Яшь, егәрле, максатчан
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яшь, егәрле, максатчан

01.06: Яшь, егәрле, максатчан

Яшь, егәрле, максатчанӘлфия Әсләмова — Борай районында иң яшь укытучыларның берсе. Яшь булса да, һөнәрендә бихисап күркәм уңышларга ирешеп өлгергән ул. Җиңүләренең иң чагуы дип Әлфия Ринат кызы “Ел укытучысы-2018” республика бәйгесендә лауреат исемен яулавын билгели.

– Тамырларым Борай районының Мулла авылыннан, – дип бәян итте Әлфия Ринат кызы. – Әтием, әнием, картәнием дә һөнәрләре буенча укытучы. Кеч­кенәдән күңелемдә бу изге һәм мәртәбәле эшкә мәхәббәт уятканнары өчен мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Ни дисәң дә, гомерлек һөнәреңне дөрес сайлау – үзе үк бәхетнең яртысыдыр.
Әлфия Борай районының 1нче мәктә­бен тик яхшы билгеләргә генә тәмамлый, Башкортстан дәүләт универ­ситетының Бөре филиалына филология факультетына укырга керә. 2013 елда диплом алып, туган районына эшкә кайта, Борайның 2нче гимназия­сендә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Мөлаем, кечелекле, ярдәмчел кыз хез­мәттәшләре арасында тиз арада абруй казана, укучылары да яшь, инициативалы укытучыны үз итә.
Әлфия Ринат кызы белемен камил­ләштерү өстендә һәрдаим эшли, төрле һөнәри бәйгеләрдә дә актив катнаша. Мисал өчен, 2016 елда “Яшь педагог” республика бәй­гесен­дә ул Баш­кортстанның иң яхшы 20 укытучысы исемлегенә керүгә ирешә. Аның укучылары район олимпиадаларында призлы урыннар яулый. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты тарафыннан оештырылган “Буыннар сабагы” фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясый.
– “Ел укытучысы-2018” республика бәйгесе күңелемдә җуелмас якты тәэссоратлар калдырды, – ди Әлфия. – Әлеге конкурста төрле районнардан 14 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Мин дә көчемне сынап карарга җөрьәт иттем. Бәйгенең беренче туры читтән торып үткәрелде: безнең Интернеттагы сайтларыбыз, аның аша укучыларыбыз белән эшләү алымнарыбыз тикшерелде. Икенче турда республикабыз башкаласының 84нче һәм 65нче татар гимна­зияләрендә ачык дәресләр бирдек. Миңа 65нче гимназиянең 5нче сыйныф укучылары белән эшләргә туры килде. Бик дулкынландым, әмма сыйныф бүлмәсенә килеп кергәч һәм укучыларның ягымлы карашлары белән очрашкач та бөтен дулкынлануым кул белән сыпырып алгандай булды. Дәрес уңышлы үтте. Миңа “Роберт Миңнуллин – балалар шагыйре” дигән тема туры килде. Үземнең яраткан шагыйрем хакында кинәнеп бәян иттем, әлбәттә. Дәрес вакытында Роберт абый белән элемтәгә чыгуым, аның балаларга ихлас сәламнәрен, матур теләкләрен җиткерүе чыгышыма үзе бер ямь өстәде.
Арытаба бәйге кысаларында “Укытучы – укучы – гаилә” темасына эссе яздык. Татар теле һәм әдәбиятын укытканда укучыларга дистанцион ярдәм күрсәтү темасына мастер-класс якладым.
Өч тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән бәйгечеләр “Белем бирү проекты” дип аталган дүртенче турга аяк басты. Хөкемдарлар безнең коллективта эшләү осталыгыбызны бәяләде. Төркемнәргә бүленеп, укыту проектлары әзерләдек.
“Киләчәк мәктәбе – проектлар мәктәбе” дип аталган “түгәрәк өстәл” артында мә­гариф министры урынбасары Альмира Ганиева белән берлектә укыту мәсьәлә­ләре хакында фикер алышу да бик әһәмиятле булды.
Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Эшемдә дә, гаиләмдә дә бәхетлемен. Гомер юлдашым Ришат белән безне һөнәр, дөньяви карашларыбызның уртаклыгы, изге омтылышлар берләштерә.
Әлфия Ринат кызының тормыш юлдашы Ришат Назыйф улы да укытучы. Ул шушы ук гимназиядә балаларга башкорт теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Ришат Назыйф улы дин тәгълиматын да җентекле өйрәнгән, Мәккә шәһә­рендә укып кайткан. Бүген мөгал­лимлек эше белән бергә Борай районының “Кызыл мәчете” имам-хатыйбы вазыйфасын да башкара. Әлфия Ринат кызы да Ислам кануннарына таянып яши, догалар өйрәнә.
– Иман – бәхетнең башы, – ди Әлфия. – Коръән адәм баласын яхшылыкка гына өнди. Дингә карата кызыксыну әти-әниемнән бирелде.
Менә шулай хезмәтеннән, тормышыннан ямь табып гомер кичерә Әсләмовлар. Укучылары җанында туган телгә, туган якка сөю, изгелек тәрбияләүне якты максатлары дип саный алар. Ә Әлфия Ринат кызы янә һөнәри бәйгегә әзерләнә. Анда да аны уңышлар көтүен телибез!
Шул ук вакытта
Борай районы мәгариф бүлеге методисты Рәмилә Солтанова билгеләвенчә, бүген район мәк­тәпләрендә 2298 бала белем ала, аларның 907се татар телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Башкорт, урыс, удмурт һәм башка милләт балалары өчен дә үз туган тел­ләрен өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Каенлык авылы мәктәбе­нең 10нчы сыйныф укучысы Луиза Мөфтиева (укытучысы — Зөл­фирә Шакирова), республикабызда үткә­релгән татар теле һәм әдә­бияты олимпиадасында җиңү яулап, Татарстанда оештырылган олимпиадага бару бәхетенә иреш­кән. Анда да ул беренче урынны беркемгә дә бир­мәгән.

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Уфада - ярминкә!
Сегодня, 10:53 :: Яңалыклар
Уфада - ярминкә!
Яңа йолдыз кабына!
Сегодня, 10:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа йолдыз кабына!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»