Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Төньяк бизәк — Яңавыл, йолдыз булып яна ул!

Төньяк бизәк — Яңавыл, йолдыз булып яна ул!
11.06.2015 / Төрлесеннән

Төньяк бизәк — Яңавыл, йолдыз булып яна ул!Яңавыл районы 85 еллык юбилеен матур эш күрсәткечләре белән каршылый.

1930 елда район үзәге Кызыл Октябрь бистәсендә урнашкан була. 1933-34 елларда локомотив депосы, электр станциясе, кирпеч заводы һәм башка мөһим объектлар төзелә.


Район халкы Туган илебезне дошманнан азат итүгә үз өлешен кертә. Бөек Ватан сугышы елларында 6 миллион сумнан артык акча җыела. Тимер юлларда оештырылган махсус форми­рованиеләр составында Яңавыл стан­циясе хез­мәткәрләре фронтта тимер юлларны төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Дәһ­шәтле сугыш елларында район 7 меңнән артык кешене югалта. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан шәһәрдә Советлар Союзы Геройлары Мәгъсүм Имаметдинов, Гайнанша Хәйдәршин, Виктор Лоскутоков истә­легенә тактаташ куелды. Тимер юл станциясе хезмәт­кәрләре үз акчасына фронтта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачты.
1946 елда Яңавыл ГЭСы төзелә, авылларга электр кертелә. Кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы аякка бастырыла. 60-80нче елларда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, ферма­лар төзелә, юлларга асфальт җәелә. Район сәнәгате үсешенә “Краснохолм­нефть” идарәсе, урман хуҗалыгы, май-сыр комбинаты, консерва, кирпеч заводлары зур өлеш кертә. 1964 елда Яңавылда нефть табыла. Нефть­челәр төбәк үсешенә саллы өлеш кертә, алар ярдәмендә дистәләгән социаль һәм җитештерү объектлары сафка кертелә.
Шәһәрнең барлыкка килүенә төп сәбәпче булып торган, 90 еллык тарихын үз эченә алган тимер юлы узелында эшләүче династия­ләр барлыкка килә. Мальцевлар, Нургаяновлар, Шәвәлиевлар, Кислицыннар, Макаровлар, Артамоновлар, Котеговлар, Фартиевлар нәкъ шундыйлардан.
1991 елда Яңавылга шәһәр статусы бирелде. Анда бүген 40тан артык предприятие эшли, малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр саны меңнән узып киткән. Район бюджетында эшкуар­лык өлеше 16 процент тәшкил итә. Район хакимияте тарафыннан бу тармакка 2 миллион 200 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Узган елда социаль структураны ныгытуга, төзелешкә, техника һәм җиһазлар алуга, реконструкция һәм капиталь ремонтка төрле дәрәҗә бюджетлардан 680 миллион 100 мең сум акча тотылган.
Яңавыл — авыл хуҗалыгы районы. Соңгы еллардагы күрсәткечләр бу тармакның алга китүе турында сөйли: басуларны яңа техника гизә, югары продукция бирергә сәләтле токымлы маллар саны арта, ит-сөт җитештерелә, биш хуҗалык “500 ферма” программа­сына кергән. Узган елда хуҗалыклар тарафыннан 64 берәмлек яңа техника сатып алынган.
Шулай ук, узган елда 25 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу исә шәһәрдә — 114, авыл җирендә 139 йорт дигән сүз. Ташламалардан файдаланучы гражданнарга төзелеш өчен җир бүлү юнәлешендә дә зур эш алып барыла, узган ел, мәсәлән, 290 гаиләгә җир участогы бирелгән.
Район җитәкчелеге, нәниләр өчен балалар бакчалары, мәктәпләр булдыра. Әлеге социаль объектларны төзеклән­дерүгә дә бик күп чыгымнар тотыла. Шулай ук балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бүленә. Районның “Орленок” һәм “Чулпан” лагерьлары ел саен меңгә якын баланы сәламәт­ләндерү һәм ял итү урыны булып тора.
Яңавыл — халыкка бик күп күренекле кешеләр биргән төбәк. Нурихан Фәттах, Гайнан Әмири, Риза Ишморат, Саҗидә Сөләйманова, Нәҗибә Сафина, Кәүсәрия Шәфыйкова, Рәдиф Тимершин, Әдип Маликов, Илдар һәм Нил Юзеевлар­ның, илаһи тавыш иясе Радик Гәрәевның туган бишеге ул.
Башкортстанның төньяк капкасы да ул Яңавыл. Корыч характерлы, ныклы бәдәнле, бер сүзле кешеләр яши биредә. Чыннан да, кешеләр — төбәкнең иң зур байлыгы. Биредә татар, башкорт, урыс, удмурт, мари милләтләре вәкилләре кулга-кул тотынышып яши. Шушы ямьле, бай, күркәм районны озак еллар җитәкләүче Илшат Вазигатов максатны югары куя. Эштә үзенең ышанычлы командасына таяна. Һәркемгә билгеле — яхшы максатлар тормышка ашучан, яңавыллыларның да барысына да ирешәчәгенә шик юк.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»