Чит илләргә чыксаң...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чит илләргә чыксаң...

26.01: Чит илләргә чыксаң...

Чит илләргә чыксаң...Хәзер чит илгә барып ял итү гадәттән тыш хәл саналмый. Әмма кагыйдәләр үзгәреп тора. Шуңа күрә юлга чыгар алдыннан чикне узганда ниләр алырга яраганлыгы турында алдан белешү зыян итмәс. Югыйсә, таможня хезмәткәрләре багажыңда бул­ган шикле әйберләргә юлыкса, кыен хәлдә калуың бар.

Соңгы елларда чит илләргә пассажирлар ташкыны көчәю чикне узганда кагыйдә бозучылар саны артуга да китергән. Чик аша аеруча салкын корал, организмга тәэсир итә торган матдәләр, тыелган әдәбият алып чыгарга теләүчеләр еш очрый башлаган. Ялыгызны күңелсез маҗаралар белән башлыйсыгыз килмәсә, бер илдән икенчесенә барганда тыелган һәм чикләүләр кертелгән әйберләрнең исемлеген өйрәнегез.
Чит илдән кайтканда берни дә алырга ярамый икән дип уйламагыз. Ярый, тик чамасын белеп кенә. Бу вакытта таможня пошлинасы, бердәм салым ставкасы, таможня түләүләре алынмый. Мәсәлән, үзең өчен генә дип балык һәм диңгез продукциясе алып кайтырга уйлыйсыз икән (мәрсин балыклар уылдыгыннан тыш), аларны 5 килограммнан артык алырга ярамый. Ә менә уылдык 250 граммнан артмаска тиеш. Аракы һәм сыра 18 яше тулган бер кешегә —3 литрдан, ә тәмәке — 200, сигаретлар исә 50 данәдән артмавы шарт. Тик шунысы бар, шәхси максатларга дип алып кайткан әйберләрегезнең бәясе 10 мең евродан һәм багаж авырлыгы 50 килограммнан артмаган очракта гына таможня түләүләре булмаячак.
Моннан тыш, таможня җитәк­челәре хаҗ кылырга баручыларга да алдан әзерләнергә киңәш итә. Русиядән киткәндә — дарулар, кайтканда тыелган әдәбият (экстремистик эчтәлектә дип саналган әдәбият Русия Юстиция ми­нистр­лыгының рәсми сайтында урнаштырылган, федераль исемлек белән шуннан танышырга була), коммерция максатларында күпләп товар алмаска кирәклеген дә искәртә белгечләр. Сүз дә юк, хаҗ кылырга өлкән яшьтәгеләр күп бара, алар исә дарусыз тора алмаска мөмкин. Аларны алганда медицина максатларында кулланылуы хакында документлар булырга тиеш. Баксаң, теләсә нинди даруны да алып чыгарга ярамый. Составында наркотик, психикага тәэсир итә торган матдәләр булган дарулар таможня хезмәткәрләрендә шик уятырга мөмкин. Чикне узганда рәсми­ләштерелә торган пассажир­ларның таможня декларациясендә сәламәтлегегез өчен кирәкле дарулар күрсәтелергә тиеш.
Чит илгә баручыларга үз бурычлары турында тагын бер кат искәртү комачау итмәс. Чемоданны тутырдым да чыгып киттем түгел. Бурычыгыз бар, дип, кире борырга да мөмкиннәр. Тиешле порталда “Судебные приставы” бүлегенә кереп, исем-фамилиягезне, әтиегез­нең исемен, туган көнегезне язып, тикшереп чыгыгыз. ЮХХДИ бүлегендә дә машинаның дәүләт теркәве номеры аша штраф­ларның булу-булмавын карагыз. Салым белән дә шул ук хәл. Моның өчен “Налоговая служба” бүлегенә кереп белеп була.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»