Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үлгән корт та файдалы!

Үлгән корт та файдалы!
29.06.2018 / Мең дә бер киңәш

Үлгән корт та  файдалы!Балның кеше организмы өчен файдалы булуын беләбез. Халык медицинасы бал кортларын да төрле авырулардан куллана. Аларны озак еллар асраганнар исә кышын умарта төбенә төшеп үлгән кортларны да әрәм итми, дару ясый­лар. Аның өчен чималны 45-50 градус җылылыктагы мичтә киптерергә һәм эре иләктән уздырырга кирәк.

Үлгән кортлардан төнәтмә ясау тәртибе. 0,5 литрлы банкадагы кортны литр ярымлы шешәгә салып, аракы өстиләр. 2 атна төнәткәч, сөзәләр һәм тигез нисбәттә су кушалар. Һәр литр исәбеннән 100әр грамм 20-30 процентлы тома балавыз төнәтмәсе өстәргә дә мөмкин. Бу дәвалануның нәтиҗәсен арттырачак.
Үлгән кортлардан әзерләнгән төнәтмә матдәләр алмашынуын яхшырта, панкреатит, ашказаны-эчәк тракты авырулары, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары чирләре, катаракта, глаукома, аллергия, астма, сулы шеш, полип, терәк-хәрәкәт органнары һәм буындагы тайпылышларны дәвалый.
Үлгән кортларны шул килеш кулланырга да мөмкин. Аларны мичтә киптереп, каһвәтарткычтан чыгаралар һәм ашарга 30-40 минут кала иртә-кич бер чәй калагы кабул итәләр. Артыннан су эчәләр. Кабул ителгән кортның микъдарын акрынлап 1 аш кашыгына җиткерәләр.
Бөер авырулары булганда, симерүдән интеккәндә мондый төнәтмә ясыйлар: 2 аш кашыгы кортны ярты литр кайнар суга салып, 1 сәгать кайнаталар. Сөзеп, ашагач, көнгә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы - 2-3 ай.
Умыртка баганасы, буыннар авыртканда йоклар алдыннан кортны үсемлек маена салып ясалган төнәтмә сөртәлөр. 200 грамм үсемлек маена 1 аш кашыгы он хәленә китерелгән корт салып, пар ваннасында 20-30 минут кайнаталар, сөзәләр. 2-3 ай дәвамында кулланалар.
Халык медицинасында балавыз белән дәвалану да киң таралган. Ул тән тиресенә бик тиз сеңә, шуңа да аны пешкән урыннарны, яраларны дәвалау өчен кулланалар.
Балавыз теш төпләрен ныгыта, шул ук вакытта тамак ялкынсынуын, тын юллары системасы авыруларын дәвалауда ярдәм итә. Гомумән, балавыз бик күп авырулардан файдалы. Аны балга һәм бал продуктларына аллергия булган очракта гына кулланырга ярамый.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Сегодня, 09:26 :: Җәмгыять
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Сегодня, 08:54 :: Кызыклы яңалыклар
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сегодня, 08:46 :: Милләт
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Сегодня, 08:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Кремль музейлары һәм Корал палатасы хазинәсе – Уфада
Сегодня, 08:13 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кремль музейлары һәм Корал палатасы хазинәсе – Уфада








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»