Әгәр имтиханга соңга калсаң...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әгәр имтиханга соңга калсаң...

14.06: Әгәр имтиханга соңга калсаң...

Әгәр имтиханга  соңга калсаң...Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тынгысыз да, бик мөһим дә чор дәвам итә.

Бу көннәрдә имтихан тапшыручы кызларны һәм егетләрне, бигрәк тә, аларның әти-әниләрен борчыган сораулар байтак. Русиянең Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов белән кайнар элемтә вакытында БДИга кагылышлы мөһим сораулар яңгырады.


— Әгәр укучы БДИны тиешле балларга тапшыра алмаса, балларны яхшырту өчен аны тагын бирә аламы?
— БДИда мәҗбүри фәннәр буенча, ягъни математиканың база дәрәҗәсе һәм урыс теленнән тиешле баллар җыя алмаган очракта, имтиханны быел тагын бер тапкыр резерв көннәрдә тапшырырга мөмкин. Әгәр анда да уңышлы чыкмаса, сентябрьдә янә үзеңне сынап карарга була.
Сайлаган фәннәр буенча имтиханны кабаттан бер елдан соң гына тапшырырга мөмкин.

— БДИ баллары аттестаттагы билгегә йогынты ясаячакмы?
— БДИ нәтиҗәләре аттестаттагы билгегә йогынты ясамый. Тик мәҗбүри фәннәрдән — математика белән урыс теленнән — минималь балл җыя алмаган укучы аттестат алалмаячак. Ә менә 9нчы сыйныфта Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре аттестатка йогынты ясый.

— 9нчы сыйныфлар имтихан нәтиҗәләрен кайда һәм кайчан белә ала?
— Имтихан нәтиҗәләрен укучылар үзләре укыган мәктәптә белә ала. Имтихан эшләрен эшкәртү һәм тикшерү вакыты ун эш көненнән артмый.

— Әгәр укучы имтиханга соңга калса яки паспортын онытса, аны БДИга кертәләрме?
— Әгәр укучы соңга кала икән, аны БДИ тапшырырга кертәләр, тик аның өчен имтихан вакыты озайтылмый һәм яңадан инструктажны беркем дә үткәрми. Нинди дә булса сәбәп белән паспортсыз килгән чыгарылыш сыйныф укучысын, ул укыган мәктәптән килгән укытучы язма рәвештә аның кем булуын раслагач кына, БДИ тапшыру пунктына кертәләр. Алдагы елларда мәктәпне тәмамлаучылар паспортсыз керә алмаячак.

— Нинди очракларда укучыны БДИ тапшырырга кертмәячәкләр?
— Йомгаклау иншасыннан “зачет” алалмаган укучыны БДИга кертмиләр. Тагын бер таләп: БДИ тапшыруга уку планын тулысынча үтәгән һәм һәр елны барлык фәннәрдән дә билгеләре “3”ледән ким булмаган укучылар гына керә ала.

— Имтихан ахырында БДИ тапшыручыда телефон барлыгын белсәләр, аны имтиханнан чыгарып җибәрәләрме?
— БДИ тапшыру пунктына телефон алып керү катгый тыела. Бу таләпне бозган очракта укучыны имтиханнан чыгарып җибәрәләр, ә аның эше юкка чыгарыла. Телефонның барлыгы кайчан ачыклануы мөһим түгел.

— Әгәр укучы БДИда алган баллары белән риза түгел икән, нәтиҗә-ләрне кире карату өчен ул ни эшләргә тиеш?
— Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң, ике эш көне эчен-дә, куелган баллар белән килешмәү турында апелляциягә бирергә кирәк. Чыгарылыш сыйныф укучысы апелляцияне мәктәптә яисә конфликт комиссиясенә бирә. Шунысы да бар: апелляциядә балларны күтәрергә дә, төшерергә дә мөмкиннәр.

— БДИ нәтиҗәләре күпме вакыт эчендә үз көчендә булачак?
— БДИ нәтиҗәләре биш ел көчендә була — аны тапшырган һәм тагын дүрт ел эчендә.

— Интернетта БДИны “сатып алу” тәкъдим-нәре бар, тестларның барлык вариантларына да әзер җаваплар алып була, имеш. Мондый хәлнең булуы мөмкинме?
— БДИның барлык этапларында да мәгълүмати хәвефсезлек чаралары имтихан материалларының һәм дөрес җавапларның читкә таралуына мөмкинлек калдырмый. Интернет челтәрләрендә барлыкка килгән биремнәр һәм “дөрес” җаваплар — алар бары тик кеше алдау. “Дөрес” җавапларны сату тәкъдимнәре — мошенниклар эше. Хәзер яңа технологияләр кеше йогынтысына юл калдырмый. Шулай ук, БДИда катнашучылар өчен өстәмә бланклар проблемасы да артта кала, БДИны тикшерү вакыты да кыскара. Узган елда барлык эшләр дә 14 көндә түгел, 10 көндә тикшерелде.

— Югары уку йортлары БДИ сертификаты таләп итсә, аны каян алырга була?
— Сертификатлар күптән көченнән чыкты. БДИда бернинди дә кәгазь танытмалар юк. Әгәр югары уку йорты сертификат таләп итсә, күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең “кайнар линия”сенә шалтыратыгыз. Бу мәсьәләне хәл итәрләр.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Уфада - ярминкә!
Сегодня, 10:53 :: Яңалыклар
Уфада - ярминкә!
Яңа йолдыз кабына!
Сегодня, 10:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа йолдыз кабына!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»