Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Һәр муниципалитет кушылсын!

03.07: Һәр муниципалитет кушылсын!

Һәр муниципалитет кушылсын!Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ничек ирешергә, нинди тармакларны үстерергә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен нинди чаралар күрергә? Урындагы хакимиятләр башлыклары, муниципалитетлар үсеше стратегиясен әзерләп, шушы һәм башка мөһим сорауларга җавап бирергә тиеш.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Стратегик комитетның тәүге утырышында шундый бурычлар куйды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, галимнәр, видеоэлемтә аша шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары катнашты.
Стратегияне эшләгәндә урындагы властьлар район икътисадының көчле һәм йомшак якларын исәпкә алырга һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгарырга тиеш, дип билгеләде Рөстәм Мәрданов.
– Стратегия нигезендә социаль-икътисади үсешне планлаштыруның, фаразлауның, бюджетлауның барлык төп документлары эшләнергә тиеш. Барыннан да элек, үз эченә социаль-икътисади үсешнең барлык өстенлекле юнәлешләрен кертергә тиешле дәүләт программалары турында сүз бара, – диде ул.
Муниципаль властьлар әлеге планны агымдагы ел ахырына кадәр әзерләп бетерергә тиеш. Эш бара, 16 муниципалитетта стратегия кабул ителгән дә инде. Экспертлар район өчен төп юнәлешләргә игътибар итәргә кирәклеген билгели. Аннары аларны федераль дәрәҗәдә финанслауга заявка бирергә мөмкин булачак.
Әлеге Стратегия республика өчен бик мөһим, чөнки алда җитди бурычлар тора Мәсәлән, гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү, хәерчелек дәрәҗәсен 2 тапкыр кыскарту. Әлбәттә инде, бу бурычларны барлык муниципалитетлар белән берлектә генә үтәп булачак.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Машиналар паровозы...
Сегодня, 15:31 :: Җәмгыять
Машиналар паровозы...
Иван-чәй үстерәләр!
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Иван-чәй үстерәләр!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»