Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр

Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
16.07.2018 / Сәясәт

Яңа вазыйфага тәгаенләнделәрБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов указы белән Фәрхәд Самедов Башкортстан Республикасының Русия Федерациясе Президенты каршындагы Тулы хокуклы вәкиле – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары итеп тәгаенләнде. Шушы ук указ белән ул моңа кадәр биләгән вазыйфасыннан бушатылды.

Самедов Фәрхәд Астан улы 1959 елның 23 апрелендә Грузия ССРының Гардабани шәһәрендә туган. В.В. Куйбышев исемендәге Мәскәү инженерлык-төзелеш институтын тәмамлый. Техник фәннәр кандидаты.
Хезмәт юлын 1982 елда Әзербайҗан ССРы Сәнәгать төзелеше министрлыгының 7нче трестында башлый. Анда инженер һәм өлкән инженер булып эшли. 1985-94 елларда – В.А. Кучеренко исемендәге Үзәк төзелеш конструкцияләре гыйльми-тикшеренү институты инженеры, кече гыйльми хезмәткәр, өлкән гыйльми хезмәткәр.1994-98 елларда – “Эксимер” гыйльми-җитештерү предприятиесе генеральный директоры урынбасары.1999-02 елларда – “Юсти-банк” акционерлар коммерция банкында кыйммәтле кәгазьләр бүлеге начальнигы урынбасары. 2002 елда – “Мәгълүмат технологияләре институты” ябык акционерлар җәмгыятендә лаборатория начальнигы. 2002-03 елларда – “Петротэк-холдинг” ачык акционерлар җәмгыятенең беренче вице-президенты. 2003-04 елларда – “Каустик” ябык акционерлар җәмгыяте генеральный директорының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары. 2004-05 елларда – “Каустик” җәмгыятенең генеральный директоры. 2005-07 елларда – “Сода” ачык акционерлар җәмгыятенең генеральный директоры. 2007 елда – “Сода” җәмгыятенең генеральный директоры советнигы. 2008-09 елларда – “Башхим” ачык акционерлар җәмгыятенең генеральный директоры советнигы. 2010-12 елларда – “Башнефть” компаниясенең Директорлар советы рәисе советнигы. 2012-15 елларда – “Башнефть” җәмгыятенең нефть химиясе департаменты директоры. 2016 елда – “Берләштерелгән нефть химиясе компаниясе” акционерлар җәмгыяте президенты.
2017 елның гыйнварыннан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары булып эшләде.
Русия Федерациясенең почетлы химигы.

* * *

Яңа вазыйфага тәгаенләнделәрБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов указы белән Андрей Трухан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары итеп тәгаенләнде. Шул ук указ белән ул моңа кадәр биләгән вазыйфасыннан бушатылды.
Трухан Андрей Петрович 1973 елның 5 ноябрендә Уфада туган. Уфа дәүләт авиация техник университетын, Бөтенрусия финанс-икътисад институтын читтән торып тәмамлаган.
1998-2007 елларда – “Аквалэнд” җәмгыяте директоры. 2007-10 елларда – Агыйдел елгасы бассейнының су хуҗалыгы объектлары һәм корылмалары буенча федераль дәүләт учреждениесе директоры. 2010-17 елларда – Башкортстан Республикасы Президентының (соңыннан – Башлыгы) эшләр белән идарә итүчесе.
2017 елда – “Кырым Республикасын үстерү корпорациясе” җәмгыятенең беренче урынбасары. 2017 елның декабреннән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе булып эшләде.

* * *

Яңа вазыйфага тәгаенләнделәрГригорий Невоструев Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе итеп тәгаенләнде. Бу хактагы указга республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов кул куйды.
Григорий Сергеевич Невоструев 1976 елның 12 июлендә Уфада туган. Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлаган. Шунда ук аспирантурада белем алган. 2001-03 елларда – “Аккорд-инвест” җәмгыятендә бүлек начальнигы урынбасары. 2003-04 елларда – “УралСиб” җәмгыятенең брокерлык операцияләре бүлеге җитәкчесе. 2004-07 елларда – “БрокерКредитСервис” дәүләт корпорациясенең төбәк директоры. 2007-08 елларда — “Төбәк Инвестиция Страховкалау компаниясе”, “Бородино” дәүләт корпорациясенең башкарма директоры. 2007-10 елларда – бер үк вакытта “Финтраст” җәмгыяте директоры. 2010 елда – Уфа шәһәре хакимиятенең “Күчемсез милек” учреждениесе эксперты. 2010-13 елларда – Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары. 2013-14 елларда – НОСТРОЙ Бөтенрусия гомумдәүләт берләшмәсенең аппарат җитәкчесе советнигы, махсус программалар бүлеге начальнигы. 2013-16 елларда – “Территория” компанияләр төркеме генеральный директоры. 2016 елдан – Башкортстан Торак төзелешен үстерү фондының генеральный директоры.

* * *

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тарафыннан, шулай ук, “Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә вәкаләтләрне билгеләү турында” күрсәтмәгә үзгәрешләр кертелде. Алар белән кичә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Премьер-министр Рөстәм Мәрданов таныштырды.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хыяллар чынга аша!
Вчера, 19:24 :: Җәмгыять
Хыяллар чынга аша!
Хезмәт хаклары арткан
Вчера, 16:41 :: Көнүзәк
Хезмәт хаклары арткан
Карлар ява тын гына...
Вчера, 16:30 :: Көнүзәк
Карлар ява тын гына...




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»