Туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты

04.06: Туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклаштыЧакмагыш районы Тайняш авылы мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте.

Мәктәпләрдә туган тел укытуны саклап калу, халкыбызның олы мирасын киләсе буынга җиткерү мәсьәләсе, әхлак-әдәп күренешләре бик уйландырган чорда укытучыларның бергә җыелып фикерләшүе бик әһәмиятле. Укытучылар иң элек заман таләпләренә җавап бирә торган, методик яктан да, тәрбияви яктан яхшы уйланылган дәрес карады. Республика күләмендә үткәрелгән “Ел укытучысы” конкурсларында берничә тапкыр катнашып, осталыгын, белемен күтәргән, 30 еллык эш тәҗрибәсе булган укытучы Любовь Сөләйманованың әйтер сүзләре дә, күрсәтер эшләре дә җитәрлек.

Туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты


“Герой” колхозын берләштергән өч авыл халкыбызга дүрт язучы, бер Советлар Союзы Герое, тыныч көннәрдә хәрби хезмәт вакытында су асты көймәсендә янгында иптәшләрен коткаруда күрсәткән фидакарьлеге өчен Вьетнам Республикасы Халык Герое исеменә лаек булган батырны биргән төбәк ул. Мәктәп музеенда укучылар шулар хакында эчтәлекле итеп сөйләп, килгән кунакларны сәламләде. Шулай ук укучылар күп тармакларда намус белән эшләгән шәхесләр, укытучылар, үткән гасырның 60нчы елларындагы йорт кирәк-яраклары, солдат хатлары турында һәм башка истәлекләр белән таныштырды.

“Балачак иленә сәяхәт” музыкаль композициясендә укучылар яраткан язучыларыбыз-шагыйрьләребезнең – Г. Тукай, А. Алиш, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин шигырьләрен, җырларын башкарып, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтте.

Туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты


Семинар-киңәшмәнең икенче өлеше дә җанлы булды. Тәкъдим ителгән дәрес белән кичәнең уңай, фәһемле якларын барлаганнан соң, Балтач урта мәктәбе укытучысы Айгөл Деникаева осталык дәресе күрсәтте.

Укытучыларның эшен активлаштыру, алда торган имтиханнарны оештыру, аттестация мәсьәләләре дә каралды.
Район мәгариф бүлегенең ана телләрен укытуны оештыручы методисты Халидә Вәлиева Имәнлекул, Иске Калмаш, Үрнәк авыллары мәктәпләренең районда гына түгел, республика күләмендә дә уңышларга ирешкән укучылары булуын атап китте.

Туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты


Район укытучылары алдында зур бурычлар тора: ата-аналар белән эшләү, балага белем-тәрбия бирү, ана теленең ролен аңлату, һәр чарада актив булу, заман таләпләрен өйрәнү, киләчәк өчен әхлаклы балалар тәрбияләү. Үз телен, халкының үткәнен белгән кеше генә башкаларны хөрмәт итә, шундыйлар гына ныклы, бәхетле гаилә кора. Гаиләләр нык булган дәүләтебез генә көчле булачак.
Гөлүзә Гаскәрова.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Уфада - ярминкә!
Сегодня, 10:53 :: Яңалыклар
Уфада - ярминкә!
Яңа йолдыз кабына!
Сегодня, 10:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа йолдыз кабына!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»