Торак алганда җиде кат үлчә!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Торак алганда җиде кат үлчә!

30.03: Торак алганда җиде кат үлчә!

Торак алганда  җиде кат үлчә!Нинди генә чорда яшәсәк тә, торак мәсьәләсе авыр проблемаларның берсе булып кала. Тормыш алга баруга карамастан, кризис, финанс кыенлыклары нәтиҗәсендә фатир мәсьәләсе бүген дә иң кискеннәрнең берсе. Һәр кеше өчен торак шартлары, яшәү мохите — кешенең яшәү сыйфатын билгеләүче мөһим мәсьәлә. Фатир сатып алу, торак шартларын яхшырту, җир участокларын булдыруга бәйле сораулар күпләрне, бигрәк тә яшь гаиләләрне борчый. Ничек тораклы булырга, фатирны ни рәвешле сатып алырга, ипотеканы рәсмиләштерү ничек уңышлырак булыр, нинди банктан кредит алу отышлырак, анда нинди документлар әзерләргә, кайчан акча түләргә? Нигездә, бүген фатирлы булырга теләүче гражданнарны кызыксындырган сорауларның байтагы шундыйрак.

Статистика буенча, кеше үз гомерендә кимендә бер-ике тапкыр сату-алу эшләре буенча килешүләр төзүдә катнаша. Моны һәркем тиз арада, файдалы итеп тормышка ашырырга тели. Вакыт узу белән рәсмиләштерү схемасы да, исәп-хисап тәртипләре дә үзгәреп тора һәм гади кеше өчен, әлбәттә, бу хәлне аңлап бетерү бик җиңел дә түгел. Шушы мәсьәләләрне хәл иткәндә күпләр каушап калырга, вакытларын һәм акчаларын юкка сарыф итәргә дә мөмкин. Күчемсез милкен, эшләп тапкан акчаларын югалтудан куркып, күпләр мондый эшне кичектереп торырга да мәҗбүр була.
Бу уңайдан без, күчемсез милек операторы “Перспектива 24” оешмасы хезмәткәрләре, кешеләргә объектив мәгълүмат алу мөмкинлеген бирәбез, фатир сатып алуның отышлы юлларын аңлатабыз.
Ике яисә күбрәк балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән дәүләт “ана капиталы” программасын булдырды. 2006 ел­ның 29 декабрендә “Балалы гаилә­ләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында” 256 санлы Федераль закон кабул ителде. Бүген ана капиталы күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Әлеге закон меңләгән гаиләгә торак шартларын яхшыртырга, озак көтелгән үз почмагын булдырырга ярдәм итте. Хәтерегезгә төшереп үтәсем килә: гамәлдәге закон икенче баласы туган яисә икенче баланы уллыкка алган гаиләләргә кагыла.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәми-тов республикада демографик хәлне яхшырту буенча өстәмә чаралар кабул итү турындагы указга кул куйды. Аның нигезендә 2017 елның 1 гыйнва­рыннан яшь гаиләләрдә туган беренче бала өчен 300 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган социаль ярдәм бирелә. Мондый түләүләр белән 35 яше тулмаган ата-аналар һәм торакка мохтаҗлар исем­легендә булган гаиләләр файдалана ала.
Ана капиталы белән ипотеканы түләргә яисә фатир сатып алганда аны беренче взнос итеп кулланырга була. Әлеге программаларны алдашу юлы белән файдаланучылар да күзәтелә башлады. Ата-аналарның кайберләре — аңлы рәвештә, кайберләре үзләре дә белмичә шушы законсыз схемаларда катнаша. Ана капиталын кулланып, алар балаларына тиешле өлешләрен бүлеп бирергә тиеш була. Әгәр фатирны сатканда, ана капиталының акчалары кулланылган булып, бурычлар үтәлми калса, дәүләт мондый килешүне яраксыз дип табарга һәм килешүдә катнашучыларны гражданлык җаваплылыгына тарттырырга мөмкин.
Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Табиб — дәваларга, укытучы — белем бирергә, төзүче — төзергә... Әйтик, теш сызлаганда сез аны үзаллы дәваламыйсыз, стоматологка мөрәҗәгать итәсез. Фатир сатып алу яисә сату мәсьә­ләсен дә, ни өчендер, үзаллы хәл итәргә теләүчеләр күп хәзер. Караклар, компетентсыз кешеләр белән очрашканчы сатып алу-сату проблема булып саналмый. Кызганычка каршы, күчемсез милек базарында андыйлар да җитәрлек. Авыр хәлдә калмас өчен бу эшне белгеч­ләргә ышанып тапшырырга кирәк.
Күчемсез милек операторы “Перспектива 24” — милек базарында 9 елдан артык уңышлы эшләп килүче оешма. Меңләгән клиентыбыз бүген үз фатирларында исән-имин, бәхетле гомер кичерә. “Перспектива 24” бүген барлык юнәлешләр буенча да лидерлар рәтендә. Беренче тапкыр фатир сатып алганда, фатирны алыштырганда, ипотека килешүләрен төзегәндә, коммерцияле яисә шәһәр читендәге күчемсез милеккә кагылышлы эшләрдә “Перспектива 24” хезмәткәрләренең тәҗрибәсе зур.
Оешмада безгә мөрәҗәгать итүчеләр өчен күптөрле уңайлыклар каралган. Безнең юридик бүлек белгечләре җентекле тикшерүләр үткәргәч кенә фатирны сатып алучыларга тәкъдим итә. Бүген базабызда 3 меңнән артык юридик яктан тикшерелгән төрле объект бар. Безнең профессиональ эшчәнлек 15 миллион сумга страховкаланган, шуңа күрә безнең базадан объект сатып алган вакытта сез страховкаланасыз. Бу, үз чиратында, клиентларыбызга борчылмыйча яшәргә мөмкинлек бирә. Безнең офиста федераль әһәмияткә ия булган банкларның вә­киллекләре урнашкан. Бу тиз арада берничә банкка гариза бирергә, табышлырак ипотека сайлап алырга мөмкинлек бирә. Документларны тапшырыр өчен дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп-функцияле үзәктә чиратта басып тормас өчен безнең офиста документларны теркәү каралган.
Соңгы вакытта төзелүче торак сату буенча гәзит-журналларда, телевиде­ниедә, радиода реклама бик күп. Еш кына, кыйммәт булмаган хакка фатирлар, йортлар сатыла, диелә. Әмма арзан — ышанычлы дигән сүз түгел әле! Кайсы яңа төзелеш районын сайлап алырга, акчаларны кемгә ышанып тапшырырга? Нигездә, сатып алучыларны фатирның ахыргы бәясе кызыксындыра, ә кайчаннан башлап яши башларга мөмкин булуын уйлап бетермиләр. Рекламасына кызыгып, фатир сатып алучы төзүче компанияләргә мөрәҗәгать итә. Ә аларның яхшысы да, эшләрен бик үк намуслы башкармаганнары да бар бит. Мондый адымга барганчы “җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә” киңәш итәр идем.
“Перспектива 24” хезмәткәрләре милек базарында ышанычлы, вакыт белән сыналган төзүче оешмалар белән генә хезмәттәшлек итә һәм, һәр клиент­ның таләпләренә җавап биреп, отышлы, иң яхшы фатирны сайлап алырга ярдәм итә.
Эш дәвамында бик күп кешеләр белән очрашырга, танышырга туры килә. Байтагы белән дуслашып бетәбез, эш төгәлләнгәч тә аралашып яшибез. Үземнең барлык клиентларым да диярлек танышларына, туганнарына безгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Районнардан, авыллардан Уфага күченеп килүчеләр, финанс хәле яхшы булганнар хәтта берничә фатир алып куя. Шәхсән үземнең эш принцибым: клиентның теләге – закон. Бөтен килешүләр дә конфиденциаль, эш максатыбыз – клиентның канәгать калуы.
Оешманың өстенлеге — яшь, матур, уңышлы күчемсез милек белгечләрендә. Мәскәүнең абруйлы тренерлары килеп, безне юридик нечкәлекләргә, сату итәргә, заман белән бергә атларга өйрәтә. Коллективта бердәм, тырыш, кешеләргә ихтирамлы һәм игътибарлы яшьләр эшли. Һәм без бөтен белемебезне, көчебезне файдаланып, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтәбез.

Гүзәл МИНКАЕВА,
күчемсез милек буенча әйдәүче белгеч.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»