“Без бар!”
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Без бар!”

29.12: “Без бар!”

“Без бар!”Уфаның 13нче коррекцион интернат-мәктәбендә Республика дистанцион белем бирү үзәге эшли.

Инвалид балаларның асылын бик сирәкләр, аларның проблемасы белән күзгә-күз очрашканнар гына белә.


Уфа шәһәренең 13нче коррекцион интернат-мәктәбе 1980 елда булдырылган. Анда мөм­кинлекләре чикле — церебраль паралич, хәрәкәт итү аппара­тын­да тайпылышлар булган балалар тәрбия­ләнә. Интернат-мәктәптә балаларның сәламәт­леген ны­гыту өчен уңайлы шартлар тудырылган.

“Мәгариф” өстенлекле го­мумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәп базасында 5 ел Республика дистанцион белем бирү үзәге эшләп килә. Ул 554 балага өйдән чыкмыйча уку мөмкинлеге бирә. Үзәкнең Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак, Туймазы, Сибай, Белорет шәһәрләрендә, Мәсә­гуть авылында урнашкан бүлек­чәләрендә 800дән артык педагог эшли. Шуларның берсе — Светлана Соловьянук — дистанцион үзәкнең беренче укытучылары исәбендә.

— Чынлап та, башта авыр булды, — ди ул. — Кызгануны басып, үзеңне кулга алырга кирәк. Чөнки экранның икенче ягында — һәр көнен урында ятып үткәрүче генә түгел, башка барлык балалар кебек үк, балачак илендә яшәүче, хыялланучы, өмет­ләнүче, кызыксынучы гади бала!

Биредә укучылар күпсанлы конкурсларда, олимпиада һәм ярышларда катнаша, төрле түгәрәк һәм секцияләрдә (фехтование, коляскада бию, теннис, иппотерапия һәм башкалар) шөгыль­ләнә. Быелдан учреждение “Сәламәт буын — сәламәт төбәк” ведомствоара төбәк программасына кергән.

Шушы көннәрдә Уфа сәнгать училищесының концерт залында “Без бар!” дигән тантаналы чара узды. Ул 13нче интернат-мәктәпнең — 35, Республика дистанцион укыту үзәгенең 5 еллыгына, шулай ук Халыкара инва­лидлар көненә багышланды.

Педагогларны һәм балаларны юбилей белән зур кунаклар — дәүләт эшлеклеләре, Мәгариф, Яшьләр сәясәте һәм спорт, Мәдәният, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары, хәйрия фондлары, башка җәмәгать оешмалары вәкилләре тәбрикләде. Сәхнәдә котлаучылар — Уфа сәнгать училищесы студент­ларының кыллы симфоник оркестры, Уфаның 63нче коррекцион интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, үрнәкле “Фэнтэзи” заманча һәм эстрада биюләре студиясе (җитәкчесе — Эльвира Черепанова), “Step+” үрнәкле бал биюләре ансамбле (җитәкчесе — Альбина Меркурьева), “Серпантин” үрнәкле балалар хореография студиясе (җитәкчесе — Ирина Васягина) һәм башкалар белән беррәттән 13нче интернат-мәктәп укучылары да чыгыш ясады — җырлады, биеде. Хәрәкәт итүдә тайпылышлары булган балалар өчен бию җиңел түгел. Зур хезмәт һәм ихтыяр көче белән бәйле булганга, ул алар өчен батырлыкка тиң. Лаеклы педагогларга “Башкортстанның мәгариф отличнигы” билгесе, Мәгариф ми­нистрлыгының мактау грамоталары тапшырылды. 13нче интернат-мәктәп директоры Әлфия Кирилловага, мәк­тәпнең иң якын дуслары, ярдәмчеләре — ата-аналарга карата күп җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәм татлы бүләкләр алу, тапшыру, шат елмаюлар белән тә­мамланды.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Вчера, 15:05 :: Сәламәтлек саклау
Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 15:03 :: Мең дә бер киңәш
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 14:52 :: Көнүзәк
"Балаңны мәктәпкә әзерлә!"
Кыярлы лечо
Вчера, 14:05 :: Мең дә бер киңәш
Кыярлы лечо
Юл тулы... карбыз
Вчера, 13:59 :: Яңалыклар
Юл тулы... карбыз








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»