Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Юкә чәчәге җыегыз!

Юкә чәчәге җыегыз!
22.06.2018 / Мең дә бер киңәш

Юкә чәчәге җыегыз!Озакламый тирә-якка хуш ис таратып, юкә чәчәк атачак. Аның чәчәкләренең файдасы нидә? Аларны ничек кулланырга һәм сакларга?

Юкә июнь-июль айларында чәчәк ата, җимешләре августта-сентябрьдә өлгерә. Юкә чәчәкләрендә эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар.
Юкә чәчәге препаратлары салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланыла. Юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып тирләткеч җыелма ясыйлар. Пешерелгән чәчәкләреннән әзерләнгән сыек ботканы эч йомшарткыч дару итеп, парландыргыч чара буларак кулланалар.
Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы коры чәчәккә 1 стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан эчәләр (төнгә каршы файдалырак). Яфрак кайнатмасын әзерләү өчен 2 аш кашыгы чималны 1 стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр, шул ук көнне эчеп бетерәләр.
Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Чәчәкләрне кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар төсен һәм шифалы үзәген югалта.
Халык юкә чәен яратып кабул итә. Чәй нервларны тынычландыра, югары кан басымыннан интегүчеләргә ярдәм итә. Шул ук вакытта, юкә чәчкәсеннән ясалган чәй кан тамырларын киңәйтә һәм чистарта. Йөрәк авыруыннан интегүчеләргә дә аның файдасы күп.
Нервларны тынычландыру өчен юкә чәчкәсеннән ванна керү дә нәтиҗәле. Моның өчен йоклар алдыннан бер үк күләмдә тукранбаш (клевер) һәм юкә чәчкәсен алалар. Ваннада балаларны коендыру да файдалы.
Юкә чәчкәсе төнәтмәсен косметологиядә дә киң кулланалар. Тән тиресе артык коры булганда, төрле тән авыруларыннан төнәтмә ясап, юыналар. Шулай ук тән тиресе пешкәндә дә юкә чәчәге ярдәм итә ала.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Сегодня, 09:26 :: Җәмгыять
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Сегодня, 08:54 :: Кызыклы яңалыклар
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сегодня, 08:46 :: Милләт
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Сегодня, 08:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»