.
Әйткәндәй, Уфаның Орджоникидзе районында соңгы исәп алу мәгълүмат­лары буенча 172 меңгә якын кеше яши. Аларның һәркайсы Сания апа кебек фикер йөртсә, тормышыбыз тагын да ямь­лерәк булачак!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бәйгедә дуслык җиңде!
Вчера, 21:38 :: Спорт
Бәйгедә дуслык җиңде!
Көтелмәгән форматтагы Юллама
Вчера, 20:14 :: Сәясәт
Көтелмәгән форматтагы Юллама
Укырга да, яшәргә дә кирәк
Вчера, 19:54 :: Көнүзәк
Укырга да, яшәргә дә кирәк
Филүс Каһиров әтисе белән аралашмый, ди, имеш...
Вчера, 19:20 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров әтисе белән аралашмый, ди, имеш...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

146 (25300) от 18 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»