Көзге сессия кызу булачак
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Көзге сессия кызу булачак

30.07: Көзге сессия кызу булачак

Көзге сессия кызу булачакРеспубликаның законнар чыгаручы иң югары дәүләт власте органы — Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларының әле каникуллар вакыты. Әмма көзге сессия башланырга күп калмады. Аңа әзерлекнең ничек баруы, чираттагы сессиянең үзенчәлеге, депутатлар алдында торган бурычлар турында парламент Рәисе Константин ТОЛКАЧЕВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез.


— Константин Борисович, билгеле булуынча, парламент контроле һәр югары дәүләт власте органы эшчәнлегендә мөһим роль уйный. Көзге сессиядә оештырылачак парламент тикшерүенә нинди бурычлар йөкләтеләчәк?

— Дәүләт җыелышы-Корылтайда сигез комитет эшли, кабул ителгән законнарның үтәлешен, гражданнарның конституцион хокукларын саклау, аларның бозылуы очрагында — парламент тикшерүләре үткәрү һәм суд, башкарма власть органнары белән берлектә килеп туган мәсьәләне хәл итү юлларын эзләү аларның вәкаләтләренә керә. Бу җәһәттән быелгы көзге сессия кызыклы һәм бай эчтәлекле булмакчы.

Анда һәр комитетның республика законнарының үтәлеше турында чыгышын тыңлау күз уңында тотыла. Атап әйткәндә, депутатлар ятим балаларны торак белән тәэмин итү, азык-төлек сыйфаты һәм хәвефсезлеге, коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативлары мәсьәләләрен караячак.

Сентябрьдә үк “Хөкүмәт сәгате” форматында төбәк һәм урындагы үзидарә органнарының эшчәнлеге турында мәгълүматны халыкка җиткерү буенча законнарның үтәлү нәтиҗәлелеген тикшерү планлаштырыла.

Октябрь-декабрьдә парламент тыңлаулары өч көнүзәк мәсьәлә буенча үтәчәк — “Башкортстан Республикасының коммерциягә карамаучы социаль юнәлешле оешмаларга дәүләт ярдәме турындагы за­кон­нарының үтәлеше турында”, “Башкортстан Республикасында халык дружиналары турында” Законның үтәлеше турында” һәм “Башкортстан Республикасында авыл хуҗа­лыгы тәгаенләнешендәге җир­ләрне файдалануның хокукый нигез­ләрен җайга салу мәсьәләләре һәм киләчәктә аларны камил­ләштерү”.

Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитет тарафыннан декабрь­дә “Кино елы һәм грант аша ярдәм системасы”, “Мәгариф һәм мәдәният оешмалары күр­сәткән хезмәтләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү” дип атал­ган “түгәрәк өстәл”ләр үткәрү каралган.

Экспертлар советлары һәм парламент каршында төзелгән эшче төркемнәр үз эшен дәвам итәчәк. Аларның максаты — күтәрелгән мәсьәләне экспертлар берләшмәсе катнашлыгында тикшерү һәм мөмкин кадәр нәтиҗәле хәл итү.
Экология өлкәсендәге законнарны камилләштерү, физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга уңайлы яшәү шартлары тудыру, азык-төлек базарындагы хәлләр, эшкәртү һәм куллану калдыкларын юк итү, спиртлы эчемлекләр сату, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр — махсус эшче төр­кемнәр шушы һәм башка мәсьә­ләләрне тикшерүне арытаба да дәвам итәчәк. Моннан тыш, көзге сессия чорында балалар суицидын, шулай ук, мәдәният һәйкәлләрен өйрәнү­гә аерым игътибар биреләчәк. Көзгә эшне нинди форматта оештыру нәтиҗәлерәк булуын билгеләү өчен эшче төркем әгъзалары язгы сессия тәмам­ланганда очрашулар үткәрде.

— Константин Борисович, алда безне сайлаулар көтә. Алар нинди тәртиптә үтәчәк?

— Быел җәй табигать күзлегеннән генә түгел, сәяси күзлектән дә кызу килде. Сентябрь­дә республикада, Дәүләт думасына депутатлар сайлаудан тыш, 192 сайлау кампаниясе үтәчәк, аларда 2 меңгә якын депутат мандатын алыштыру күз уңында тотыла.

Бермандатлы ике округта: Уфаның Калинин районында — 2нче Инорс сайлау округы буенча һәм Ярмәкәй районында, шулай ук, өлешчә Туймазы районында һәм Октябрьский шәһәрендә 19нчы Нарыш сайлау округы буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә тавыш бирүләр көтелә.

Межгорье шәһәреннән тыш, барлык муниципаль районнарда, шәһәр округларында һәм шәһәр биләмәләрендә үтәчәк сайлауларда халык урындагы үзидарәнең вәкалә­тле органнарына — Советларга депутатлар сайлаячак. Тавыш бирүләр, шулай ук, бер­ничә авыл биләмәсендә үтәчәк. Гомум алганда, сайлаулар күп дәрәҗәле булачак. Парламент депутатларына көзге чакырылыш башыннан ук бераз яңартылган составта, халык тарафыннан сайланган федераль һәм муниципаль дәрәҗә­дәге вәкилләр белән эшләргә туры киләчәк.

— Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәми­товның Дәүләт җыелы­шы-Корылтайга Юлламасында куелган бурычлар парламентарийлар тарафыннан ничек үтәлә?

— Республика Башлыгы үз Юлламасында билгеләгән бурычларны гамәлгә ашыру өстендә җитди эш алып барыла. Без төбәктә яшәүче халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән зако­н­нарның үтәлеше турындагы мәгълүматны тикшерүдән алып, тиешле закон актларын эшләү һәм кабул итүгә кадәр булган төрле төрдәге мәсьәлә­ләрне хәл итү белән шөгыль­ләнәбез. Эшкуарлар, ата-аналар, педагоглар, медицина хезмәткәрләре, аграрийлар мәсьәләләре — төп игътибар үзәгендә.

Коммерциягә карамаучы оешмалар, волонтерлар бер­ләш­мәләре эшчәнлегенә, иҗ­тимагый-дәүләт партнерлык механизмнарын камилләш­терүгә, намуссыз “эшкуар­лар”ның алдауга корылган схемасыннан яклау өчен халык­ның финанс белемен камил­ләштерүгә, импортны үзебездә җитештерелгән продукция белән алыштыруны киңәйтүгә, яңа фәнни юнәлешләрне үсте­рүгә, торак мәсьәләләренә, авыл хуҗалыгы тармагын модернизацияләүгә, эчке туризмны җәелдерүгә, медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга көзге сессиядә аеруча игътибар биреләчәк.

— Константин Борисович, законнарга нинди үзгә­решләр кертү күз уңында тотыла?

— Парламентның төп бурычы — сыйфатлы законнар базасын булдыру. Бу юнәлештә эшне арытаба да дәвам итәчәкбез, тик, алда әйтүемчә, кирәк булганда — махсус белгечләрне җәлеп итеп. Отчет чорында респуб­ликаның төп финанс документы — “Башкортстан Респуб­ликасының 2017 елга һәм план­дагы 2018-19 елларга бюджеты турында” Законы өстендә эш алып барылачак.

Федераль законнардагы кайбер үзгәрешләр белән бәйле, мировой судьялар, нотариуслар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшчән­леген җайга салучы законнарга төзәтмәләр кертеләчәк.

Ике муниципаль район Советы аерым муниципаль бе­рәм­лекләрнең чикләрен үзгәртү башлангычы белән чыкты. Тагын бер муниципаль район Советы торак пунктларда спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү турында тәкъдим кертте. Әйтергә кирәк, бу мәсьәлә тиешле закон кабул итүне таләп итә. Бүген республикада, гомум алганда, илледән артык закон кабул итү зарурлыгы бар.

— Парламент төбәк­ара һәм халыкара хезмәт­тәш­лекне үстерү юнә­лешендә нинди эшләр башкара?

— Депутатлар корпусы эшчәнлеген камилләштерү кысаларында парламентлар арасында төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек, һичшиксез, өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Гамәлдәге чакырылыш, күптән түгел үткән матбугат конференциясендә әйтүемчә, югары активлык күрсәтә. Депутатларның закон­нарның сыйфатын, димәк, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга теләве — шатлыклы күренеш. Парламентарийлар үзләре Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге кон­ферен­цияләрдә, форумнарда катнашырга теләк белдерә. Көзге сессиядә Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутатлары Русия һәм халыкара күләмдәге законнар чыгару мәсьәләләрен тикшерү мәйданчыкларында безнең республика исеменнән актив чыгыш ясаячак, дип ышанып әйтә алам.

— Халыкның хокукый белемен үстерү — бүгенге җәмгыятьтә өлгереп җиткән мәсьәлә. Бу эшкә Башкортстан парламенты нинди өлеш кертә?

— Парламент тарихы музее республиканың белем бирү учреждениеләре укучылары өчен “ачык ишекләр” көннәрен үткәрүне дәвам итәчәк. Тарих, дәүләт хокукы нигезләре, политология һәм социаль-гуманитар юнәлештәге башка фән­нәр буенча дәресләр яшь­ләрнең белемен нәтиҗәле үстерүгә булышлык итә. Моннан тыш, аларның депутатлар белән аралашу, аларга үзлә­рен кызыксындырган сорауларны бирү, үзара әңгәмә вакытында законнарның ничек кабул ителүен аңлау мөмкин­леге булачак.

Депутатларның, башлыча, үз округларындагы белем бирү учреждениеләрендә парламентаризм дәресләре үткәрүе турында да әйтеп үтәргә кирәк. Уртанчы һәм өлкән сыйныф укучылары закон чыгаручыга һәм ул күтәргән мәсьәләләргә карата зур кызыксыну белдерә. Законнар чыгару эшчәнлегенә багышланган дәрес уку әсбабы һәм укытучы сөйләгәннәр аша гына начар үзләштерелә, дип уйлыйм. Үсмерләргә, гадәттә, бу кызык түгел. Ә менә депутат белән турыдан-туры аралашуны һәм үз сорауларына алган җавапларны алар хәтердә нык саклаячак. Шушы юнәлештә эшне арытаба да дәвам итәчәкбез.

— Константин Борисович, эчтәлекле әңгәмә өчен зур рәхмәт.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»