Бәрәңгене дөрес саклыйсызмы?
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бәрәңгене дөрес саклыйсызмы?

30.09: Бәрәңгене дөрес саклыйсызмы?

Бәрәңгене дөрес  саклыйсызмы?Беренче хата: бөтен сортлар да озак саклауга ярый.

Иртә өлгерә торган сортларны кышкылыкка калдыру дөрес түгел. Мондый сортлар идеаль шартларда да ноябрьдә үк бозыла, үрә, кибә башлый.
Икенче хата: түбән сыйфатлы бәрәңгене дә сакларга мөмкин.
Кайчагында, бигрәк тә уңыш начар булган елны түбән сыйфатлы бәрәңгене дә саклауга калдырабыз. Алай эшләргә ярамый. Сыйфатсыз бәрәңге озак кышны чыга алмаячак.
Базга салыр алдыннан бәрәңгене яхшылап киптерергә, туфрактан, чүптән, черектән, туңган, я бәләкәй бүлбеләрдән аерырга кирәк.
Өченче хата: бәрәңгене башка яшелчәләр белән бергә сакларга ярый.
Бакчадан чөгендер, кишер, суган, сарымсак җыеп алдык, ди. Ә аерып сакларга урын юк. Бу очракта нишләргә? Бәрәңге кемнәр белән “дус”?
Бәрәңге белән чөгендер — тату күршеләр. Чөген­дерне өстә калдырырга кирәк, ул артык дымны суыру сыйфатына ия.
Дүртенче хата: бәрәңгене теләсә нинди шартларда сакларга мөмкин.
Баз булса, әл­бәттә, проблема юк. Ә менә балкон яисә лоджиядән башка, бәрәңге куярга урын булмаса, бу очракта авыррак. Капчыкта сак­ласагыз — өстен яхшылап кап­лагыз. Такта тартма эшләргә мөмкин. Дөресрәге, ике тартма. Тартмаларны бәләкәйрәген зуррагы эченә кертерлек итеп ясарга кирәк, 5 сантиметр тирәсе ара калырга тиеш. Бушлыкка пенопласт, я агач чүбе тутырырга. Тыштан пластик, я линолеум белән тышларга, бер дә булмаса, буярга мөмкин. Сатуда термоконтейнерлар да бар. Алар бәрәңгене тиешле температурада сакларга ярдәм итәчәк.
Бишенче хата: бәрәңгене кыш дәвамында тикшереп торырга кирәкми.
Юк шул, бик кирәк! Черек бәрәңге күреп калсагыз, башкаларын да игътибар белән тикшереп чыгыгыз. Череген генә түгел, аның янәшәсендә булган бәрәңгеләрне дә алып ташларга кирәк. Бәрәңге сакланган бүлмәдә вак чебеннәр оча икән, димәк, сезгә эш бар!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»