Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Эх, Әлшәем, Дим буе!”

13.03: “Эх, Әлшәем, Дим буе!”

“Эх, Әлшәем,  Дим буе!”Стәрлетамакта зур уңыш белән якташлар очрашуы үтте.

Әлшәй районы хакимиятенең патриотик тәрбия юнәлешендә туган төбәккә игътибарны арттыру буенча максатчан эшчәнлегендә якташлар белән очрашу кичәләре оештыруы, башка төбәкләр белән чагыштырганда, үзенчәлекле һәм заманча алым саналырга хаклы. Соңгы елларда матур гадәткә әверелеп, Уфаның мәдәният сарайларында зур уңыш белән гөрләп үткән мондый әдәби-музыкаль чаралар, районнан чыккан якташларны берләштерүдән тыш, ирешелгәннәрне барлау, район үсешендә барлыкка килгән проблемаларны бергә җыелып тикшерү максатларын да күз уңында тота. Хәзерге чорда Әлшәй төбәгенең барча матур башлангычларга, шул исәптән инвестицияләргә, ачык икәнлеген дә күрсәтә якташлар очрашуы.


Тоташ алганда бишенче тапкыр, ә Башкортстанның көньяк өле­шендә быел “Эх, Әлшәем, Дим буе!” исеме астында оештырылган кичәнең нәкъ менә республиканың икенче башкаласы саналучы Стәрлетамакта үткәрелүе Әл­шәйнең якташлар бәйрәме чик­ләренең янә дә киңәюен ачык күрсәтә.
Ул көнне “Әлшәй бәйрәме” рухы шәһәрнең һәр почмагында сизелеп торды, дип әйтергә мөмкин. Якташлар очрашуының программасына ярашлы, эре сәүдә үзәк­ләрендә Әлшәй товарлары ярмин­кәләре оештырылды, базарларда районда җитештерелгән азык-төлек, сәнәгать әйберләре белән сәүдә барды.
Кичәне үткәрүгә иң күп кеше сыйдырышлы шәһәр Мәдәният сараен сайлап, оештыручылар ялгышмаган. Билетларның зур өлеше алдан ук сатылып беткән. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: тамаша үткәрүдән кергән акчаны тулысынча район ихтыяҗларына юнәлтү күздә тотыла.
Әлшәй халкының кунакчыллыгын, якташларның мондый очрашуларга сусаганлыгын Мәдәният сарае фойесында ук тоемлый башлыйсың — кунакларны халык уен кораллары ансамбленең чыгышлары, җыр-моң каршы алды. Очрашуга килүчеләрнең игътибарын районның мәгариф, мәдәни тормышын чагылдыручы күргәзмә­ләр җәлеп итүе дә аерым әһәмияткә ия.
Менә шундый алшартлар тудырылганда, шыгрым тулы залда бәйрәм кичәсе программасында үзәк урынны алып торган якташлар концерты да рух күтәренкелеге белән башланды.
— Мәдәниятле, тырыш, уңган халык яшәүче Әлшәй төбәгеннән булуыбыз белән без бик бәхетле, — диде тәбрикләү чыгышында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин. — Зал тутырып килгән якташларыбызга чиксез рәхмәт­лебез. Сезнең җылы мөнәсә­бәтегезне, ярдәмегезне тоеп торабыз. Әлшәй төбәге республикага, илебезгә гаять күп күренекле шәхесләр биргән. Алар — безнең горурлыгыбыз. Иң изге, матур теләкләребез сезгә, якташларыбыз. Киләчәктә дә тыгыз элемтәдә торып, бер-беребезгә терәк булып яшәргә язсын!
Якташлар очрашуының матур бизәге – Башкортстанның 100 еллыгына багышланган бәйрәм концерты театрлаштырылган тамаша рәвешендә барды. Анда Әлшәй төбәгеннән чыккан сәхнә осталары, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, Стәрлета­макның киң җәмәгатьчелек вә­килләре, районның күренекле кешеләре, хезмәт ветераннары чыгышлары бергә үрелүе белән игътибарны җәлеп итте.
Эстрада йолдызлары арасыннан гына да сәхнәгә утыздан артык артист күтәрелде. Әлшәй төбәгендә туып-үсеп, хәзерге вакытта Стәр­летамакта яшәүче якташлар хөрмәтенә дә җырлар яңгырады. Бу җәһәттән шуны да билгелисе килә: 4 сәгатьтән артык дәвам иткән тамашада җырлар, сәнгатьле сүз тудырган милли рух, күңелләрне биләп алып, сәхнә белән залны да берләштерде. Бер сүз белән әйткәндә, тамашачылар туган тарафларына кайткандай хисләр кичергәндер. Башкача мөмкин дә түгел, әлбәттә, чөнки туган якның исеме генә дә якташларны бер­ләштерү сәләтенә ия. Әлшәй­леләрнең Стәрлетамакта очрашуы моны янә бер кат раслады.
Әйткәндәй, “Эх, Әлшәем, Дим буе!” кичәсен оештыручылар белән бергә, тамашаны караучылар фикере дә бу уңайдан тәңгәл килә.

