Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тел гыйлеменең олы казанышы

Тел гыйлеменең олы казанышы
16.12.2015 / Мәгариф

Тел гыйлеменең олы казанышыМ. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында 12 декабрьдә якташыбыз, филология фәннәре докторы Рифкать Әхмәтьянов тарафыннан чыгарылган икетомлык “Татар теленең этимологик сүзлеге”н тәкъдим итү чарасы үтте. Ул Башкортстанның “Берлек” төбәк мәдәни-мәгърифәтчелек оешмасы, М. Акмулла исемендәге БДПУ һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты тарафыннан оештырылды. Гыйльми җыенга, республика галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләреннән тыш, Казаннан һәм Казахстанның Караганда университетыннан күпсанлы тел белгечләре дә килгән иде.


Чарада чыгыш ясаучылар Рифкать Газизҗан улының тел гыйлемендә генә түгел, гомум татар фәне өчен дә искиткеч зур әһәмияткә ия эш башкарып чыгуын билгеләде. Теге яки бу сүзнең килеп чыгышы автор тарафыннан төрле төбәкләргә таралган татар диалектлары, төрки телләр, мифология, фольклор, әдәбият, фәлсәфә, тарих материалларына таянып аңлатыла, ягъни хезмәттә комплекслы караш өстенлек итә.

Рифкать Әхмәтьянов – Башкортстан татар тел гыйлеменә дә зур өлеш керткән шәхес. Ул 1933 елда Башкорт­станның Иглин районы Турбаслы-Юрмаш авылында дөньяга килеп, Таҗикстанда урта белем алганнан соң Башкортстан дәүләт университетының филология факультетындагы татар-урыс бүлеген тәмамлый. Берникадәр Туймазы районының Туктагул урта мәктәбендә укыткач, 1963 елда Казанга күченеп, Татарстан Фәннәр акаде­миясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә урнаша. 1970 елда – “Татар теле лексикасының этимологик нигез­ләре”дигән кандидатлык диссертациясен, 1990 елда “Идел-Урал тел берлегендә татар теле” дип аталган докторлык хезмәтен яклый. Соңрак кабат Башкортстанга кайтып, 1995-1997 елларда – Стәрлетамак, 1997-2010 елларда Бөре дәүләт педагогия университетында профессорлык итә, биредә татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү эшенә нигез сала. Бүген ул – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инсти­тутының әйдәүче фәнни хез­мәткәре. Ун монографиясе, 300дән артык гыйльми мәкаләсе дөнья күргән. “Татар теленең этимологик сүзлеге” икетомлыгы аның гомерлек хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Ул Башкорт­станның “Берлек” оешмасы җитәк­челәренең матди ярдәме белән нәшер ителгән.

Әлеге хезмәтнең гыйльми әһәмияте турында Казахстанның Караганда университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Шекен Җандустан да төгәлрәк әйтеп булмый. “Берен­чедән, ул татар халкының Русиядәге милли үзенчәлеген, менталитетын саклап калу өчен кирәк. Икенчедән, ул интеграция, глобальләшү дәверендә телләребезнең юкка чыкмавына ярдәм итә. Өченчедән, татар теленең төрки халыклар арасында уртак һәм үзгә сыйфатларын аеру өчен кыйммәтле чыганак. Дүртенчедән, яшь буынга телне белү һәм кадерләү өчен кыйммәте гаять зур”, – диде ул.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»