Уфада татар балалар Сабантуе үтте
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уфада татар балалар Сабантуе үтте

01.06: Уфада татар балалар Сабантуе үтте

Уфада татар балалар Сабантуе үттеБәйрәмне Башкортстан башкаласының икенче Татар якшәмбе мәктәбе оештырды.

Татар балалар Сабантуе Уфаның икенче Татар як­шәмбе мәктәбе тарафыннан быел инде бишенче тапкыр оештырылды. Әйткәндәй, әлеге мәктәп үзе дә күптән түгел биш яшен билгеләгән иде. Бәйрәм 27 майда Татар якшәмбе мәктәбе урнашкан 41нче мәктәп бинасы (Достоевский урамы, 154нче йорт) каршындагы сирень чәчәкләре белән күмелгән яшел хәтфә үлән өстендә узды. Мәктәп алды Уфаның төрле уку йортларыннан килгән балалар һәм алар­ның ата-аналары белән тулы иде. Тирә-якта татар моңы тантана итте, яшь һәм популяр артистлар башкаруындагы җырлар яңгыра­ды, милли һәм заманча биюләр башкарылды.


Күпсанлы тамашачылар алдында бертуган Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Рөстәм һәм Айдар Гобәй­дуллиннар, яшь җырчылар Алсу Файзыханова, Наилә Әүхәдиева, Ангелина Гафарова, Луиза Сайбатталова, Алсу Сөен­декова, “Baby Dance”, “Асылташ” бию төркемнәре чыгыш ясады. Аларның дәртле яшьлек җырлары тамашачылар тарафыннан алкышларга күмелде, күпләр үзләре дә биюгә кушылды. Хәер, Татар якшәмбе мәктәбенең үз укучылары да сынатмады: “Ләйсән” бию төркеме, “Тере чишмәләр” фольклор ансамбле әгъзаларының талантына һөнәри артистлар да көнләшерлек иде.
Уфада татар балалар Сабантуе үттеБу вакытта концерт барган спорт мәйданчыгында балалар һәм яшүсмерләр арасында Сабантуй бәй­геләре кызды. Монда бәй­рәм­нең өлкәннәр өчен үткәрелә торган барлык төрләре дә диярлек урын алды: балалар аркан тартышты, капчык белән сугышты, капчыклар киеп тә, авызларына йомырка салынган кашык кабып та кему­зардан йөгереште, су тутырылган чиләкләр элен­гән көянтәләр киеп йөгерүдә көч сынашты, күз бәйләп көршәк ватты, бүләкләр кисте һәм башкалар. Бәйге­ләрдә кат­нашучыларның берсе дә бүләксез калмады, бала­ларның куллары – алдагы уку елы өчен кирәкле дәфтәр-альбомнар, каләм-карандашлар, ә авызлары төрле тәм-том, сут, шоколадлар белән тулы иде.
Бәйрәм барышында Татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира Гыйльфанова уку алдынгыларын, төрле ярыш-олимпиадаларда җиңеп чыккан балаларны, мәктәпкә төрле яклап ярдәм күрсәтүче ата-аналарны тәбрикләп, аларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Сабантуй ахырында балалар өчен мәктәп эчендә чәй табыны оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар укытучылар коллективына рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты. Балаларның күзлә­рендә шатлык очкыннары балкый иде.
Оештыручылар билге­ләвенчә, киләчәктә әлеге бәйрәмнең географиясен тагын да киңәйтеп, Сабантуйны шәһәр һәм республика күләменә чыгару күз уңында тотыла.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Уфада - ярминкә!
Сегодня, 10:53 :: Яңалыклар
Уфада - ярминкә!
Яңа йолдыз кабына!
Сегодня, 10:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа йолдыз кабына!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»