Ил Президенты теләктәшлек белдерде
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ил Президенты теләктәшлек белдерде

28.04: Ил Президенты теләктәшлек белдерде

Ил Президенты теләктәшлек белдердеРусия Президенты, Гомумрусия халык фронты лидеры Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә үткән “Гамәлләр форумы. Төбәкләр” дип аталган пленар утырыш барышында йөрәк авыруы белән туган имчәк балаларны реабилитацияләү урынына реабилитация җиһазлары ярдәмендә күчерүгә бәйле мәсьәләне тикшерергә вәгъдә итте.

Халык фронтының Башкортстандагы төбәк штабы әгъзасы Алина Сөләйманова әйтүенчә, бу бик кыйммәтле процедура, законда моңа акча бүлү каралмаган һәм мондый балаларны реабилитацияләү үзәгенә күчерүгә чыгымнар бюджет акчасын максатка яраксыз тотыну буларак кабул ителә. Моңа бәйле Алина Сөләйманова әлеге проблеманы хәл итү мөмкинлеген карауны сорады.

– Без моңа бәйле мәсьәләне мотлак хәл итәчәкбез, – диде Владимир Путин.

Арытаба “Җиңү волонтерлары” иҗтимагый хәрәкәте әгъзасы Александр Юдин Русия Президентына “Үлемсез полк” акциясендә катнашачаксызмы?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Мин күңелем белән — һәрчак шушы полк әгъзасы. Авыл һәм шәһәрләр буйлап үтәчәк, үзләренең һәлак булган туганнарын искә алачак, исәннәренә хөрмәт күрсәтәчәк, аларга рәхмәт белдерәчәк кешеләр белән булачакмын, – дип җавап бирде Владимир Путин. – Әлеге акция халык тарафыннан оештырылды. Әгәр дә бу хәрәкәт арытаба да үсешсә, без аңа мотлак ярдәм итәчәкбез.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Усман исемле егет, кайда син?
Вчера, 18:19 :: Җәмгыять
Усман исемле егет, кайда син?
Вчера, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Вчера, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Вчера, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Вчера, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»