Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Баллы төбәк – Яңавыл!

Баллы төбәк – Яңавыл!
23.08.2016 / Төрлесеннән

Баллы төбәк – Яңавыл!Умартачылар көнен яңавыллылар һәр елны зурлап үткәрә. Район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов әйтүенчә, районда иллеләп умарталык, ун меңнән артык корт күчләре бар. Август аена тулаем бал җитештерү 990 центнер тәшкил иткән.

Умартачылык белән шөгыльләнү күбрәк шәхси ихаталарга туры килә, авылларда 7939 умарта теркәлгән, шәһәрдә аларның саны 855. Иң күп умарта Яңа Уртавылда — 1671 баш, Ямады авыл Советында — 870 баш, Первомай авыл Советында — 760 баш. Крестьян-фермер хуҗалыклары өлешенә 880 умарта туры килә. Иң күп бал корты Айдар Имамов, Нәрфис Мостафин, Исмаил Алиевларда. Авыл хуҗалыгы пред­приятиеләрендә 334 баш умарта бар, алар “АгроМ”, “Агрофирма Урада” һәм “Стандарт” җәмгыятьләренә карый.

Шәһәрнең үзәк мәйданын­да үткән бәйрәмгә илледән артык җитештерүче үзенең товарын сатарга алып килгән иде. Яңавыл умартачылары балның үзен генә түгел, ә тома балавыз (прополис), чыршын (перга), ана корты сөтен, балавыз һәм башкаларны да сата.

— Безнең Башкортстан балына җитәме соң? Шулкадәр тәмле, файдалы бит ул.

Без чәйне бал белән эчәргә яратабыз, теләсә нинди ширбәт, кәнфит алмыйбыз, — ди 75 яшьлек Роза апа Хәбипова.

Мәйданда җыр агыла, сатып алучылар тәмләп карый-карый, күңелләренә охшаган балны сайлый. Хаклар төрлечә: өч литрлы банкасы 1500 сумнан 2300 сумга кадәр. Булат-Елга авылыннан Рәиф Яхин һәр умартадан уртача 20 килограмм бал алган. Яхшы елларда бу күрсәткеч 30-40 килограммга да җитә икән. Аның умарталары 200 башка җиткән. Балның күбесен ул Себергә алып барып сата. Юс­сык авылыннан Гөлназ һәм Фидәрис Абзаловлар 80 баш умарта тоталар. Көчле күчләр уртача 30 килограмм бал биргән. Умарталар әлегә ихатада урнашкан, киләчәктә Абзаловлар җир алып, умарталык төзү турында уйлый.

— Безнең Истәк авыл Советына сигез авыл карый, халыкның 30-40 проценты умарта тота. Безнең авыллар урман эчендә диярлек утыра бит, умартачылык белән шөгыльләнергә менә дигән мөмкинлек! — ди авыл Советы рәисе Винарис Хуҗин.

Бәйрәмдә шулай ук “Иң яхшы умартачы”, “Иң яхшы сәүдә павильоны”, “Иң яхшы бал” конкурсларына йомгак ясалды. Комиссия тарафыннан Имамовлар, Әмиров­лар, Биктимеровлар, Сафиннар, Яхиннар, Миндияровлар, Аллаяровлар, Саметдиновлар, Хәбировлар җиңүчеләр дип табылды һәм билгеләп үтелде.

Бал җитештерүчеләр район хаки­миятенә балны сатарга мөмкинлек булдырганнары, бу шөгыльне үз итүчеләрне зурлаганнары өчен зур рәхмәт белдерде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Үстерәбез, саклый белмибез
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үстерәбез, саклый белмибез
Хәвефсезлек системасы камилме?
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Хәвефсезлек системасы камилме?
Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!
Күперләр язмышы  хәл ителде
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Күперләр язмышы хәл ителде








Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»