Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Лимон бөтнеген чәчкә атканда җыегыз!

Лимон бөтнеген чәчкә атканда җыегыз!
13.07.2018 / Мең дә бер киңәш

Лимон бөтнеген чәчкә атканда җыегыз!Лимон исе килеп торучы бу күпьеллык үлән вак куаклыклар арасында, урманнарда, урман авызларында үсә. Июньнән августка кадәр чәчәк ата. Аның яшь һәм киптерелгән яфракларын кулинариядә кулланалар: салатларга, ашларга, балыкка, иткә һәм күп кенә башка ризыкларга яхшы тәмләткеч ул.

Даруга лимон бөтнегенең үләнен файдаланалар. Эфир маеннан тыш, аның яфракларында аскорбин кислотасы, каротин, таниннар, сумалалар, ачы матдә һәм лайла бар. Аның суы көзән җыеруга каршы дарулар составына керә, мае нерв системасын тынычландыра, яфраклары бактерияләргә каршы тәэсир итә. Халык медицинасында яфраклары төнәтмәсен көзән җыеруга каршы, аппетитны ача торган, сидек кудыргыч, какыруга каршы, тирләткеч, авыртуны баса торган һәм йөрәк дарулары буларак кулланалар.
Лимон бөтнеге кушылган препаратларны нервлар какшаганда, мигреньнән, йокысызлыктан, хәлсезлектән, бума чиренең кайбер төрләреннән, салкын тиюдән, тәнгә тимгелләр чыкканда, йөрәк сызлаганда һәм каты типкәндә, эч һәм бавыр чәнчешкәндә, метеоризмнан, азканлылыктан һәм матдәләр алмашынуны яхшырту өчен файдаланалар. Теш уртлары ялкынсынганда авызны чайкаталар, чуан чыкканда тәнгә сөртәләр. Спиртта эшләнгән төнәтмәсен ревматизм сызлауларыннан һәм нейромиозитлардан, үләненнән ясалган препаратларын тән күгәрүдән, артритлардан авыртуны баса торган чара буларак кулланалар.
Эчә торган төнәтмәсен 20 грамм коры үләнен бер стакан кайнар суга салып ясыйлар. Суынганнан соң аны сөзәләр һәм көнгә 5-6 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
Лимон бөтнеген чәчәк атканда җыялар. Яхшы җилләтелә торган бүлмәдә яисә түбә астында, күләгәдә киптерәләр.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
Сегодня, 09:26 :: Җәмгыять
“Безне төрмәдән чыгармагыз!”
2023 ел Русиядә Музыка елы булачак
Сегодня, 08:57 :: Мәдәният һәм сәнгать
2023 ел Русиядә Музыка елы булачак
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Сегодня, 08:54 :: Кызыклы яңалыклар
Яңа 2019 елга йолдызнамә
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сегодня, 08:46 :: Милләт
Төркиядән кайгылы хәбәр
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Сегодня, 08:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»
Кремль музейлары һәм Корал палатасы хазинәсе – Уфада
Сегодня, 08:13 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кремль музейлары һәм Корал палатасы хазинәсе – Уфада








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»