Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

"Бөдрә чәчле егет" торты


Бу тортның аталышы да, тәме дә үзенчәлекле. Ул миндә “еш пешерелә торганнар” категориясендә.
Шулай итеп, 2 стакан каймакны, 2 стакан шикәрне, уксуста сүндерелгән 1,5 чәй калагы соданы һәм 2 стакан онны яхшылап болгатам һәм алдан кыздырырга куелган духовкага 20-25 минутка пешерергә куям. Ул пешкәнче крем эшли торам. 600 грамм куе кибет каймагына 1 стакан шикәр комы яисә шикәр пудрасы, ярты лимон суты салам да яхшылап болгатам.
Бисквитны пешеп җитү белән кисмим, суынганын көтәм. Шуннан ике бармак башы кадәр шакмакларга кисәм һәм лимонлы-каймаклы кремда коендырам. Өстенә глазурь ягам. Аны болай эшлим: 4 аш кашыгы каймак, 3 аш кашыгы какао, 4 аш кашыгы акмайны, 4 аш кашыгы шикәр комын талгын утта эретәм, әмма кайнатып чыгармыйм! Шуны тау сыман өелгән тортның өстенә агызам.
Бу торт бигрәк тә икенче көнне телне йотарлык була.
Хуҗабикәләр, иренмәгез, пешереп карагыз, үкенмәссез!

08.06.2018 (№ ): Мең дә бер киңәш









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»