Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үги ана яфрагы

Үги ана яфрагы
15.06.2018 / Мең дә бер киңәш

Үги ана  яфрагыАяк астында үскән үләннәрнең никадәр файдалы икәнен күпвакыт белеп тә бетермибез. Ә кайберләрен белеп тә дөрес кулланмыйбыз. Табиблар фикеренчә, үләннәрдән ясалган төнәтмәләрне белеп, тиешле күләмдә кулланганда гына ниндидер уңай нәтиҗә көтәргә була. Шуңа күрә аларны җыю, саклау һәм куллануга җитди карарга кирәк, юкса, киресенчә, организмга зарар китерергә дә мөмкин. Күпләр таныган һәм еш кулланган үги ана яфрагы нинди авырулардан ярдәм итә соң? Аны ничек кулланырга?

Үги ана яфракларын җәйнең беренче яртысында, май-июньдә, яфрак җәймәләрен сабының бер өлеше белән бергә (5 сантиметрдан да озын түгел) җыялар. Кәгазьгә юка гына итеп таратып, ачык һавада чормаларда, әйбәт җилләтелә торган биналарда киптерәләр. Күгәргән һәм таплы яфракларны алып ташлыйлар, кулланырга әзерләрен ябык тартмаларда яисә банкаларда коры урында 3 елга кадәр саклыйлар.
Медицина өчен үги ана яфрагының тамыр яны яфраклары, сирәк кенә чәчәкләре әһәмияткә ия. Аларда 2,6 процентка кадәр әче гликозидлар (шул исәптән туссилягин), лайла, органик кислоталар, дуплау матдәләре – чирс, инулин, ситостерин, сапониннар, эфир мае, каротин, аскорбин кислотасы бар.
Үги ана яфрагы элек-электән ютәлгә һәм сулыш кысылуга каршы нәтиҗәле дәва булып санала. Яфракларының төнәтмәсе ютәлне йомшарту үзлегенә ия, аларны сулыш юлларының төрле авыруларын (юга­ры сулыш юллары ялкынсыну, бронхитлар, бума чире, үпкәгә салкын тию һәм туберкулез) дәвалаганда киң кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы вакланган яфраклар исәбеннән ясыйлар, 30 минут төнәтәләр һәм көнгә 3-4 тапкыр ашаганга кадәр 1-2 аш кашыгы эчәләр. Үги ана яфракларының төнәтмәсе спазмолитик үзлекләргә дә ия.
Халык медицинасында еш кына яфракларын чәчәкләре белән бергә дә кулланалар. Өстәвенә, үги ана яфракларын бума һәм башка тын алулары авыруларына каршы торучы буларак кына кулланып калмыйлар, төнәт­мәсен аппетитны ачу һәм ашкайнатуны яхшырту өчен, ашказаны-эчәк авыруларыннан да эчәләр. Кайчак яңа гына өзелгән яфраклары сутын туберкулездан, озакка су­зылган томаудан (борын эченә салалар) һәм җиңелчә тирләтүче чара буларак тәкъдим итәләр. Яфракларын яраларга, җәрәхәтләргә каплыйлар. Яфраклары боткасын сөялләрне бетерү өчен дә кулланалар.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Сегодня, 09:26 :: Җәмгыять
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Сегодня, 08:54 :: Кызыклы яңалыклар
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сегодня, 08:46 :: Милләт
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Сегодня, 08:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»