Бакчалары — әкият иле, дөньялары — гөлбакча!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бакчалары — әкият иле, дөньялары — гөлбакча!

26.09: Бакчалары — әкият иле, дөньялары — гөлбакча!

Бакчалары — әкият иле, дөньялары — гөлбакча!Илеш районы үзәгеннән “Иң яхшы чәчәк үстерүче” исемен яулаган Наилә Галимованың (Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәптә китапханәче булып эшли) хезмәт җимешен тизрәк күрү теләге белән йортына ашкынып бардым. “Гади чәчәк бакчасы, әллә ни түгел”, дигән булды. Әмма әкият илен хәтерләтүче бакчага карап, хәйран калдым.

Капка төбеннән йорт ишегенә кадәр ике яклап та аллы-гөлле чәчкәләр, яшеллек озата бара. Җәй айларында биредә җәннәт бакчасыдыр, дип уйларга да өлгермәдем, карашымны бакча уртасындагы ясалма күл һәм фонтан җәлеп итте. Күлдә уенчык үрдәкләр “йөзә”. Янындагы эскәмияләре дә бик уңайлы, анда утырып ял итәргә, күңелгә тынычлык алырга мөмкин. Бер мизгелгә әкият дөньясына эләккәндәй булдым, нинди генә геройлар юк анда: аккошлар, гном, керпе, бака, ташбака, тычкан, крокодил! Ябалак исә куак башында барысын күзәтеп утыра төсле.
Декоратив кечкенә ат арбасына төрле төстәге гөлләргә күмелгән савытлар тезелгән, янында кечкенә аты да бар. Ә почмакта урнаштырылган ясалма агач кое — үзе бер сәнгать әсәре. Аны гөл чүлмәкләре уратып алган. Янында чиләкләре белән көянтәсе дә эленеп тора. Түрдәрәк — беседка, өстәлендә — самавыр, әйтерсең лә кунаклар каршыларга әзерләнгәннәр.
Әйе, мондый ямь тудыруда аңа гомер юлдашы, балалары да булыша. Әмма башлап йөрүчесе һәм төп көч салучысы — Наилә Гаффан кызы. Уңган, тырыш, алтын куллы бу ханымның ихлас күңеллелеге, ягымлылыгы, мәрхәмәтлелеге үзе үстергән чәчәкләрендә чагыла.

Илфира Нигъмәтуллина


Бакчалары — әкият иле, дөньялары — гөлбакча!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»