Саммитларга җитди әзербез
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Саммитларга җитди әзербез

27.06: Саммитларга җитди әзербез

Саммитларга җитди әзербезБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “BRICS” журналына интервью бирде.

Июль аенда Уфа берничә көн ШОС һәм БРИКСның башкаласы булачак һәм бу берләшмәләргә керүче дәүләтләр җитәкчеләренең саммитларын кабул итәчәк. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, мөмкинлектән файдаланып, чит ил инвесторларын җәлеп итәргә һәм үзенең region-to-region форматындагы халыкара хезмәттәшлек идеясен актульләштерергә ниятли.


–- Мәртәбәле саммитларны кабул итү –- зур дәрәҗә, һәм без әһәмиятле халыкара форумнарны югары дәрәҗәдә оештыру өчен барлык көчебезне салабыз, — диде Рөстәм Зәки улы. –- Чараны үткәрү урыны итеп ни өчен Уфа сайланды? Барысы да гади генә: мин шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иттем һәм ил Президенты Владимир Путин, Башкортстан башкаласы чараның кунакчыл хуҗасы ролен тиешле дәрәҗәдә үтәячәк, дип, безнең башлангычны хуплады.
Әлбәттә, мөмкинлектән файдаланып, республиканың югары икътисади потенциалга ия, динамикалы үсештәге, ШОС һәм БРИКС илләре белән хезмәттәшлек итүгә ачык төбәк булуын күрсәтәчәкбез.
“Чараларда катнашу өчен 5 меңгә якын кунак киләчәк, шәһәр аларны кабул итәргә әзерме? Саммитларга әзерлек вакытында Уфада нинди яңа объектлар барлыкка килде?” — дигән сорауга Рөстәм Хәмитов: “Аэропортка модернизация үткәрү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе иде. Без аны хәл иттек, бүген заманча аэродром структурабыз бар. “Уфа” аэропортында яңа халыкара терминал төзедек. Ул барлык халыкара стандартларга җавап бирә. Саммитны үткәрү урыны булачак төп бина — Конгресс-холл реконструкцияләнде. Башкортстан опера һәм балет театры ремонтланды, анда яңа акустик концерт залы булдырылды. Нестеров исемендәге музей үзгәртеп корылды. Саммитларга әзерләнгән ике елда шәхси инвесторлар акчасына Уфада җиде кунакханә төзелеп, файдалануга тапшырылды”, дип җавап бирде.
Рөстәм Хәмитов сүзләренә караганда, саммитлардан соң бер генә бина да буш тормаячак. Быел көз Уфа Русия һәм Казахстан президентлары катнашлыгында “Русия – Казахстан” форумын кабул итәчәк.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»