Закуан Әхмәтов,
Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары, бәйрәмне оештыру комитеты рәисе:

— Күрше Стәрлетамак районы белән Әлшәйне күптәнге эшлекле һәм дусларча мөнәсәбәтләр берләштерә. Стәрлетамак шәһәре турында да шуны ук әйтер идем. Районда да, шәһәрдә дә безнең якташлар күп. Бу җәһәттән шуны да билгеләр идем: оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә безгә шәһәр хакимияте, Стәрлетамакта яшәүче якташлар зур ярдәм күрсәтте. Очрактан файдаланып, аларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Быелгы чараның барышы ук аның гаять зур тәрбияви әһәмиятен күрсәтте. Стәр­летамакның уку йортларында Әлшәйдә туып-үскән яшьләр белем ала. Тамашачылар арасында байтак студентлар да күзгә чалынды. Алар Әлшәй районы имиджының югары биеклектә торуын күрде. Якташлар очрашуы аларга, диплом алгач, эшкә туган төбәккә кайтуга этәргеч биргәндер, дип ышанам.

Альфред Якшембәтов,
Татарстан Республикасының атказанган артисты, “Салават” эстрада театры баянчысы:

— Туган төбәк һәркем өчен газиз. Иҗади язмышым шулай корылды: Казанда яшәп, “Салават” эстрада театрында хезмәт салам. Моңа өстәп, гомернең зур өлеше гастроль­ләрдә үтә. Шуңа да карамастан, туган тарафларны — Әлшәйне, Акколайны онытканым юк. Хәер, якташлар моңа ирек тә бирми, концертларга чакырып кына тора, рәхмәт аларга. Агымдагы елның гыйнварында гына Татарстанның өметле яшь җырчылары белән Әлшәйдә концертлар бирдек. Озакламый “Салават” төркеменең Уфада гастрольләре башлана. Бер сүз белән әйткәндә, Башкортстан белән бәйләнешләр һич өзелми.
Ә менә Әлшәй районы җитәкчелеге башлангычы белән якташларның Стәрлетамакка җыелуы гаять җылы тәэсирләр калдырды. Әлшәй белән ихластан янә бер кат горурланырга җитди сәбәп тә бу, чөнки республика күләмендә моның ише күләмле чара үткәрүче районнар бик аз. Ә минем туган районым марканы югары тота, алай гына да түгел, башкаларга үрнәк тә күрсәтә. Бер төбәктән чыккан иҗат кешеләре өчен җае чыккан саен аралашу да мөһим. Төрле төбәкләрдә яшәүче якташ сәнгать кешеләренә шундый мөм­кинлек тудырганы өчен район хаки­миятенә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Фәридә Тимербаева,
Башкортстанның атказанган артисткасы:

— Мин — Әлшәй килене. Җәмәгатем Роберт Тимербаев туып-үскән бу төбәкне шушы дәвердә якын итү белән бергә, яратып та өлгердем. Әйткәндәй, Әлшәйдә дә мине таныйлар, якын итәләр. Язмышын сәхнә белән бәйләгән кешегә монысы да бик мөһим, әлбәттә. Кичә башланыр алдыннан гына шәхсән үзем танып белмәгән тамашачылар килеп, бергә фотога төштек. Гомумән, әлшәйлеләр — ачык күңелле, аралашырга яратучы халык. Аларда ихласлылык ярылып ята, туганлык хисләре көчле. Очрашу афишасына “Эх, Әлшәем, Дим буе!” дип язылган. Бу үзе генә дә әлшәй­леләрнең туган якка мәхәббәтенә ап-ачык мисал.

Флүрә һәм Өлфәт Локмановлар:
— Мин, Өлфәт Миңнулла улы Локманов, Әлшәй районының Дәүләт дигән авылында туып-үстем. Ни аяныч, хәзер бу авыл юкка чыкты инде. Очрашуга хәзерге вакытта үзебез яшәгән Фёдоровкадан ашкынып килдек. Моның сәбәбе Әлшәйне якын итүдән, әлбәттә. Адәм баласын нәселендә уртак тамыр, уртак җир берләштерә. Уртак тамырдан чыгып, якташ исемен йөртүче кешеләрне берләштерү, күрештерү өчен бик тә кирәкле чара бу. Ватанпәрвәрлек дигән югары тойгылар да менә шундый очрашуларда туып, җаныбызда ныгый. Туган якларга кайтып йөрибез, Әлшәйдәге тормыш-көнкүрештәге матур үзгәрешләрне күреп сөенәбез. Бүгенге чара да әлеге күркәм үзгәрешләрнең бер чагылышы, безнеңчә.

Наҗия һәм Миңнехаҗи Газизовлар,
сугыш һәм хезмәт ветераннары:
— Без Әлшәйнең Стәрлетамак районы белән чиктәш Уразмәт авылыннан. Гомеребезне Стәрлетамак шәһәре белән бәйләп, хезмәт юлыбыз да шунда үтте. Исәп-хисап эшендә булдык. Туган ягыбызның уңышларына сөенеп яшәдек. Әлшәй районы элек тә мактаулы төбәк иде, хәзер дә мактаулы булып кала. Ни өчен дигәндә, байтак вакыт күрмәгән танышлар, дусларыбызны шушы кичәгә килеп таптык. Шуңа да оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»