Помидор өйдә дә кызара
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Помидор өйдә дә кызара

30.09: Помидор өйдә дә кызара

Помидор өйдә дә кызараКөннәр суыта башлагач та, бакчачылар, яшелчәләрне җыеп алып, озаграк саклау чарасын күрә. Октябрь башларында бакчада ап-ак кәбестә башлары гына тезелешеп утыра. Төнге температура түбән төшә башлагач, өлгереп җитмәгән помидорларны да җыеп алырга туры килә. Яшел помидорларны өйдә ничек сакларга? Алар тизрәк кызарсын өчен кайда урнаштырырга кирәк? Бу сораулар бүген бакчасы булган һәркемне борчыйдыр, мөгаен.

Помидорларның кызару тизлеге дә, озак саклану вакыты да яшелчә саклау урынындагы һава температурасына бәйле. Озак сакларга дип салынган яшел помидорларны бер генә рәт итеп тезеп чыгарга киңәш ителә. Бу очракта саклау урынындагы һава температурасы 10-12 градус чамасы булырга тиеш. Көн дә араларыннан кызара башлаган помидорларны алып торырга кирәк.
Әгәр инде помидорлар тизрәк кызарсын дисәгез, аларның сабак ягын өскә каратып, 2-3 рәт итеп тартмаларга яки киштәләргә тутырыгыз. Һава йөреп торган, 20-24 градуслы коры бүлмәдә алар бик яхшы саклана һәм тиз өлгерә. Әгәр яшел помидорлар арасына берничә кызылын салып калдырсагыз, алар тагын да тизрәк кызарачак. Андый шартларда яшел помидорлар бер атнада кызарып чыга.
28-30 градус җылылыкта помидорлар тагын да тизрәк өлгерә, тик бу очракта алар бераз йомшара. Моннан тыш, аларның сабак ягында каты сары түгәрәкләр барлыкка килергә дә мөмкин. Яктыда пешкән помидорларның төсе ачыграк була, шулай да алар караңгы урында да яхшы өлгерә. Тик помидорларны кайда гына урнаштырсагыз да, анда саф һава булырга тиеш.
Помидорның соң өлгерә торган сортлары һәм гибридлары аеруча озак саклана. Тик аларны өлгерү чорына бүлеп, аерым температурада сакларга кирәк. Мәсәлән, бик өлгергән помидорларны — 1-2, кызара башлаганнарын — 4-6, яшелләрен 10-12 градуста сакларга киңәш ителә. Бу очракта күпчелек бакчачылар тартмадагы помидорлар арасына коры торф кисәкләре, пычкы чүбе (каенныкы яхшырак) яки мүк салалар, яисә һәр помидорны аерым йомшак кәгазьгә төрәләр. Шуны да искә алыгыз, эре сортлы помидорлар вакларыннан тизрәк кызара. Шуңа да, аларны көн дә тикшереп торырга һәм өлгергәннәрен салкын урынга алып куярга кирәк.
Помидорларны кышкылыкка туңдыргычка куярга да була. Туңган яшелчәләрне ашар алдыннан салкын суга салып тотарга кирәк. Шулай ук помидорлар кар астында да озак саклана.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»