Бер урында таптаныр заман түгел!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бер урында таптаныр заман түгел!

29.09: Бер урында таптаныр заман түгел!

Бер урында таптаныр заман түгел!“Российская газета”га интервьюда төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстанны арытаба үстерү буенча мөһим өстенлекләрне билгеләде.

Башкортстан төбәк финанслары белән идарә итү сыйфаты югары булган субъектлар исәбенә керде. Шул рәвешле республика дүртенче ел рәттән федераль рейтингта иң югары баскычны били. Бу, үз чиратында, Башкортстанда финанс өлкәсендә дә, икътисади үсештә дә хәлнең уңай булуы турында сөйли. “Российская газета”га интервьюда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәкне арытаба үстерү буенча билгеләнгән стратегия, бурыч-максатлар хакында җиткерде.


Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, нефть табу һәм нефть эшкәртү тармагы республика икътисадында мөһим урынны биләсә дә, “кара алтын” запасларының чикләнгәнлеген һәм, энергиянең башка төр чыганаклары барлыкка килүен исәпкә алып, инде бүгеннән икътисадны үзгәртеп кору, бездә ярыйсы ук көчле бул­ган машиналар эшләү, авыл хуҗалыгы тармакларын үстерү көн таләбе булып тора. Машиналар эшләү тармагында двигатель төзү, вертолетлар, агрегатлар, авиация техникасы өчен электроника җитештерү төп өстенлек итеп билгеләнсә, аграр җитештерүдә үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә, эшкәртү тармагында да эре агрохолдинглар оештыру бурычы куела. Бер үк вакытта нефть эшкәртү тармагын әлеге дәрәҗәдә саклап калу өчен химия юнәлешен, уртача һәм аз тоннажлы химия продукциясе җитештерүне үстерергә кирәк.

Барлык төр товарларны җитештерүне дә үзебездә җайга салу мөмкин булмаган хәлдә дә, Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, импортны алыштыру җәһәтеннән эш иң югары дәрәҗәдә дәвам иттерелергә тиеш. Бу, әлбәттә, үзебездәге предприятиеләр эшчәнлеген нигездән үзгәртеп кору, камилләштерү, алар җитештергән продукцияне дөнья стандартларына яраклаштыру таләбе дә куя. Әлеге максатка шул исәптән, төбәк икътисадына инвестицияләр җәлеп итү юлы белән дә ирешелә. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан илнең иң куәтле ун төбәге исәбенә кергән.

— Бүген без эре предприятиеләрнең һәркайсы белән тыгыз эш алып барабыз, аларның һәркайсында инвестиция планы булуны таләп итәбез. Алар белән берлектә кайда нәрсә төзергә һәм үзгәртеп корырга кирәклеген, проектның финанслау чыганагына бәйле мәсьәләне хәл итәбез, — диде аерым алганда Рөстәм Хәмитов.

Гомумән, төбәк Башлыгы билгеләвенчә, бүген республика барлык өлкәләрдә дә тотрыклы үсеш кичерә.

— Соңгы биш елда Башкортстанның эчке тулай продуктының үсеш темплары ил субъектлары арасында иң югарылардан кала. Әлеге күрсәткеч буенча республика беренче биш төбәк исәбенә керә. Финанс нәтиҗәлелеген һәм икътисади үсеш өлкәсендә югары күрсәткечләрне саклау һәм арытаба позицияләрне ныгыту алдагы чорда да мөһим өстенлек булып калачак, — диде Рөстәм Хәмитов.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Сегодня, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Сегодня, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Сегодня, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Сегодня, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Сегодня, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»